Шигърият

Өйрәтә дә, тирбәтә дә

Өйрәтә дә, тирбәтә дә

Озак еллар дөньябызда “Туган як”сыз яшәдек без. Авылларны начар белдек – Ябык иде ишегебез.   “Туган як”лар тугач инде, Әйтерсең лә чыкты кояш. Тарихларны белим дисәң, Укы гына, я үзең яз.   “Туган як” бит әти кебек, Күп нәрсәгә өйрәтә ул. “Туган як” бит әни кебек, Бишекләрдә тирбәтә ул.   “Туган як” бит апа, абый, Сайлап була иптәшлеккә. Якын дус та була белә, Колак салсаң киңәшенә.   Ошап бетмәс һәммәбезгә – Яктырта халык дөньясын. Тик тормышның үзе кебек – Якын дустан аермасын!   Бер уйласаң, “Туган як” ул Зур судагы кораб кебек. Шул корабка без утырган – Йөзүебез дөнья күреп.   Ибраһимов Рифат абый – Иң беренче капитаны. Салмак кына зур киңлеккә, Чыгарды ул “Туган як”ны.   Күрсәтте ул халкыбызның, Тарихының бай якларын. Җилфердәтте гореф-гадәт, Дуслыгыбыз байракларын.   Рауф абый Абдуллин да, Озак тотты штурвалны. Бәрдермәде бу корабны, Урап узды ташны, тауны.   “Туган як”ның дәрәҗәсен Күрсәтәлде чит җирләрдә. Олы эшләр башкару бит, Хас нәрсә ул чын ирләргә.   Хәзер инде бу штурвалга Кулын куйды яшь капитан. Күрсәтергә тырыша ул, Матур диеп шушы җиһан.   Төрле җиргә безнең Олег, Дуслык җебен тартмак була. Яңа төрле фикер белән, Яңалыклар тапмак була.   Шул корабның күге аяз, Йөзәр суы тыныч булсын. Туган көннәр җиткән саен, Барыр юлы очсыз булсын!         Вафа КАМАЛЕТДИНОВ.
Булмасын сугышлар

Булмасын сугышлар

      Чыбар шул кешелек дөньясы, Бозыклык, - изгелек оясы. Кемнәрдер явызлык кыласы, Кемнәрдер күз яшен коясы.   Фашистлар җимерде илләрне, Таптады чәчәкле җирләрне. Бөкмим, дип, фашистка билләрне, Сугышты кан түгеп ирләре.   Хатыннар, оланнар, бабайлар – Көч куеп үстерде бодайлар. Газапка түзәлми хайваннар, Кешедә никадәр чыдам бар.   Яшәтә кешене өмете, Көч түгеп җиңүне ул көтте. Ниһаять, җиңүле көн җитте, Шатлыктан күзләрдән   яшь китте.   Кемнәрдер кайгыдан елады, Ходайдан сабырлык сорады. Сугышның авырлык сынавы, Салды шул маңгайга сырларны.   Хатыннар, буй кызлар көттеләр, Кайтыр, дип, сугыштан егетләр. Күп көннәр, күп еллар үттеләр, Фашистлар кайгылы иттеләр.   Һәйкәлләр янына җыйналып, Торабыз без әле уйланып. Зур җиңү көнендә баш салып, Мәрхүмнәр рухына тын калып.   Фашистны кирегә кем борган? Кайда соң җиңүче ветеран? Китәләр берәмләп тормыштан, Бушады шаулаган зур урам.   Яшәүләр бармый шул кайгысыз, Туктамый агыла бу тормыш. Дөньяның мәгънәсе табылмыш Булмасын беркайчан тик сугыш.   Вафа КАМАЛЕТДИНОВ. Сафаҗай.  
© 2017 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35