Мәдәният

Концерт өстенә концерт

Концерт өстенә концерт

28 июльдә, белгәнегезчә, изге Ураза бәйрәме. Һәм шул ук көнне Андыда Марат Солтан сабантуй оештырачак. Бәйрәм 13.00 сәгатьтә тантаналы ачылыр. Шуннан соң яшь талантларыбыз һәм күренекле якташ җырчыларыбыз Айрат Сафин, Динар Фәизханов, Алсу Латыйпова, Ирфан Измайлов, Венера Яруллина, Розалия Каюмова һәм Эльмира Измайлова зур концерт бирәчәкләр.    15.00 сәгатьтә көрәш 70, 80 килограммга кадәр һәм абсолют авырлыкта башланыр. Андыдагы быелгы сабантуйның кульминацион вакыйгалары дип  20.00 сәгатьтә башланачак Фирдүс Тямаевның концертын, DJ Радик белән DJ Нияз җитәкчелегендәге дискотеканы атар идек.   2 августта Уразавылда үтәчәк “Рухлану” чарасында да күренекле якташ артистларыбыз зур концерт бирер. Шул ук көнне Сафаҗайда үтәчәк Пильна районы сабантуенда да мәдәни программаның нигезен матур концерт программасы тәшкил итәр.   7 августта Чүмбәлидә концерт булыр. Россия мөфтиләр Советы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның бу авылга  килү хөрмәтенә Рәис Әхтәм улы Мөҗипов авылдашларына Рәсим Низамов, ИлСаф, Халидә Бегичева, Ринат Вәлиев, Роза Хабибуллина, Ирфан Измайлов катнашында зур концерт бүләк итәчәк.   9 августта, Дзержинск Сабан туе көнне, рбишчалылар да үзләрендә милли бәйрәмебезне оештырмакчылар. “Көне билгеле, программасы расланган, акча мәсьәләсе хәл ителгән”, - диде Татарстанның атказанган артисты, рбишчалы якташыбыз Ирфан Измайлов.   10 августта Түбән Новгородта 25 нче юбилейлы сабантуй узар. Ә 16 августта Казанга Салават концертына барырга теләүчеләр 8(831) 413-19-10 һәм 436-00-39 телефоннарына шалтырата ала.О.ХӨСӘИНОВ.
Зөфәр бүләге күңелләргә хуш килде

Зөфәр бүләге күңелләргә хуш килде

  Алдан хәбәр итеп килгәнебезчә, 17 майда Иске Мочалиның иркен болынында Салават тулы командасы һәм хөрмәтле дуслары Фирзәр Мортазин, Хәмдүнә Тимергалиева белән зур концерт-тамаша бирде. Мочали авылларын татар җырының моң-назы иркәләп торган сәгатьләрдә без кайбер тамашачыларның шул хакта фикерләрен белештек.   - Безнең якларда Салаватның шулай дәвамлы җырлаганын хәтерләмим, Зөфәргә рәхмәт, ул ел саен Нижгар татарларын нинди дә булса тамаша белән сөендереп тора. Әмма монысы тәмам хәйран калырлык, чөнки татар эстрадасының иң популяр, иң абруйлы, татар халкының иң яраткан җырчысы Салават үзе безнең алда чыгыш ясый, - дип хисләнеп сөйләде Зур Рбишчадан Наил әфәнде Алимов һәм аның сүзләрен тормыш иптәше Рафия ханым да хуплады.   - Әйе, Зөфәр булмаса, Салаватны тереләтә күрү, аның җырлавын тыңлау күбесенең хыялларында гына калачак иде. Ә болай булгач, Зөфәр күпләрнең өмет-хыялларын тормышка ашырырга төп сәбәпче булды. Бүгенге заманда төрле чараларга тамашачы җыю бигрәк катлаулы нәрсә, ә менә биредә, күргәнегезчә, ул мәсьәлә юк. Әлбәттә, бу өлкәдә “Туган як” та зур өлеш керткәндер, - диде Печәдән Сабир әфәнде Магҗанов.   - Зөфәр молодец, ике-өч тиен диеп тормый, авылдашлары һәм якташлары өчен, гомумән, татар халкы өчен хәләл акчасын кызганмый ул. Чын күңелдән горурланам мин якын дустым белән, - ди Яңа Мочалидан Хәмзә Боцкин.   Без тагын бик күп кешедән шул хакта сораштык һәм алар барысы да шундый зур музыкаль тамашадан бәйрәм  өлеше  алганнары өчен Зөфәр Ибраһим улы Зайровка чиксез рәхмәтлеләр.   Ахырда Салаваттан үзеннән концерт саф һавада нинди атмосферада узганы, тамашачыларыбыз, шәхсән Зөфәр Ибраһим улы аны ничек кабул иткәне турында кызыксындык.   - Минем Нижгар мишәрләре белән дуслык күптән бар инде. Бу якларга килүем дә беренче генә түгел, әмма концерт белән махсус шундый аланлыкта чыгышым беренче тапкыр гына сезнең якларда. Т.Новгородта, Мәскәүдә кебек, биредә дә өч сәгатьлек концертым бер сулышта узды да китте. Чөнки анда да, биредә дә тамашачыларымның шаян һәм тапкыр, зирәк һәм тәвәккәл мишәрләрдән торганын беләм. Сез бит һәр җырның эчтәлегенә үтеп керәсез, юморның үткенен яратасыз. Ә юморны аңлаган, җырны тойган тамашачы белән аралашырга да, концерт алып барырга да рәхәт. Зөфәр кебек егетләрегез булганда, Нижгар татарлары яшәячәк, - дип аптырап кына җаваплады Салават.О.ХӨСӘИНОВ.
Салават Мочалига килә

Салават Мочалига килә

17 майда Иске Мочалиның иркен Сабантуй мәйданында 14.00 сәгатьтә татар эстрадасының иң популяр һәм абруйлы җырчысы Салават Фәтхетдинов үзенең тулы командасы белән дәвамлы зур концерт-тамаша бирәчәк. Аны чакыртып китерүче һәм милләттәш-якташларына шушы зур музыкаль күчтәнәчне бүләк итүче «Заречное» КФХсы җитәкчесе Зөфәр Ибраһим улы Зайров барчасын Салават концертын карарга чакыра. Ә моңа кадәр, 12.00 сәгатьтә, шул ук яшел аланда ул мәрхүм әнисе Сания апаның рухына аш табыны корачак, хәтем-дога укытачак. «Аш мәҗлесенә, Салават концертына рәхим итегез! - дип мөрәҗәгать итә Зөфәр Зайров
«ДУСЛЫК КҮПЕРЕ» берләштерде

«ДУСЛЫК КҮПЕРЕ» берләштерде

Өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында күп еллар инде “Шатлык” клубы уңышлы гына эшләп килә. Казанга экскурсияләр, Нижнийда төрле бәйрәмнәр уңаеннан милли кичәләр, билгеле артистларның концертларын оештыру – барысын да санап бетергесез, клубның эшчәнлеге бик киң. Өлкә сабан туен уздыру эшләренең күп өлешен дә автономия үз өстенә ала, өлкә фестивальләре дә уздырыла.Барлык чаралар да, кагыйдә буларак, югары оешканлык белән уза һәм моның шулай булуында автономия рәисенең урынбасары, “Шатлык” клубының җитәкчесе Рәзилә Ахмадуллинаның өлеше зур. Клубның, бу юнәлештә автономиянең уңышлы эшләве тулаем аның казанышы дисәк тә, ялгышмабыз.Менә узган атнада, 18 апрель көнне Тимерьюлчылар сараенда узган “Дуслык күпере” I өлкә милләтара фестиваль дә зур оешканлык белән үтте. Аны гамәлгә кертүчеләр һәм оештыручылар – өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министрлыгы, халык иҗатының фәнни-мәдәни үзәге, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә “Туган як”  милли-мәдәни оешмасы. Бу фестиваль чын-чынлап милләтләр дуслыгы бәйрәме булды.Мәкаләне тулысынча газета битләрендә укыгыз.Найлә ЖИҺАНШИНА.
Сергач шәһәрендә сабантуй

Сергач шәһәрендә сабантуй

Яңа гына аяк баскан 2014 ел илебездә Мәдәният елы буларак игълан ителде.   Шул уңайдан узган атнада Сергач районы мәдәният йортында да зур тантана  гөрләп узды. Беренче булып мәдәният өлкәсендә хезмәт итүчеләрне әлеге зур вакыйга белән шәһәр мэры Александр Лаптев һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Светлана Лисина җылы тәбрикләделәр. Районның мәдәният  хезмәткәр-ләре тарафыннан зур концерт программасы әзерләнгән иде.  Билгеле, безнең милләттәшләр дә якта калмады - Грибан, Камка, Кочко-Пожар һәм Мөтеравыл клублары хезмәткәрләре барыбызга да яхшы таныш булган  Тәнзилә Паламарчук белән бер-гәләшеп иң яраткан бәйрәмебезнең берсе булган  Сабантуй, аның тарихы һәм үзенчәлекләре  белән таныштырдылар (фотода).   Елы шундый булгач, мәдәниятка да игътибар арта төшәр, дигән өмет бар бу өлкәдә эшләүчеләрдә. Бәлки Уразавыл, Сафаҗай һәм Зур Рбишча клубларына да шул уңайдан ремонт ясалыр.Р.ХАМЗИНА.
Берләштерелгән кичә

Берләштерелгән кичә

Яндавишча клубы әлегә ягылмау сәбәпле, өлкәннәр көненә багышланган мәдәни чара җирле мәктәптә уздырылды. Ул укытучыларның профессиональ бәйрәме белән бергә туры килгәнлектән, ике бәйрәм берләштерелде.  Анда төрле тармакларда озак еллар хезмәт иткән ветераннар чакырылган иде. Аларны һәм укытучыларны район мәгариф комитеты рәисенең урынбасары Р.Арибҗанов, авыл администрациясе башлыгы Р.Ильясов, мәктәп директоры Н.Мусина, мәдәният йорты директоры Н.Сәйфетдинова җылы котладылар. Укучылар бик матур әдәби-музыкаль монтаж әзерләгәннәр иде. Аралашу мул итеп төзелгән чәй өстәле артында дәвам итте. Аннары район мәдәният йортының һәвәскәр артистлары үзләренең чыгышлары белән тамашачыны шатландырдылар. Р.Мураев, С.Ефремова, М.Хөсәинов, А.Салахетдиновага алкышларның көчлеләре булды. Җирле үзешчәннәребезнең иң кечкенәсе булган Диляра Камалованың чыгышы да  кемне дә битараф калдырмады. Чараның бу өлеше бергәләп башкарган “Бәхеттә, шатлыкта” җыры белән тәмамланды.   Кичәне уздыруда Мәскәүдә яшәүче авылдашыбыз Әббәс Шакиров зур матди ярдәм күрсәтте. Р.Ильясов, А.Хөсәенова, И.Хөсәинова, Х.Хәсәнова, Р.Мусина, Н.Камалова, Н.Сәйфетдинова да үз өлешләрен керттеләр. Аларга, мәктәп директоры Н.Мусинага, пешекчеләр С.Кәлимуллина белән А.Махмутовага зур рәхмәт. Соңыннан Абдулхай Исхаков  Коръән укыды.  Аннары Әббәс Шакиров исеменнән барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.   Бу матур чараның төп оештыручысы һәм алып баручысы мин - Надирә Сәйфетдинова идем.  
Бозлауда «Милли көй» яңгырады

Бозлауда «Милли көй» яңгырады

Үткән шимбә, 28 сентябрь көнне, Спас районының Бозлау мәдәният йортында милли моң тантана итте, биредә “Милли көй” татар халык иҗатының II өлкә конкурсы узды. Аны гамәлгә куючылар – өлкә мәдәният министрлыгы, ТРның мәдәният министрлыгы, өлкә халык иҗатының фәнни-методик үзәге һәм өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе. Оештыручылары – Спас районы администрациясе, яшьләр, мәдәният, спорт һәм туризм бүлеге, районның мәдәният – ял итү үзәге һәм “Арт-Септима” вокаль студиясе. Билгеләнгән вакытка – 11.00 сәгатькә барлык катнашучылар да – алар Сергач, Спас, Кызыл Октябрь, Пильна районнарыннан, Түбән Новгород, Дзержинск, Балахна шәһәрләреннән йөзгә якын иде, килеп җиттеләр, җил белән яуган салкын яңгырга карамый тамашачылар да залны тутырып җыелдылар, моңга сусаган шул күрәсең халык.    Алып баручылар Гүзәлия Зиннәтуллина белән Үмәр Нафеев катнашучыларны, хөрмәтле кунакларны сәхнәгә чакырдылар. Кунаклар арасында өлкә милли-мәдәни автономия рәисе Гаяз Закиров, өлкә мәдәният министрлыгы вәкиле Снежанна Какурина, Спас районы администрациясе башлыгының ярдәмчесе Рамил Салихҗанов, урынбасары Ирина Зайцева, сәнгать фәннәре кандидаты, фольклорчы, Казан кунагы Геннадий Макаров һ.б. иде. Алар барысын да бу музыкаль бәйрәм белән котлап уңышлар теләделәр. Шулай ук Бозлау авылы администрациясе башлыгы Али Аймасов милли моң бәйрәменең нәкъ Бозлауда уздырылуына шат булуын белдерде.    Конкурс дүрт номинациядә уздырылды. Вокал-поэзия жанрында 40 яшьтән узганнар ярышты, анда һәрбер катнашучы икешәр әсәр әзерләргә тиеш иде: бәет һәм мөнәҗәт, бәет һәм татар халык җыры, мөнәҗәт һәм татар халык җыры, шулай ук үзешчән авторлар да бу номинациядә катнашты. Халык уен кораллары иҗатында катнашучылар төрле уен коралларында икешәр көй уйнадылар.    Хореография номинациясендә татар биюләре башкарылды, ә фольклор театр жанрында татар халык йолалары күрсәтелде.    Иң күп катнашучылар беренче номинациядә иде, шунсы шатландыра. Беренчедән, татар халык иҗатының җәүһәре булган бәет-мөнәҗәтләр, халык җырлары онытылмый, икенчедән, аларны башкаручылар – матур ак әбекәйләребез. Аларның зур сәхнәгә чыгуы – үзе бер казаныш, барлык нечкәлекләрен туры китереп, моңлы тавыш белән бәет яисә мөнәҗәт әйтүләре кемне дә битараф калдырмады.                                                                                                         Кайбер әсәрләр кабатланса да, һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле иде. Матур әбиләр Фатыйма алмай Таштабанова белән Айшә алмай Сәбитова (икесе дә Татар Моклокасыннан) күңелләрдә иң матур хатирәләрне уяттылар. Бозлаулы Рәхилә Юсипова үзенең искиткеч көчле, үзенчәлекле тавышы белән тамашачыга яхшы таныш, бу юлы да сынатмады. Адилә Нафеева (Бозлау), Нәймә Фатехова (Тат. Моклокасы) шулай ук матур чыгыш ясадылар. Гомер буе үзешчән сәнгатьтә катнашып, сәхнәдән төшмәгән укытучы-ветеран Роза Юнисованың да чыгышы һәрвакыттагыча югары профессиональ дәрәҗәдә булды. Асия Насибуллина һәм Вафа Курамшин (Кочко-Пожар) шулай ук тамашачыга яхшы таныш һәвәскәр артистлар, төрле дәрәҗәдәге күп кенә фестиваль-конкурслар лауреатлары, бу юлы да аларга алкышларның иң кайнары булды. Дзержинск мәчетенә йөрүче алмайларыбыз да яхшы әзер-ләнгәннәр иде.    Ә инде Сафаҗайның “Сафаҗай чишмәсе” коллективы “Чибәр кызга”, “Бик еракта идек без” әсәрләрен искиткеч оста башкарып, таң калдырдылар.   Халык уен кораллары иҗатында катнашучылар саны күп булмаса да, барысы да истә калырлык иде. Моклокалылар Хәсән Бәдретдинов белән Рафаил Махмутов, Азат Жиһаншин (К.-Пожар) һ.б. өздереп уйнадылар. Азатның хатыны Наилә белән бергәләп ясаган чыгышы (дуэт “Жиганшины+”) да матур иде. Фольклор театр номинациясендә бер генә катнашучы төркем иде – Татар Моклокасыннан  “Сәрвиназ” төркеме. Алар күптән түгел генә Казанда узган “Түгәрәк уен” VI-Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә уңышлы катнаштылар (бу хакта аерым язарбыз). Биредә дә “Силәзән йөртү” дигән борынгы туй йоласын бик оста иттереп сәхнәләштереп күрсәттеләр һәм, әлбәттә, беренче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Хореография номинациясендә өч кенә коллектив катнашты - Балахна районыннан “Аллегро”, Сафаҗайдан “Умырзая” төркемнәре һәм Мөтеравылдан “Конфетти” дуэты. Әлбәттә, “Аллегро” төркеменең чыгышы югары дәрәҗәдә иде, әмма алар бит бию белән дә профессиональ рәвештә шөгыль-ләнәләр диярлек, бәлки, аларның чыгышын конкурстан тыш бәяләргә иде. Сафаҗай һәм Мөтеравыл кызлары үзлекләреннән диярлек, әти-әниләре, укытучылары ярдәме белән биергә өйрәнсәләр дә, матур гына номерлар күрсәтәләр һәрвакыт. Тик өч төркемнең берсенең  дә чыгышларында борынгы татар биюләренең чалымнары күренмәде, күбрәк эстрада биюләре алымнары иде.    Эстрада вокалы бәяләнмәде, шулай да һәвәскәр артистларыбыз бик матур чыгышлар ясап, тамашачыны шатландырды. Түбән Новгородтан “Туган як моңнары” ансамбленең балалар төркемнәренең чыгышлары ачык булды. Эльза Магҗанова (Тат. Моклокасы), Диана Хәсәнова (Кочко-Пожар) үзенчәлекле тавышлары белән истә калдылар.    Геннадий Макаровтан, Снежанна Какуринадан һәм өлкә татарлары арасында киң танылган шәхес, кабатланмас моң иясе Тәнзилә ханым Паламарчуктан торган дәрәҗәле жюрига йомгаклар ясау бер дә җиңел булмады, чөнки һәр чыгыш ясаучы диярлек талант иясе дисәк тә, дөрес булыр. Шулай да конкурс булгач урыннар бүленергә тиеш инде. Нәтиҗәдә, беренче номинациядә өч урын да икешәр кешегә бирелде. Беренче дәрәҗә дипломнар белән Рәхилә Юсипова һәм Фатыйма Таштабанова бүләкләнделәр. “Сафаҗай чишмәсе” төркеменә дә беренче урын бирелде. Икенче урынны Асия Насибуллина белән Рәйсә Сәйфетдинова (Т.Моклокасы) бүлештеләр, өченчедә – Алимә Ганеева (Тукай) һәм Айшә Сәбитова булдылар.    Халык уен кораллары номинациясендә беренче дәрәҗә дипломнарга Рафаил Махмутов белән Хәсән Бәдретдинов лаек булдылар. Кочко-Пожардан “Жиганшины+” дуэты профессиональ осталык өчен аерым номинациядә бүләкләнде. Хореография номинациясендә “Аллегро” һәм “Конфетти” беренче, “Умырзая” икенче булдылар.    Әлбәттә, катнашучылар өчен призлы урыннар алу мөһим, алар шуңа омтыла, өмет итә. Әмма мондый чараларның иң мөһим ягы – халкыбызның иҗатын саклап үстерү, аның белән яшьләрне кызыксындыру, киң аудиториягә чыгару. Һәм “Милли көй” бу максатларга иреште – катнашучылар арасында яшьләр, балалар байтак булды, зал тулы иде. Конкурсның шундый аншлаг белән узуында, катнашучылар саны күп булуда оештыручыларның өлеше зур, әлбәттә. Иң зур оештыру эшләрен Спас районы мәдәният бүлеге хезмәткәре, яшь белгеч Гүзәлия Зиннәтуллина башкарып чыккан. Бу терекөмештәй тиктормас кыз районга эшкә килгәч, милли сәнгать тагы да зуррак үсеш алды. Бозлау мәдәният йорты директоры Равил Талипов һәм художество җитәкчесе Үмәр Нафеев та конкурс югары дәрәҗәдә узсын өчен бар тырышлыкларын куйганнар. Бозлау һәм Татар Моклокасы администрацияләре башлыклары Али Аймасов белән Салех Щегалев, һәрвакыттагыча, якта калмаганнар, барысына да зур рәхмәт.    Жюри әгъзалары оештыру комитетына да, катнашучыларга да зур рәхмәтләрен белдерделәр. “Милли иҗат ул бит зур хәзинә, аны сакларга һәм үстерергә кирәк, биредә ул хәзинәнең саклануына, олы мирас итеп киләчәк буынга тапшырылуына шик юк һәм мин моңа бик шат”, - диде Геннадий Михайлович.    18 октябрьдә Түбән Новгородның Тимер юлчылар сараенда узачак татар мәдәнияте көнендә гала-концерт оештырыла. Аның беренче бүлегендә “Милли көй”дә җиңүчеләр дә катнашыр, бүләкләү дә шунда ук булыр һәм җиңүчеләребезне концертның беренче өлешендә кабат сәхнәдә күрербез. Шулай итеп, тиздән очрашуга кадәр дибез, ә “Милли көй”нең озын гомерле булуын телибез. Н.ЖИҺАНШИНА [gallery link="file" order="DESC"]
Нижгарлылар нәселеннән ул

Нижгарлылар нәселеннән ул

   Байтак кына күренекле шәхесләр, татар зыялылары тамырлары белән Нижгар якларыннан. Якташыбыз, милләттәшебез, билгеле журналист Гөмәр Баутдинов та шундыйларның берсе. Мин аның белән берничә ел элек Мәскәүдә Нижгар татарларының якташлыгында танышкан идем. Ул Орехово-Зуево шәһәрендә туган. Чыгышлары белән Сафаҗайдан булган әти-әнисе утызынчы еллар уртасында бүтән күп кенә Нижгар татарлары белән беррәттән бирегә килеп урыннашканнар.   Мәскәү астын зур шәһәрләргә ияләшә алмаган татарлар үз иткән һәм аларның күбесе 19-гасыр ахырында күченгән Нижгар җире мишәрләре. Ул елларны эш урыннары күбрәк Морозовның мануфактура фабрикасында гына булган һәм татарларның бер өлеше анда эшләгән – торф ташыганнар. Сәүдә белән шөгыльләнүчеләр дә булган, кайберләре Кузнецовның фарфор фабрикасында эшләгән. Анда эшләүчеләр хәтта беренче татар футбол командасы да оештырганнар. Татарлар бу якларга күпләп 1915-1916 елларны килә башлаган, ә инде 1930 елларны динне кысрыклау, коллективизация тотынгач, шәһәрләрдә төпләнүчеләр саны тагы да арта төшкән. Араларында байтак кына имамнар да булган, аларга Мәскәү, Ленинград һәм бүтән зур шәһәрләрдә яшәргә ярамаган, шуңа да Орехово-Зуево кебекләрне сайлаганнар. “Без, сугыш чоры балалары, аларның сөйләгәннәрен йотылып тыңлый идек, чөнки алар барысы да тирән белемле, күпне күргән кешеләр иде. Бу сөйләшүләр миндә кызыксыну уяткан, күрәсең, тарих белән шөгыльләнәсем, сәяхәт итәсем килде, шуңа да 1955 елны мәктәпне тәмамлап Мәскәүдәге чит ил телләре институтына укырга кердем”, - дип сөйли Гөмәр. Югары белем алгач ул Алма-Атада тәрҗемәче булып эшли, аннары аны яшь хатыны белән Сомалига җибәрәләр, кызлары да анда туа.   Өйгә кайткач, басма агентствосында (Агентство печати “Новости”) эшли, Европа илләре буенча редактор, СССР белән Италия арасындагы дуслык оешмасында вице-президент була. Күп еллар Римдагы корреспондентлар бюросының җитәкчесе, Италиядагы чит ил журналистлары Ассоциациясының җитәкчеләр советы әгъзасы булып тора. Италияның берничә шәһәренең журналистлар премиясы лауреаты да ул. 90 елларда профессор дәрә-җәсендә Болон шәһәре университетында студентларны укыткан, Италия белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр турында материаллары ике илдә дә күп бастырылган. Ул анда 12 ел эшләгән. Эшләү дәверендә Папа Римский белән дә очрашырга туры килгән аңа, соңрак Папаның чыгышларыннан торган китапны русчага тәрҗемә иткән, моның өчен ул 15 меңгә якын бит текстлар укыган. Югары профессиональ дәрә-җәдәге тәрҗемәче буларак, ике ил арасындагы сөйләшүләрдә күп тапкыр катнашкан.    Әлбәттә, Гөмәр әфәнде үзенең тамырларын, татар халкыннан булуын  бер дә  онытмый. “Шүрәле” әкиятен дә итальянчага нәкъ ул тәрҗемә иткән, бу әкият Италиядә бастырылган “Сказки мира” җыентыгына да кергән.    Гөмәр татар телен дә камил белә. Бервакыт мин анардан: “Италиядә бөтенләйгә калырга бер-дәме теләгегез булмады?” – дип сорадым. “Туган илем белән мине бик күп каберләр бәйли”, - дип җавап бирде ул. “Туган җир” сүзе аның өчен изге. Шуңа да крайны өйрәнү белән күп шөгыльләнә, шул темаларга лекциялар укый. Үз шәһәренең патриоты буларак, ул аның тарихына, халкына, милләтләренә игътибарны күп бирә, “Армия и бизнес” Ассоциациясы тарафыннан Савва Морозов исемендәге хөрмәтле билге белән бүләкләнгән. Җирле татарлар турындагы күп кенә материаллар, “Татары Подмосковья” китабының авторы да ул. “Туган як” битләрендә дә байтак кына материаллары бастырылды.    Гөмәр Әнвәр улының хөкүмәт тарафыннан бирелгән бүләкләре дә байтак. Исегездәдер, 1980 елны АКШ хөкүмәте Мәскәү олимпиадасына байкот игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Гөмәр Әнвәрович та бүтән журналистлар белән беррәттән Олимпиаданы пропагандаларга дигән боерык алган. Ул бөтен Италияне диярлек йөреп чыккан, телевидение, радио аша, пресс-конференцияләрдә чыгышлар ясаган. Нәтиҗәдә, Италия командасы Олимпиадада катнашкан капиталистик илләр арасында медальлар саны буенча беренче иде һәм монда Гөмәр әфәнденең дә өлеше зур, әлбәттә, тугры хезмәте өчен ул “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнгән.    Орехово-Зуево шәһәрендә күпсанлы, бердәм булып эшләүче татарлар җәмгыяте бар, 2000 елны биредә Мәскәү астындагы беренче мәчет эшли башлады. Хәзер инде яңа мәчет һәм татарларның мәдәни үзәге төзелде. Татар җәмгыяте шәһәр һәм район администрацияләре белән тыгыз элемтәдә эшли, бу төрле мәдәни чараларда, очрашуларда күренә. Һәм монда, һичшиксез, Нижгар татарлары нәселеннән булган Гөмәр әфәнденең өлеше дә әйтеп бетергесез зур. Менә шундый якташ-милләттәшләребез булу һәрберебездә горурлык хисе уята. Орехово-Зуево татарлары дус булып яшиләр, җәмгыять эшләрендә актив катнашалар, бердәм булганга абруйлары да зур.  Мансур ХАКИМОВ. Мәскәү.    
Ярдәмегез өчен рәхмәт

Ярдәмегез өчен рәхмәт

Татар халкының иң матур, иң борынгы күркәм бәйрәме Сабантуйлар гөрли. Түбән Новгород шәһәрендә дә 24 ел инде бу матур бәйрәм уздырыла. 21 ел дәвамында аны «Туган як» мәдәни үзәге оештырса, соңгы өч елда өлкә татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе белән бергәлектә аны өлкә Сабан туе дәрәҗәсенә күтәрә алдык, чөнки соңгы ике елда шәһәр хакимяте генә түгел, өлкә хөкүмәте дә безнең бәйрәмгә акчалата ярдәм итте. Бу бик матур күренеш һәм казаныш. Әлбәттә, халык бәйрәме Сабантуйның күркәм нәтиҗәләренә бер генә оешма, бер генә җитәкче тарафыннан ирешергә бик авыр булыр иде. Шуңа күрә, аны уздыруда көч куйган һәркемне, һәр оешманы атап узасы килә. Рәхмәтләрнең иң олысы, иң матур теләкләребез - регионнарда яшәүче татарларга бәйрәм ясарга ярдәм кулы сузучы Татарстан хөкүмәтенә, ике ел рәттән Сабантуй уздыруга зур өлеш кертүче Балык Бистәсе районы администрациясенә. Сабантуйның төп оештыручысы «Туган як» үзәге рәисе Марат Кадыйр улы Юнисовка, бәйрәмнең мәдәни өлеше өчен җаваплы Роза Осман кызы Хәйретдиновага Сабантуй мәшәкатенең иң авыр өлеше тия. Шуңа күрә алар рәхмәтләрнең иң ихласына лаек кешеләр. Сабантуебызны киң һәм дәрәҗәле уздырырга ярдәм иткән ООО «ЭкоГрад» – «Окский берег» торак комплексына, «Алоказей» чәй компаниясенә, Татарстанның Түбән Новгородтагы сәүдә-икътисад вәкиллегенә, «Дзержинск» һәм «Нижегородсахар» сәүдә йортларына, «Акбарсбанк» ачык типтагы акционерлык җәмгыятенә дә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Кызыл Октябрь, Спас, Сергач районы администрацияләре башлыклары Х.М. Сөләймановка, Т.В. Бирюковага, Н.М. Субботинга да без бик рәхмәтле. Алар үзләренең делегацияләрен оештырып җибәрмәгән булса, әлбәттә, бәйрәмебез дәрәҗәсе башкачарак булыр иде. Сабантуйның матурлыгында, халыкчанлыгында, милли бизәкләрендә аларның өлешләре бик зур. Шул районнарның делегацияләренә, аларның җитәкчеләре  Х.М.Харрясовка, Р.Ә.Салихҗановка,                 Р.Р.Идрисовка да без аеруча рәхмәтле. Милләтпәрвәр якташларыбыз Р.А. Абдуллин, М.Н. Закиров,             А.В. Якубов, И.И. Ягудин берничә ел инде акчалата ярдәм күрсәтәләр. Бу елгы Сабантуйга З.И. Зайров, С.С. Магҗанов,                    Х.Х. Насибуллин, Р.С. Мангушев, Ф.Л. Хамзин, Ф.Х. Арифуллин, бертуган Шаиповлар, М.Н.Фатехов кебек юмарт милләттәшләребез китергән призлар һәм “Туган як” газетасының махсус бүләге дә бик урынлы булды. Алда санап узган оешмаларның, аерым шәхесләрнең исемлекләре Сабантуй узган 1 Май ис. паркның берничә урынында эленеп торды һәм алып баручылар тарафыннан берничә кат кабатланды. Аларның ярдәменә, тырышлыгына була, берле-икеле кимчелекләргә карамастан, Сабан туебыз дәрәҗәле узды. Барчабызга да алдагы елларда аны тагын да күркәмрәк, оешканрак итеп уздырырлык сәламәтлек, бердәмлек телим.  Ә алда безне көз көне Татар мәдәнияте көннәре кысаларында узачак Хәйдәр ага Бигичев истәлегенә «Милли көй» фестивален, юбилейлы «Фәизханов укулары»н, Нижгар татарлары Корылтаен оештыру мәшәкатьләре көтә. Аларны да тиешле дәрәҗәдә уздырырга ярдәм итәргә теләүчеләргә Оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә була: rnkatno@mail.ru, 8 (831) 243 00 11. Зилә АХМАДУЛЛИНА, Региональ милли-мәдәни автономия рәисе урынбасары.  
© 0503 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35