Мәскәү һәм мәскәүлеләр

«ТУГАН ЯК» МӘСКӘҮДӘ

«ТУГАН ЯК» МӘСКӘҮДӘ

  18 декабрьдә “Туган як”ның редакторы һәм аның урынбасары Мәскәүдә булып, Асадуллаев йортында өлкән яшьтәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраштылар, авыл яшьләре утырышында катнаштылар.Яндавишчалы Мөхәммәт ага Миначев инициативасы белән оештырылган кичәдә газетаның баш редакторы Олег Әндәрҗанов мәскәүле аксакалларыбызны үзе белән таныштырды, “Туган як” турында сөйләде, редакциянең казанышларына тукталды һәм шушы милли басмабызга язылырга өндәде. Ә газетаны күп битле итәр өчен һәм татарча укырга авырсынган милләттәшләребезне дә газетага җәлеп итү максаты белән айга ике тапкыр рус телендә кушымта арттыру турындагы ниятен белдергәч, бу тәкъдимне хупламаучылар да табылды. Имеш, бу очракта рус теленең “Туган як”тан татар телен кысрыклап чыгару куркынычы туачак. Әмма ләкин күпчелек бу тәкъдимне күтәреп алды һәм ул бары тик “Туган як”ка файдага гына булуын исбатлады. Мәсәлән, Сафаҗайлы Мансур әфәнде Хакимов моның тиражга уңай йогынты ясаячагын әйтте. “Иптәшләр, “Туган як” соңгы елларда күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде, күп яңалыклар кертте, урыннардан булган хәбәрләргә өстенлек бирә башлады. Моның белән ни әйтмәкче булам, ана телебезне алга илтүче ат арбасына таяк тыкмыйк”, - диде Мансур әфәнде һәм редакциягә яңа гына басылып чыккан “Никто не забыт” дигән китабын бүләк итте. Ул әлеге китапның авторлары составында.Кочко-Пожардан Әхмәт ага Саттар татарчалары чамалы булган милләттәшләребезнең кулларына рус кушымтасы белән “Туган як” эләккәч, алар автоматик рәвештә газетаның татарча битләрен дә караштырып чыгачак һәм шунда аларда татарча укырга өйрәнү теләге дә туачак, диде. “Чөнки һәр кешедә кызыксыну бар, күп белү теләге һәр адәм баласына хас. Шуңа да “Туган як”ны атна саен алдырып, кечкенә хәбәрләр белән танышып барганда гына да, татарча укырга өйрәнү, миңа калса, әлләни авыр булмаска тиеш. Ни әйтсәң дә, ана телебез бит. Мин дә татарча ике ел гына укыдым, әмма “Туган як”тан аерылганым юк, инәсеннән алып җебенә кадәр укып чыгам”, - дип сөйләде күренекле шагыйребез Әхмәт абый һәм ул да газетага язылырга чакырды, “Туган як”ка шигъри әсәрләре кергән “Большая книга лауреатов” китабын тапшырды.Мәдәнәле Рафик Вәлитов, ул ук “Тальян” ансамбле продюсеры һәм солисты, балаларыбызны татарлыкка тарту, шул исәптән дингә дә, бары тик үзебездән, әти-әниләрдән тора, дип ассызыклады һәм конкрет мисал китерде. Ә татарча укырга һәм язарга өйрәнү мөмкинлеге Мәскәүдә бар икән: Җәмигъ мәчете каршында татарча дини мәктәп эшли – бу хакта Рафик әфәнде хәбәр итте.Нарофоминск мөселманнары имамы Илдар хәзрәтне безнең милләтнең диннән аерылуы нык борчый. “Шәһәр мәчетләрен 90-95 процент кавказлы дин кардәшләребез тутыра, шуңа вәгазьләрне рус телендә сөйләргә мәҗбүрбез”, - диде ул.Нижгар татарлары автономи-ясенең Уразавылдагы вәкиллеге җитәкчесе Илдус Абдуллин ана телебезне саклауда “Туган як”ның роленә югары бәя бирде, рус теле кушымтасының кирәклеген раслады.“Азатлык” радиосының Мәскәүдәге корреспонденты, язучы Нәзифә ханым Кәримова Россия төбәкләрендә яшәүче татарларга ана телебезне саклау һәм үстерү өлкәсендә Татарстанның ярдәм итү мөмкинлекләрен әйтеп үтте һәм “Туган як”ка “Ак әрем чәчәге” китабын бүләк  итте.Краснайдан булган гомерлек журналист, тәрҗемәче һәм тарихчы Гомәр ага Баутдинов “Туган як” газетасы коллективына бары тик олы рәхмәтләрен ирештерде һәм ике хезмәте урын алган “Этномир” журналын бирде. Алла боерса, без аларны киләчәктә укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәчәкбез.Ринат Сөннәтов “Туган як”ның сайты турында сөйләде, Сергач телевидениесе аша татар телендә атна саен яңалыклар бирелүен  әйтте һәм газетаның электрон вариантына презентация ясады, аңа язылу мөмкинлекләре белән таныштырды, ерак юлны якын итеп килгән Сергач кунаклары “Түгәрәк өстәл” артында туган сорауларга җаваплар кайтардылар, дүрт подписка оештырдылар һәм Асадуллаев китапханәсенә “Туган як”ның логотибы төшерелгән зур календарь бүләк иттеләр, шушы татар мәдәнияте үзәгендә редакциянең корпунктын ачарга килештеләр.Ике сәгать дәвам иткән фикер алышуыбызга Мөхәммәт ага йомгак ясады. “Һәр мөселман өчен зәкят бирү мәҗбүри фарыз. Шул зәкят исәбенә “Туган як”ны яздырып алсак, Аллаһы каршында намусыбыз пакь, ә кылган гамәлебез хак булыр”, - диде ул һәм килгән кунакларга рәхмәтләрен белдерде, тагын бер тапкыр “Туган як”ка язылырга чакырды.Шуннан соң туганякчылар “Нижгар” координацион совет активистлары каршында чыгыш ясадылар. Билгеле, яшьләрне хезмәттәшлеккә һәм “Туган як”ка язылырга өндәделәр, аларның утырышында кунак булдылар. Әйтергә кирәк, Мәскәүдә торып, кече ватаннарын төрле яклап кайгырту өстендә алар мөһим эш алып баралар, үз сафларына һаман күбрәк яшьләрне җәлеп итүне төп максат итеп куялар. Иң мөһиме – яшьләребез берләшү юлында.Олег ХӨСӘИНОВ. 
© 0522 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35