Юлларда сак йөрегез

 

“Сергачский” эчке эшләр бүлегенә кергән юл хәрәкәте куркынычсызлыгының дәүләт инспекциясе (ГИБДД) хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, узган атна азагында һәм агымдагы атна башында Сергач районында ике авария килеп чыккан: 19 октябрьдә кич белән Кочко-Пожарның “фаҗигале” текә борылышында гипсокартон төялгән чит ил автопоезды каплана, үлем-китем юк, ә 20 октябрьдә иртә таң белән 3.30 cәгатьтә Работки-Порецкое трассасының 98 километрында ВАЗ-21074 автомобиле зур тизлектә шикәр чөгендере төялгән КамАЗ артына килеп керә, үлем-китем бар. Исегездә булса, 31 июльдә шул тирәдәге юл һәлакәте өч кешенең гомерен өзде.

Исәпләп чыгарганыбызча, газета битләрендә берничә санга бер булса да фаҗигале аварияләр турында хәбәр итә торабыз. Шуңа күрә ГИБДД хезмәткәрләре барча машина йөртүчеләрне кисәтә: юл кагыйдәләрен үтәгез, тизлек режимын һәм дистанцияне бозмагыз, һава торышын исәпкә алып йөрегез.

 

 

Фикер калдыру

OK

© 2017 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35