Шәкерт

Исәнме,мәктәп!Без укырга килдек!

Исәнме,мәктәп!Без укырга килдек!

Хөрмәтле шәкерт дуслар! Менә җәй айлары матур бер мизгел булып үтеп китте, түземсезләнеп көтеп алган 1 сентябрь  - Белем көне дә килеп җитте. Сез тагын да үсә төшеп, акыллырак булып, ял итеп парта артына утырдыгыз.   Яңа уку елы белән яңа өмет-хыяллар туа һәм аларның тормышка ашуы тик үзегездән тора. Моның өчен тырышып укырга, тәртипле булырга кирәк. Сезгә белем-тәрбия бирүче  абый-апаларыгызның да өметләрен аклагыз, әти-әниләрегезне тирән белемегез, яңа җиңүләрегез, казанышларыгыз белән гел шатландырып торыгыз.       Яраткан “Шәкерт”егез дә каникуллардан кайтты.Без дә сезнең белән аралашуны түземсезләнеп көт- тек. Каникул вакытында ничек ял итүегез, нинди файдалы эшләр башкаруыгыз, кызыклы вакыйгалар, күңелле очрашулар турында язган хатларыгызны  көтәбез. Мәктәп, авыл тормышын да язарга онытмагыз.  Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары “4”ле һәм “5”леләр генә алып килсен. “Шәкерт” редакциясе.               
© 2017 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35