Мәгариф

КИЛӘЧӘГЕ ЯКТЫ, ӨМЕТЛЕ БУЛСЫН

КИЛӘЧӘГЕ ЯКТЫ, ӨМЕТЛЕ БУЛСЫН

  Әле кичә генә 1 сентябрь – Белем көне  иде кебек, мәктәпләрдә укулар башлануның өч атнасы узып китте, сизелмәде. Кече Рбишча төп гомум белем бирү учреждениесенең яңа уку елына әзерлеге белән  мәктәп директорының укыту-тәрбия буенча урынбасары Равилә ханым НАСИБУЛЛИНА (фотода) таныштырды.- Агымдагы елда мәктәптә 78 бала парта артына утырды. Беренче класста 11 бала укый, тугызынчыда – унөч. Узган уку елында мәктәпне тәмамлаган унөч  укучының дүртесе  бишле аттестатлар алып чыкты. Бүген барысы да диярлек укуларын  Зур Рбишчаның Абдулхамит Садеков исемендәге урта мәктәбендә дәвам итә. Ә мәктәпнең активисты, билбаулар белән көрәш буенча  күп төрле  турнирлар чемпионы Эмиль Незаметдинов Мәскәү спорт мәктәбенә керде. Мәктәпне яңа уку елына әзерләү буенча шактый зур эшләр башкарылды. Башлангыч классларда  раковиналар урнаштырдык, су уздырдык, канализация эшләттек. Бу эшләргә бюджет исәбеннән 100 мең сум акча тотылды. Шул ук классларда авыл мәчете картлары ярдәме белән ике пластик тәрәзә куелды. Әйтергә кирәк, мәчет ел саен берничә бүлмәдә тәрәзәләр алмаштыра килә, моның өчен барча авыл картларына олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Тик, кызганычка каршы, әлегә байтак тәрәзәләр яңартылуны таләп итә. Шунлыктан  мәчет картлары шикелле мәрхәмәтле авылдашларыбыз бу проблемабызны тулаем чишәргә ярдәм итәр дигән өметтә яшибез. Мәктәпнең 40 еллык юбилее якынлашып килә. Башкарылган эшләргә кайтканда, быел Рбишча оныгы, Мәскәүдә туып-үскән Заер Таһир улы Алимов ярдәмендә спортзалга ремонт  эшләнде. Бюджет акчасына алынган буяулар белән барлык бүлмәләрдә, кабинетларда, коридорларда косметик ремонт ясалды. Барча ремонт эшләрен мәктәп коллективы,  укытучылар, техник хезмәткәрләр үз көчләре белән башкардылар. Моның өчен дә һәркайсына олы рәхмәт!  Анда кадәр спонсорлар ярдәме белән ашханәгә зур ремонт ясалды, мойкалар алмаштырылды. Мәктәпкә даими ярдәм итүчеләр арасында аеруча Рамил Мөхәммәтҗановны, ике туган Рамил белән Нурәхмәт Алимовларны, Харис Абдрахмановны, Ансар Насибуллинны билгеләп үтәр идем. Бу мәрхәмәтле егетләр һәм шулай ук мәктәпне төрле елларда тәмамлаган башка укучы-спонсорларыбыз ярдәмендә мәктәбебез һәрвакыт төзек һәм матур булыр дип ышанабыз.  Кыскасы, уку йорты уку елына әзер, кадрлар белән тулаем тәэмин ителгән, кирәкле шартлар тудырылган. Коллектив белән күп еллар  инде тәҗрибәле педагог Йосыф Җәфәрович Нуреев җитәкчелек итә. 16 мөгаллим яшь буынга тиешле белем-тәрбия  бирә, шулар арасында I һәм II категориягә ия укытучылар шактый. Аларның һәркайсы балаларны яңа алымнар, заманча технологияләр  кулланып укыта. Коллектив үзара тату булып, тәҗрибә уртаклашып эшли.  Иң мөһиме - татар теле аерым дәрес булып укытыла бездә. Балаларга ана теле дәресләрен югары тәҗрибәле белгеч Хамисә Шәрәфетдинова укыта. Һәр ел диярлек ул әзерләгән укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча район, регионара олимпиадаларда уңышлы катнашалар, призлы урыннар яулап, мәктәпнең данын күтәрәләр.  Билгеле булганча, күбесе мәктәпләрдә татар теле факультатив итеп кенә калдырылды инде, ә бу бик аяныч хәл. Миңа калса, ана телен федераль  компоненттан алу, авылларда мәктәпләр ябылу – болар барысы да телнең бетүенә илтүче факторлар. Өйдә татарча сөйләшү белән генә телне саклап булмас. Әлбәттә, гаиләдә ана телендә аралашу кирәк. Ләкин телне фән буларак өйрәнү генә бөтен гомергә төпле белем бирә.  Мәктәптә милли гореф- гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә зур әһәмият бирелә, оештырылган барлык мәдәни чаралар да саф татар телендә уздырыла. Милли көрәш буенча спорт түгәрәге эшли, малайлар бик теләп йөри анда. Волейбол, футбол, өстәл теннисы һәм башка спорт төрләре белән дә укучылар актив шөгыльләнәләр.  Материаль базабыз нык – класс-кабинетлар тиешлечә җиһазландырылган, барчасында да диярлек компьютер, уку-укыту процессын алып бару өчен кирәкле башка җиһазлар урнаштырылган. Сигез  класста интерактив такта, мультимедиа проекторлар бар. Башлангыч класслар яңа федераль стандартлар  буенча укытыла.   Мәктәп китапханәсе киштәләрендә якынча биш мең китап - матур әдәбият, дәреслекләр, энциклопедияләр бар. Яңа уку елына гына 70 мең сумлык яңа дәреслекләр алынды.  Яңа уку елы белән  мәктәпкә килгән яңалыкларның тагын берсе –  бердәм мәктәп формасы кертелүе. Аны мәктәп советы ата-аналар белән киңәшеп булдырды. Жилет белән итәк яисә чалбар кигән кызлар, классик чалбар белән  жилет кигән, галстук таккан малайлар сокланырлык матур. Бу хакта сүз әле май аенда башлаган идек. Әти-әниләр белән күп җыелышлар уздырдык. Ходайга шөкер, каршы килүчеләр булмады, киресенчә, бу тәкъдимне барысы да хуплады.  Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, безнең мәктәптә белем-тәрбия бирү югары дәрәҗәдә. Укучыларның төрле район, зональ, өлкә чараларында катнашып призлы урыннар яулаулары моңа бер дәлил. Менә шулай, тагын бер уку елына аяк бастык. Сау-исән булып барчабызга да аның  тәмамлануын да күрергә язсын иде, - дип сүзен тәмамлады Равилә ханым.  Тулаем алганда, Кече Рбишча мәктәбе уңай тәэсир калдырды. Тик, кызганычка каршы, иркен, җылы, тиешлечә җиһазландырылган бина, укучылар саны кимү сәбәпле, елдан-ел тына бара. Бу мәктәпнең киләчәге якты, өметле булсын, укучылар саны артсын, дигән теләктә калабыз. Р.ХАМЗИНА
© 0467 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35