Районнарда

Штандарт алдылар
Сергач районы кичә өлкәдә узган Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хез-мәткәрләре бәйрәмендә иген җитештерү буенча губернатор штандарты белән бүләкләнде. Бу өченче штандарт, моңа кадәр район 2009 һәм 2013 елларда шушы губернатор бүләгенә лаек булган иде инде.
 
  Спас ярминкәсе
Спаста күптән түгел ра-йонның 85 еллыгына багышланган ярминкә үткән. Бәйрәмдә Татар Моклокасы һәм Бозлау администрацияләре делегацияләре дә катнашкан. Бозлаулылар кунаклар игътибарына татар халык ашларын тәкъдим иткәннәр һәм җирле музейдагы экспонатларны күрсәткәннәр, ә “Салихҗанов” һәм “Арифуллин” КФХлары үзләренең продукцияләрен китергәннәр. Бәйрәм концерт белән тәмамланган. 
 
   Уңышлы катнашканнар
Сеченда үткән җомга көнне “Нам года не беда” район фестивале узды. Анда ун команда катнашкан, шул исәптән Красный Остров администрациясе делегациясе дә. Краснайлылар авыл башлыгы Максут Алимов, клуб мөдире Гүзәл Азизова һәм китапханә мөдире Кадрия Армиханова җитәкчелегендә милли ашлар номинациясендә өченче урынны яулап кайтканнар.
 
           Өлкә бүләге
  Кызыл Октябрь районының Чүмбәли ОООсы механизаторы Рушан Бәдретдинов,  Өчкүл ОООсы механизаторы Наил Халилуллин һәм Кызьмавылның шәхси хуҗалык иясе Камил Летфуллин өлкә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре бәйрәмендә өлкә хөкүмәте тарафыннан бүләкләнгәннәр.
 
  Хоккей вакыты җитте
Пильна районының спорт тормышында Сафаҗай авылы командалары һаман җиңүчеләр арасында. «Футболны отып, авылдашларым хәзер хоккейга күчте. 1 ноябрь көнне, традиция буларак, авылда яшәүчеләрдән тупланган “Сафаҗай” командасы мәскәүче авылдашларыбызның “Сафаҗай бүреләре” командасы белән Сергачның ясалма бозында иптәшләрчә очрашты», — дип хәбәр итте безгә Алсу Багаутдинова.
 
Фаҗигале үлем
   Спас районы территориясендә 29 октябрьдә юл һәлакәтендә Воротынец районы полиция бүлеге җитәкчесе Владимир Сатанов вафат булган. Ул Спас – Ульяновск трассасының 5 километрында идарә итүне югалтып, кюветка очкан.
  И. САДЕКОВ әзерләде.

Фикер калдыру

OK

© 2017 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35