Татар дөньясы

МӘДӘНӘгә АКШ ҺӘМ ФИН татарлары килгән иде

МӘДӘНӘгә АКШ ҺӘМ ФИН татарлары килгән иде

7 майда Мәдәнә авылының мәдәният йортында җирле музейның 15 еллыгына багышланган “Түбән Новгород өлкәсе татарлары мәдәниятен һәм тарихын саклап калу юллары” темасына конференция булып үтте.  Чарада Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәсенең күренекле галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чит илдән дә олы кунаклар килгән иде.   Тантаналы ачышта регионның эчке эшләр һәм муниципаль сәясәт министры урынбасары Сергей Тарасов, Мәдәнә авылы мәхәлләсенә нигез салучы Фаиз Гыйльманов, фин татарлары мәхәлләсе рәисе Атик Али, Америка Кушма Штатлары татарлары вәкиле Илдар Агиш, өлкә  Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Түбән Новгород өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов чыгыш ясадылар.   Мәкаләне тулысынча газета битләрендә укыгыз.
Автономиядә ЯҢА РӘИС

Автономиядә ЯҢА РӘИС

Язып килгәнебезчә, 18 апрельдә Т.Новгородның Тимерьюлчылар мәдәният сараенда Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе конференциясе булып үтте. Бу мөһим чарада барлыгы 92 кеше катнашты һәм шуның 60ында тавыш бирү хокукы бар иде. Әйтергә кирәк, хөрмәтле кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Гөлүсә Низаметдинова, Федераль милли-мәдәни автономия вәкиле Миләүшә Шарипова, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Дамир Гизатуллин, өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министры Анатолий Мигунов һәм К.Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов, К.Октябрь һәм Пильна районнарының хөрмәтле гражданины Нәим  абый Абдуллинның булуы, “Татарстан – Яңа гасыр” телетапшыруы журналистларының җиң сызганып эш-ләүләре бу чараның зур әһәмияткә ия икәнен һәм аның актуальлеген дәлилләп торды.   Мәкаләне тулысынча газета битләрендә укыгыз.   О.ХӨСӘИНОВ. 
ПРЕЗИДЕНТ үзе тәбрикләде

ПРЕЗИДЕНТ үзе тәбрикләде

[gallery link="file" order="DESC"] Хәбәр иткәнебезчә,  14-16 мартта Казанда Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) Башкарма комитеты һәм Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәр-ләре җыенын үткәрде. Быелгысында Россия Федерациясенең 33 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан 400 делегат, Татарстан хакимият органнары вәкилләре, бизнесменнар, галимнәр, мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты. Шул арада Түбән Новгород өлкәсеннән дә делегация бар иде һәм алар алгы рәтләрдә булдылар (2 фото). Мәсәлән, Сафаҗай авылыннан Шамил Нуриманов президиумга сайланып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңниханов,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән аралашып утырды. Җыен барышында Президент аңа Рәхмәт хаты да  тапшырды (1 фото). Ә Диния нәзарәте каршындагы Попечительләр Советы рәисе Рамил Салихҗанов безнең өлкәдәге авыл хуҗалыгы казанышларында милләттәшләребезнең өлеше, гомумән, милли хәрәкәттәге проблемалар һәм аларны чишү юллары турында сөйләде. Хәзерге вакытта өлкә татарлары тормышында актив катнашучы милләттәшебез, Америка татарлары җәмгыяте рәисе Ильдар Агиш та тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады, Түбән Новгородта ачылган Татарстан сәүдә йортының әһәмиятен билгеләп үтте.Делегация әгъзалары  - Сергач  районы администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисовка һәм Спас                    районы Бозлау авылы фермеры Ирек Салихҗановка БТК исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылу да безнең өчен зур шатлык булды.     Гомумән, делегациябез игътибарсыз калмады, бердәмлеге һәм активлыгы белән аерылып торды. Авыл хуҗалыгындагы проблемалардан тыш, мәдәниятебезне, телебезне саклап калу, үзара бердәмлекне ныгыту турында фикер алышу да бик җанлы узды.  Ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында республикадан тыш урнашкан 4000 татар авылы барлыгы турында искәртте, киләчәктә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүче махсус уку йорты булдырылачагын әйтте. Россиядәге зур татар авылларына бүләккә 10 зур автобус бирелүе турында белдергәч, зал бу яңалыкны кул чабып кабул итте.Зилә Ахмадуллина, Нижгар делегациясе әгъзасы.
Еракта -SUOMIда кунакта

Еракта -SUOMIда кунакта

Кадерле укучыларыбыз, исегезгә төшерәбез: узган елның 7сеннән алып 10 ноябрьгә кадәр Рамил Әхмәт улы Салихҗанов җитәкчелегендә Т.Новгород өлкәсе татарларының 15 кешелек делегациясе Финляндиядә яшәүче якташ-милләттәшләребездә кунакта булып кайтты. Бу турыда, әлбәттә, язып чыккан идек инде. Хәзер шушы тарихи вакыйга эзеннән барып, әлеге теманы дәвам иттерәбез. Беренче көнне Хельсинки һәм андагы татар җәмгыяте тормышы белән танышканнан соң (ТЯ, №47, 22 ноябрь 2013  ел), икенче көнне, 8 ноябрьдә, безне Тампере мәхәлләсе кабул итте, аның 70 еллыгына багышланган зур тантаналы чарада кунак булдык.    Россия-Швеция сугышы нәтиҗәсендә (1808-1809) Финляндия безнең империалистик дәүләткә кушыла һәм Россия армиясе гарнизоннарында хәрби крепостьлар төзер өчен безнең яклардан күпләп татарларны Финляндиягә шушы хезмәткә юллыйлар. Әлбәттә, аларның исәннәре әйләнеп кайта, ә мәңгегә анда калганнары Бумарсундада булган ислам каберлекләрендә җирләнгән.    Бүгенге фин татарларының әби-бабалары 1870 елдан алып 1920 елларның уртасына кадәр Финляндиягә Нижгар губерниясе Сергач өязенең ике дистә авылларыннан барып урнашалар. Безнең сәүдәгәрләрне андагы сату-алу шартлары кызыксындыра. Ә инде XIX-XX гасырларда Финляндиядә зур булмаган дини җәмгыятьләр барлыкка килә башлый. 1925 елда Хельсинкида беренче ислам җәмгыятенә нигез салына. Икенче Бөек Ватан сугышы нәтиҗәсендә Выборг шәһәре дә СССРга кушылгач, андагы татарлар Тампере һәм Хельсинкига күченәләр. Нәкъ Тампереда 1943 елда икенче татар җәмгыяте барлыкка килә.    1948 елда Хельсинкида башлангыч татар мәктәбе эшли башлый. Ул татар җәмгыяте һәм шәһәр муниципалитеты бюджетлары исәбенә татар балаларына ана теле буенча белем бирә. Кызганычка каршы, балалар саны азаю сәбәпле 1969 елда бу мәктәп ябыла, ә аның урынына татарлар яшәгән шәһәрләрдә, шул исәптә Тампереда да татар якшәмбе мәктәпләре  ачыла һәм  алар бүгенгесе көнгә кадәр уңышлы эшләп киләләр.    Узган гасырның 1970 елларында фин татарлары ике оешмада берләшәләр – Хельсинки университеты профессоры Гомәр Дахер Габдулла Тукай исемендәге оешма булдыра, ә тиреләр һәм җәнлек мехлары белән сату иткән эре эшмәкәр Абдулла Али милли һәм дини юнәлештәге “Исламия” җәмгыятен җитәкли. Әйтергә кирәк, Гомәр Дахер вафат булгач, аның урынын улы – профессор Окан Дахер ала, Абдулла Али юк булгач та,  аның  эшен  улы Атик Али дәвам иттерә. Дөрес, без Финляндиядә булган көннәрдә бу оешмалар бергә кушылганнар иде инде һәм аның рәисе булып Атик Али тора.    Бүген Финляндиядәге татар җәмгыяте вәкилләре сәүдә эшеннән тыш, күбрәк дәүләт хезмәтендә эшләп көн күрәләр. Алар арасында укытучылар, икътисадчылар, юристлар, медицина сферасында һәм югары технологияләр өлкәсендә уңышлы эшләүчеләр бар. Нәкъ менә югары технологияләр аркасында Финляндия үз бюджетын үстереп тора да. Тампере шәһәренә швед короле Густав III 1775 елда нигез сала. Ә аның индустриаль көче Россия империясенә күчкәч XIX гасырда үсә башлый. Тагын бер кызыклы факт: нәкъ Тампереда 1905 елда РСДРПның беренче конференциясендә В.И.Ленин белән И.В.Сталин очрашалар. Шушында Владимир Ильич яшәгән һәм революция планын әзерләгән. Анда Ленин музее бар. Ләкин вакыт кысынкы булу сәбәпле безгә ул бинага керергә насыйп булмады.    Ә инде Тампере шәһәренең үзәгендә диярлек урнашкан матур бинаның бишенче катындагы җирле татар җәмгыятенең милке булган зур һәм матур залда ерактагы якын кардәшләребез арасында кунак булып утыру онытылмас бер искиткеч мизгел булып күңелләрдә сакланыр. Беренче чиратта ук шунысын күреп алдым: бездәге мәҗлесләрдәге кебек үк, анда да хатын-кызлар биләгән кушма өстәл ирләрнекенә караганда зуррак иде. Әле бит шул ир-атлар өстәле артында безнең делегация дә утырган  иде. Моның белән ни әйтмәкче булам: димәк, безнең ир-атлар анда да хатын-кызларга караганда иртәрәк бу фани дөнья белән хушлашалар шул, күрәсең. Финляндиядә хатын-кызлар уртача 82,3 ел, ә ирләр 75,2 ел яшиләр. Ә Россиядә бу саннар 75,6 һәм 64кә тиң. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтим: анда яңа туган сабыйларның үлеме 1000 очракка 4 кенә туры килә, Җир шарында бу иң түбән күрсәткеч.    Тампере татар җәмгыятенең 70 еллыгын бәйрәмләү мәҗлесе безнең делегация белән танышудан башланды. Ә төп сүзне нижгарлылар исеменнән, билгеле, безне җитәкләп барган Рамил әфәнде Салихҗанов тотты. Ул күбрәк фин татарларын безнең бүгенге тормыш белән таныштырды, милли-мәдәни, рухи һәм дини хәлләребезнең торышы турында сөйләде һәм Тампере татар җәмгыяте рәисе Алтан Кадерга алтын хәрефләр белән изге сүрәләр язылган картина тапшырды. Шулай ук безнең делегация әгъзасы, Татарстанның Россиядәге элекке тулы вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов та эчтәлекле доклад ясады. Рамил Әхмәт улы да, Назиф әфәнде дә фин татарларының ана телебезне саклауларына, динебезне бөтен кануннарын туры китереп тотуларына, үзара җылы дуслык мөнәсәбәтләренә басым ясадылар һәм киләчәктә тарихи ватаннары белән тыгыз хезмәттәшлекне булдыруны ике яклап көн кадагына куярга, бергәләп татарлыгыбызны сакларга чакырдылар, уртак булган проблемаларыбызны – телебезне, динебезне, мәдәниятебезне саклауны хәл итәргә кирәк, диделәр.    Шуннан соң Алтан әфәнде сүз тотты. Ул җирле җәмгыятьнең кыскача гына тарихына кагылып үтте, “Йолдыз” спорт мәктәбендә чыныгып үскән татарларның Финляндия спорт хәрәкәтендә уңышларга ирешүләрен, хәтта ил чемпионатында чемпион булуларын әйтте. Гаяз Исхакыйның соңгы хезмәтләре дә Тампереда язылган икән. “Сергач мишәрләренеке кебек үк безнең татар җәмгыяте дә татарлыгыбызны саклап, аны үстерү максатын үз алдына куя, безнең кыйблабыз бер”, - диде Алтан Кадер һәм мәҗлес түренә үз хаятен яки активын чыгарды, дини һәм мәдәни тормышта тырышлык күрсәтүчеләрне бүләкләде.    Хельсинки татар җәмгыяте исеменнән Тампереда яшәүче милләттәшләрен Атик Али ихластан тәбрик итте һәм бүләкләде, милләтебезне саклауга куйган күп кырлы хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук Ярвенпяа мәчете мәхәлләсе рәисе, “Йолдыз” спорт клубы җитәкчесе Тампере җәмгыяте әгъзаларын 70 еллыклары белән җылы котладылар.    Мәҗлеснең тантаналы рәсми өлеше тәмамланганнан соң, бәйрәм табыны артында җылы аралашу башланды. Фин татарлары күбрәк безнекеләргә сораулар яудырды. Мәсәлән, Зәки Валемеев Рбишчаның һәм сабантуйларыбызның йөзек кашы булган көрәш турында сөйләде, фин татарлары арасында шушы милли спорт төрен җәелдерүдә үз ярдәмен тәкъдим итте. Сафаҗайдан мәктәп директоры Рамил Мусин, авыл башлыгы Фәрит Каюмов кече ватаннарының зурлыгы, казанышлары турында горурланып сөйләделәр, ә Шөбиле мәктәбе директоры Арсланбек Аляутдинов авылда мәктәпнең әһәмияте турында сөйләде, җирле гореф-гадәтләргә тукталды. Иске Мочалида уңышлы эшләп килгән фермер, мәчет салдыручы Ваиз Сәбитов, билгеле, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз алдына хезмәт куеп көн күрүе турында бәян итте, үз авылында дини тормышны җанландыруга керткән өлешен әйтте. Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов Мәдәнәнең “Рәшидә” мәчете һәм, гомумән, милли район, Нижгар ягы белән телдән таныштырды, аның сүзен дәвам итеп әңгәмәгә К.Октябрь районы администрациясенең эш идарәчесе Зәкәрия Билялетдинов та кушылды. Ул үзе белән генә таныштырып калмады, зур залны көчле тавышы белән яңгыратып җырлады һәм кайнар алкышларга ия булды. Делегациябезнең рухи лидеры Зиннур хәзрәт Хәсәнов, әлбәттә, дин турында сөйләде, җәй айларында авылларыбыз мәчетләре каршында балалар өчен дини укулар оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Пильнада яшәүче моклокалы Камил Ихсанов бизнес өлкәсендә булган үзенчәлекләр турында фикер алышты, Заһир Салахетдинов очкычлар өчен яшерен заводта эшләвен белдерү белән генә чикләнде. Билгеле, мин инде газетабыз турында сөйләдем, өлкә хөкүмәтенең безгә күрсәткән ярдәмен билгеләп үттем, яшьләребезнең күбрәк өлеше “Туган як”ка битараф булуын да яшермәдем.    Тампере мәҗлесе программасы бигрәк бай иде. Мөлаем ханымнар пианино көенә матур гына татар җырларын башкардылар, фин татарлары имамы Рамил Беляев баянына кушылып җыр-лаучылар да булды. Ә бәйрәм аягүрә торып “Туган тел”не бергәләп башкару белән тәмамланды. Шунда кайбер өлкән ханымнарыбыз күз яшьләрен тыя алмады. Безне озатканда да күңелләре йомшарып китеп күз яшьләренә төренүчеләр булды. Һәрберебезгә бүләкләр тапшырып, Тампере татарларының яше-карты безне автобуска кадәр озатты һәм күз төпләрен сөртә-сөртә кул болгап калды.    Хельсинкига кайтып кунакханәгә кергәндә сәгать уклары яңа тәүлекне саный башлаган иде инде... О.ӘНДӘРҖАНОВ. Автор фотолары.               [gallery link="file" order="DESC"]
Нижгар мишәрләрендә кардәшлек хисе көчле

Нижгар мишәрләрендә кардәшлек хисе көчле

Татарстаннан читтә - Россия төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләребез тормышы белән без даими рәвештә таныштырып торырга тырышабыз. Читтә узган милли чаралар электрон газета битләрендә гел яктыртылып бара.   Без Нижгарда гомер итүче милләттәшләребез белән күрешеп сөйләштек. Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районының “Авылым хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире, күренекле җырчы Рәшит Ваһаповның туганы Рәүф Ваһапов та кайчандыр татар мәктәбе директоры булып эшләгән. Белеме буенча педагог. Сүз уңаеннан шуны да әйтик: әлеге районда Түбән Новгород өлкәсенең җитмеш процент татары яши. Милләттәшләребез гомер итүче авылларның саны 17гә җитә. - Газетада беренче ел гына эшлим әле. “Авылым хәбәрләре”нең тиражы - мең ярым данә. Районыбыз өчен аз сан түгел бу. Төбәк вакыйгаларын даими яктыртып барабыз. Татарстаннан килүче “Атна вакыйгалары” кушымтасын райондагы татарлар көтеп ала. Ай саен Казан һәм башка төбәк татарларының яңалыклары белән дә танышып барабыз, - дип башлады сүзен мөхәррир егет. Укытучы булгач, Рәүф Ваһаповны татар мәктәпләре язмышы да битараф калдырмый. Районда татар мәктәпләре эшли, ләкин аларның гомуми саны елдан-ел кими икән. - Хәзер милли мәктәпләр өчен авыр заманалар китте. Шәхсән мин үзем дә 2010 елга чаклы директор булып эшләдем. Оланнар саны әзәйде дә, мәктәп ябылды. Башка авылларда да шушы процесс бара. Яшәтеп калдырырга тырышалар, әмма бик авыр. Оланнар бәясе зур, бик зур. Ягъни мәктәптә бер баланы тоту бездә бик кыйммәткә төшә. - Нижгар өлкәсендә җирле хакимиятнең татарларга мөнәсәбәте ничегрәк соң? - Ничек әйтим инде, бездә 50 меңләп татар яши. Төгәлрәк сан китерүе читенрәк, чөнки безнең районда 11-12 мең татар яши дип язылган булса да, чынбарлыгында 8 мең генә. Түбән Новгород өлкәсендә безнең татар оешмасы эшли. Аның башында торучы лидерларыбыз Гаяз хәзрәт Закиров, аның урынбасары Зилә Әхмәдуллиналар күп тырышлык куя. Зилә ханым үзе Азнакай кызы булса да, безнең якның мөхтәрәм кешесенә әверелде. Октябрь аенда үткәрелгән “Моңлы көй” фестивале дә аның башлап йөрүе аркасында уңыш казанды. “Туган як” милли-мәдәни оешмасы Кызыл Октябрь, Сергач, Пилнә, Спасски районнарында гомер итүче милләттәшләрне берләштерә. Бездә халык эшчән. Башлыча үз һөнәре, кәсебе белән гомер итәләр. Яшьләрнең авылдан китүе иң зур проблемаларның берсе. - Яшьләр Мәскәүгә китә дидегез. Казанга укырга килергә теләк белдерүчеләр дә юк түгелдер бит? - Быел өлкәдә Татарлар конгрессы төзелде. Конгрессның беренче корылтаенда нәкъ шушы мәсьәлә күтәрелде дә. Казанга укырга җибәрергә мөмкинлекләр бар диелде анда. Ләкин теләк белдерүчеләр аз. - Татарстан хөкүмәтеннән булышлык рәвешендә “Татмедиа” ярдәме белән “Атна вакыйгалары” кушымтасы әзерләнә. Сезнең район халкы да Татарстан яңалыклары белән шул басма аша таныша торгандыр? - “Атна вакыйгалары”на безнең укучыларыбыз бик шат. Татарстан журналистларына бик зур рәхмәт, аларга уңышлар гына телисе килә. Шул кушымта аша Татарстанга якын булганыбызга бик сөенәбез. Бөтен дөнья, Россия татарлары турында да мәгълүмат биреп барсалар, тагын да кызыклырак булыр иде. Аннары бит финанс ярдәм дә мөһим роль уйный. “Туган як” газеты мөхәррире һәм “Туган як” татар оешмасы рәисе Олег Әндәрҗанов сүзләренә караганда, быел Нижгар татарлары Финляндиядә булып кайткан. Мәгълүм булганча, патша хөкүмәте заманында ук Финляндиягә Түбән Новгород өлкәсеннән бик күп милләттәшләребез күчеп киткән була. Биредә яши торган 70-80 яшьлек милләттәшләребез – Россиядән китүчеләрнең дүртенче, бишенче буыны инде. Иң әүвәл шундый идея туып, Финляндиядән 35 кешелек делегация Сергачка килгән иде. Алар әби-бабаларының васыятен үтәгәннәр. - Рыбушкино, Куйсу, Суыксу, Актук авыллары зиратларына бардылар, кардәшләренең каберләренә дога кылдылар, кардәш-ыруларының нәсел җепләрен ялгадылар. Бик дулкынландыргыч мизгелләр булды. Шул очрашу вакытында җавап сәфәре дә оештырылырга тиеш дип сүз куештылар. Ноябрь башында менә 15 кеше барып та кайттык, - дип сөйләде Олег өфәнде. - Сезнең максат та кан-кардәшләрнең хәл-әхвәлен белешү булгандыр? - Максатыбыз - Финляндиядә гомер итүче татарларның тормышы, мәдәнияты белән танышу иде. Туган телләрен саклауга бик зур игътибар бирәләр икән анда. Әле алар безгә - мишәрләргә караганда да чистарак, казанчарак сөйлиләр. Русча бөтенләй белмиләр, алар инглиз, фин, швед һәм ана телен кечкенәдән өйрәнеп үсәләр. Анда хәзер үзебезнең имам-хатыйп эшли. Суоми илендә бүген 700дән артык татар яши. Ә заманында 3 мең булган. Аларда да инде бездәге кебек проблема: телне, динне, мәдәниятне саклап калу. Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезне катнаш никахлар мәсьәләсе дә борчый. Бу күренешне алар болай аңлата: үзара тыгыз элемтәдә торып, кечкенәдән бер-берләре белән аралашып үскәнгә күрә, үзара туганнар кебек. Шуңа күрә, никах кору җайсызрак, әхлак ягыннан чыгып бер-берсе белән гаилә кора алмыйлар. Нижгардагы һәм Финляндиядәге яшь буын вәкилләрен үзара таныштыру, аралаштыруны максат итеп куйдык. Финляндиядәге диаспораны бетермәскә иде. Мәхәлләнең 70 еллык тантанасында катнаштык, җәйге лагерьларында булдык. Элек анда татар мәктәбе эшләгән, хәзер инде якшәмбе мәктәбе булып кына калган. Җәйге лагерьлары Һельсинкида уза икән. Анда балалар татарча укырга, язарга өйрәнәләр. Лагерьның төп максаты - телне өйрәтү, дин сабаклары бирү. Безгә дә кызыклы тәкъдим белән чыктылар. Нижгардан 3-4 бала әтисе яки әнисе белән Финляндиягә килеп, әлеге җәйге лагерьда ял итә ала. 10 көндә балалар бер-берсе белән таныша, шуннан аралашып китә. Киләчәктә бәлкем күркәм татар гаиләләренә нигез салыныр, дип өметләнәләр, - дип сөйләде “Intertat.ru” газетасына Олег Әндәрҗанов. Мөршидә КЫЯМОВА  
Еракта – Suomiда кунакта

Еракта – Suomiда кунакта

7сеннән  алып 10 ноябрьгә  кадәр  Т.Новгород өлкәсе татарларының делегациясе Рамил Әхмәт улы Салихҗанов җитәкчелегендә ерактагы якын дин кардәшләребездә – Финляндиядә яшәүче якташ-милләттәшләребездә   кунакта булды. Азга гына барган булсак та, бик күпне күреп кайттык, телне, динне һәм мәдәниятне саклауларына шаккаттык.    - Чикләр ачылганнан соң, Россиядән Суоми җиренә Нижгар татарларының рәсми рәвештәге бу беренче зур визиты, - диде безне Хельсинки вокзалында каршы алучыларның берсе булган сафаҗайлы Рамил Фәрит улы Беляев.    Барып төшкән көнне безне иң баштан җайлы гына кунакханәгә урнаштырдылар. Аннары төрек ашханәсендә төшке ашта әйбәт кенә сыйландык, шәһәр белән таныштык, фин татарлары җәмгыяте бинасына экскурсия кылдык, шунда ук кичке ашны да ашадык.    Хельсинкидан гайре тагын Тампере һәм Ярвенпяа шәһәрләрендә кунак булдык, андагы якташ-милләттәшләребез тормышын өйрәндек һәм ике зур тантанада катнаштык: Тампере татар җәмгыятенең 70 еллыгында һәм Хельсинкида зурлап уздырыла торган традицион “Чәй кичәсе”ндә. Боларның һәммәсе турында киләсе саннарыбызда укырсыз. О.ХӨСӘИНОВ.
Безнекеләр Лямбирда

Безнекеләр Лямбирда

Күптән түгел Мордовия республикасының татарлар яшәгән Лямбир районы үзенең 80 еллыгын зурлап билгеләде. Шул датага һәм тантанага туры китереп, анда IX милли-фольклор бәйрәм – музыкаль сабантуй-2013 югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Безнең К.Октябрь районыннан әлеге мәдәни чарада Уразавылдан Сәрия Ефремова, Фәрит Абдрахманов, Рафаил һәм Шәмил абый Каюмовлар, Фәрит Сәлахов, Мәдәнәдән Таһир Нәвретдинов уңышлы катнаштылар һәм җирле район башлыгы исеменнән Диплом белән бүләкләнделәр. Нижгар делегациясен район администрациясе башлыгы Рәшит Садретдинов җитәкләп барды.    Халык әйтмешли, еракта кунакта үзебезне күрсәттек, башкаларга карадык һәм уңай тәэсирләр туплап кайттык. Мин үземнең чыгышымда гомер-гомердән Россиядә яшәүче күп милләтле халыкның үзара тату яшәвен ассызыклап үттем һәм шушы дустанә мөнәсәбәтләрне алга табан да сакларга, ныгытырга кирәк, дидем. Ә анда Татарстаннан һәм татарлар күмәк яшәгән Россия төбәкләреннән 20 коллектив чыгыш ясады һәм кайнар алкышларның бер өлеше безнең хөрмәтле үзешчәннәр адресына да багышланды. З.БИЛЯЛЕТДИНОВ, делегация әгъзасы.
© 2017 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35