Күренекле якташларыбыз

Хуш, Рифат Фатехович

Хуш, Рифат Фатехович

Чирек гасырдан артык милләттәш-якташларыбызның рухи дөньясында сөенечле горурлык булып торган “Туган як” г азетасын оештыручы һәм күренекле Нижгар татарларының күләмле Биографик сүзлеге авторы буларак өлкә татар җәмәгатьчелеге тарихында тирән эз калдырган олуг шәхесебезне – Рифат Фатех улы ИБРАҺИМОВны югалттык. Ул 82 яшенә 6 көн генә җитми безнең арадан китеп барды һәм 30 апрельдә туган авылы Шөбиле зиярәтләрендә җиргә куелды. “Кешенең үлгәннән соң да 40 көнлек эше кала”, - дигән әйтем йөри безнең халыкта. Аны, әлбәттә, ике төрле аңларга була: бу күзәтүнең нигезендә мәрхүмнең кичәләрен оештыру яки аның эшләп бетмәгән хезмәте турында сүз барырга мөмкин. Безнең очракка икенчесе тәңгәл килә, чөнки Рифат Фатех улының эшләп бетмәгән ике эзлекле-иҗади хезмәте төгәлләнмичә калды – Нижгар татарларының Биографик сүзлегенең II нче томы һәм Нижгар татарларының диалектик сүзлеге. Әлбәттә, хәзер безнең алдагы бурыч – мәрхүм Рифат Фатеховичның рухын шатландырып, аның якты истәлегенә багышлап шушы китапларны чыгару. Милләтпәрвәр шәхесебез 1935 елның 5 маенда Сергач районының Шөбиле авылындагы укытучылар гаиләсендә туа. 1954 елда Сергач педагогия училищесын, ә 1960 елда Казан педагогия институтын “с отличием” тәмамлый. Югары белемле укытучыны шул ук елда Пильна районы Сафаҗай мәктәбенә директор итеп билгелиләр. 9 ел эшләгәннән соң, аны Кызыл Октябрь район партия комитетының идеология бүлеген җитәкләргә чакыралар. 1982-1986 елларда Сергач шикәр заводының партия оешмасы секретаре булып эшли. Аннары Рифат Фатехович Сергач сәүдә предприятиеләре директоры вазифасын башкара һәм 1990 елда, нәкъ туган көнендә, җиң сызганып “Туган як” газетасын оештыру эшенә керешә. Ярты ел эчендә ул коллектив туплады, Сергач типографиясендә татар газетасын чыгару эшен җайлады, редакцияне кирәкле җиһазлар, автомобиль һәм бина белән тәэмин итте. Аның җитәкчелегендә “Туган як” редакциясе төбәктә беренче булып үзенең компьютерлы нәшер итү комплексын булдырды, Кави Нәҗми, Һади Такташ премияләрен гамәлгә куйды, тарихчылар, шагыйрьләр клубларын оештырды. Казан белән элемтәне тыгыз тотты, шуның нәтиҗәсендә безнең журналистлар “Социалистик Татарстан”, “Татарстан яшьләре” һәм “Яшь ленинчы” газеталарында стажировкалар узды. Ә шул басмалардагы тәҗрибәле журналистлар Сергачка килеп, безнең башлангыч корреспондентларга дәресләр бирде, хәтта ике хәбәрчебез Казан дәүләт университетында журналистика факультетын тәмамлады. Рифат Фатехович хезмәт юлының соңгы баскычында Нижгар мишәрләрен татар басмалы итте һәм шуның белән үзенең исемен алтын хәрефләрдән төбәк тарихына язып куйды. Аның халкыбыз файдасына куйган хезмәтен, якты истәлеген без күңелләребездә саклаячакбыз. Ул чын иптәш, ышанычлы дус, баш хәрефтән Укытучы иде. Аның авыр туфрагы җиңел, караңгы кабере якты, мәңгелек йорты оҗмахта булсын! Гомерлек пар канаты Клара Газизовнаның, бала-оныкларының тирән кайгыларын ихластан уртаклашабыз һәм хәлебездән килгән кадәр ярдәмебезне ышандырып калабыз. Н.Субботин, О.Радаев, Р.Идрисов, Р.Айсин, И.Мөхәммәдияров, А.Аляутдинов, Ф.Арифуллин, М.Шәймәрдәнов, Р.Абдуллин, О.Әндәрҗанов, Н.Хәсәнов, Р.Ильясов, Х.Сөләйманов, Г.Хәсәнов, Ш.Мостафин, М.Салахетдинов, Ч.Азизов, К.Фәткуллин, Ш.Нуриманов, Р.Мусин, В.Камалетдинов, М.Хакимов, Ф.Каюмов, Ә.Камалетдинов, Н.Хафизов, Р.Салихҗанов, З.Ахмадуллина, А.Орлов, М.Юнисов, Г.Закиров, Т.Фәхретдинов, Н.Закирова, З.Сөләйманова, С.Адиатуллина, Н.Фатехова, Н.Зиганшина, Р.Җәфәрова һ.б.
Гәп сатар Әхмәт САТТАР

Гәп сатар Әхмәт САТТАР

[gallery link="file" order="DESC"] Әйе, гәп сатар безнең Саттар, әмма моны яхшы мәгънәдә аңларга кирәк. Аның белән сөйләшеп утырганда, әңгәмә корганда һәрвакыт төрле юнәлештә, төрле өлкәдә, аеруча тел, дин мәсьәләләре, тарих һәм сәнгать буенча белем дәрәҗәңне арттырасың, аның күзаллавыннан кайвакыт дөньяга карашың да бераз үзгәреп куя. Чөнки киләсе елда (17 октябрь) 80 яшен тутыручы әдип, аксакал күпне күргән, күп илләр гизгән, бик күп бөек шәхесләр белән очрашкан. Исегезгә төшерәбез, ул 1935 елда Кочко-Пожарда күперләр төзүче гаиләсендә туа, өч класс-ны тәмамлаганнан соң, 10 яшендә татарча шигырьләр яза башлый. Аңа бу сәләт әнисе Фәриха ападан бирелгән булса кирәк. Чөнки ул бик әйбәт мөнәҗәтләр иҗат иткән, Тукай шигырьләрен яттан белгән. Мәскәүгә киткәчтен дә әлеге мавыгуын Әхмәт абый ташламый, ә киресенчә, ике телдә шигырьләр язарга өйрәнә, һәрвакыт белемен арттырырга омтыла, шуңа да бик күп укый, тарих белән кызыксына, үз өстендә эшләү нәтиҗәсендә аң-белемен һәрьяклап үстерә, иҗатын камилләштерә һәм шулай каләмен шомартып, милләттәш-якташыбыз профессиональ шагыйрь булып китә.Бүген Әхмәт абый Саттар Россия һәм Татарстан язучылары Союзы әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Шигырь-ләре, робагыйлары һәм афоризм-нары кергән “Хуш, ХХ гасыр” (“Прощай, ХХ век”) исемле китабы өчен аңа алтын медаль белән М.Ломоносов исемендәге премия тапшырыла. Казанның 1000 еллыгына багышланган шигырьләре тупланмасы өчен “Туган як” газетасының Һ.Такташ исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Муса Җәлилнең яңа шигырьләренә тәрҗемә ясаганы өчен “М.Җәлилгә 100 яшь” дигән медаль белән бүләкләнә. “Закон колодца” (1998), “Песни” (1999) һәм 2012 елда “Рубаи” дигән китаплары дөнья күрә. Аның шигырьләренә музыка язучы композиторлар да аз түгел.  Бу турыда тулырак “Туган як” битлђрендђ укыгыз.
ГАСЫРЛАР ШАҺИТЫ УЛ

ГАСЫРЛАР ШАҺИТЫ УЛ

Редакциядә эшләү дәверемдә миңа бик күп кызыклы кешеләр, күренекле якташ-милләттәшләр, билгеле шәхесләр белән очрашырга, танышырга туры килде. Петрякста яшәүче, җәмәгатьчелек арасында киң танылган тарихчы, крайны өйрәнүче Сәяр ага Саберов шуларның берсе. Без Пильна якларына килгәндә бу кунакчыл гаиләгә, газетаның якын дусларына бер дә кермичә калмыйбыз. Аларның өй ишеге һәрвакыт ачык, һәр килгән кешене күптән көтеп алынган кунак итеп, кадерләп каршы алалар, сый-хөрмәт күрсәтәләр.Сәяр абый югары эрудицияле, белемле кеше буларак искиткеч кызыклы әңгәмәдәш, аның белән төрле темаларга сөйләшкәндә вакытның узганын да сизмисең. Ул бик күп вакыйгалар, илдәге үзгәрешләр шаһиты, шулай булмыйча, гасырга якын гомер итә бит – нәкъ бүген 90 яшен тутырды хөрмәтле аксакалыбыз. Шуңа да карамастан, төз гәүдәле, җитез хәрәкәтле ул, ә инде хәтере искиткеч – һәр вакыйга көне-сәгате белән хәтерендә, бер генә исем-фамилияне дә бутамый, әйтерсең, дистәләгән ел элек түгел, ә кичә булганнарны сөйли. Әби-бабайларының кайсы елларны туып, кем булуларына хәтле хәтерендә аның, боларын инде әти-әнисеннән ишетеп белә, әлбәттә. Аның әби-бабайлары заманасына карата бик укымышлы булалар һәм белемгә омтылу гасырлар буе буыннан буынга бирелә бара. Әтисе Вафа 7 яшендә чакта әтисез кала, кырыс бабасы тәрбиясендә үсә, аннары аның кыйнауларына түзә алмыйча, икенче бабасына яшәргә китә һәм 16 яшен тутыргач, бәхет эзләп Мәскәүгә юл тота. Анда ул абзыйсы янында фабрикада эшли, армиядә хезмәт итә, аннары авыл картлары юлламасы белән Казанга укырга китә һәм ул вакытта иң абруйлы булган уку йортларының берсе – “Мөхәммәдия” мәдрәсә-сен уңышлы тәмамлый. Бу мәд-рәсәдә татар халкының күп кенә билгеле шәхесләре белем алган, анда дини фәннәр белән беррәттән дөньяви фәннәр дә укытылган. 25 яшьлек егет шушы уку йортын тәмамлап, туган авылы Петрякска кайта һәм аны анда яңа гына төзелгән мәчеткә мулла итеп билгелиләр. Вафа мулла яшьләргә шулай ук рус теле, география кебек дәресләрдән дә белем бирә һәм бүтән мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә укучы шәкертләр дә аңа йөри башлый. Ул 1927 елга тикле мулла вазифаларын үти, аннары, хатыны Мәгъсүмә укытучы булганлыктан, бу эшен ташларга туры килә һәм 1929 елны, колхозлар оеша башлагач, ул беренчеләрдән булып колхозга керә һәм 70 яшенә тикле умартачы булып эшли.Сәяр абыйның әнисен дә яшьли укырга-язарга өйрәтәләр, аннары әтисе каядыр Пенза ягында дөньяви белем бирүче абыстай барлыкны ишетә һәм кызын шунда укырга җибәрә. Дүрт ел туган авылына бер тапкыр да кайтмыйча укыган Мәгъсүмә шактый белем туплап килә. Нәкъ шул вакытта әтисе Хамидулла бабай авылда беренче кызлар мәктәбе ача һәм 14 яшьлек кызын укытучы итеп билгели. Аннары, 1918 елда, Мәгъсүмә апа совет мәктәбендә укыта башлый һәм пенсияга чыкканчы балаларга башлангыч белем бирә, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Менә шундый укымышлы гаиләдә 1924 елның 21 мартында дөньяга килә Сәяр ага.“Миңа тикле әти-әнинең өч баласы булган инде, өченчеләре, Әнәс абыем, 1918 елны туа (ул Бөек Ватан сугышында һәлак була), аннары юклык, ачлык булу сәбәпле алты ел балалары булмый һәм мин бик тансык бала булып туыпмын. Безнең өйдән бер кеше өзелми иде, барлык укытучылар йөреп торды”, - дип сөйли Сәяр абый һәм ул кешеләрне һәрберсен исемнәре белән искә ала. Менә, ичмасам, хәтер! Җирле мәктәптә җиде классны тәмамлагач, Кочко-Пожар педучилищесына укырга китә. “Әти бүтән һөнәр алу турында ишетергә дә теләмәде, укытучы гына буласың, диде. Үземнең дә теләгем шул иде һәм 17 яшемдә училищены уңышлы тәмамлап, укытучы белгечлеге алдым”, - ди Сәяр абый. Бу  дәһшәтле 1941 ел була.  Яшь белгечне Кызыл Октябрь районының Мәдәнә мәктәбенә җибәрәләр, шунда ул гомерлек яры Кадрияне дә очрата. Бер ел укыткач, 18е тулган егетне сугышка алалар һәм хәрби училищега озаталар. Ул аны тәмамлап өлгерми, курсантларны фронтка, алгы сафка җибәрәләр. Дошман белән каты бәрелешләрнең берсендә яралана, операция уздырып, озак кына госпитальларда ята, әмма аны кабат сугышка җибәрәләр. 1944 елның августында гына өйгә кайту насыйп була аңа. Һәм кайткан көнне ук Уразавылда әнисе янында яшәүче      Кадриясе янына чаба.Бу Петрякс районы оешкан еллар була, Сәяр абый район мәгариф бүлеген оештыруда катнаша, 21 яшендә район мәдәният бүлеге мөдире итеп билгелиләр үзен.Аны сугыштан көтеп алган, биргән вәгъдәләренә тугры калган Кадрия белән 1945 елның августында өйләнешәләр һәм туйның икенче көнендә ук Сәяр абыйны райком ерак колхозга урак вакытына уполномоченный итеп җибәрә. Ул вакытта бит машина түгел, атлар да кирәк титен булмый, димәк, аз дигәндә ике-өч атна яшь хатыннан аерылып тору дигән сүз! Ни хәл итмәк, партия кушканны үтәми булмый, китә яшь кияү колхозга. Әмма Кадриясе өчен йөрәге тыныч була аның, чөнки әти-әнисе киленне үз кызларыдай күрәләр, әле Сәяр абый сугышта чакны ук Фазыйлә апасы Кадрияне кунакка алып кайтып, әти-әниләре белән таныштыра.1954 елга кадәр Сәяр абый мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшли, югары уку йортының тарих факультетын тәмамлый шул чорда, аннары аны югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Аны тәмамлап кайткач, Кызыл Октябрь районына парткабинет мөдире итеп куялар, аннары ул, өйгә якынрак булу өчен, Пильна райкомына күчерүләрен үтенә. Ә 1965 елны Сәяр абый баштагы һөнәренә кайта – ул елларда Сафаҗай мәктәбе директоры булып эшләгән Рифат абый Ибраһимов аны уку-укыту бүлеге мөдире итеп билгели. “Сәяр, синең урының мәктәптә, диде миңа Рифат һәм мин бик теләп аның тәкъдименә риза булдым. Дүрт елдан Рифат Фатыйховичны райкомга эшкә күчерделәр, ә мине мәктәп директоры итеп билгеләделәр”, - дип сөйләде әңгәмәдәшем.Ул 1984 елга тикле мәктәп белән җитәкчелек итә, нәкъ шул елларда авылда 640 урынлы өч катлы яңа мәктәп бинасы төзелә, яңа мебель, укыту җиһазлары бик күп алына. Сәяр абый авыл җире өчен кирәкле кадрлар мәсьәләсен чишү өстендә дә эшли, мәктәпне генә түгел, бөтен авыл учреждениеләрен белгечләр белән тәэмин итүне кайгыртып, югары уку йортларының җитәкчеләре белән тыгыз элемтә урнаштыра һәм Сафаҗай балаларын укырга алуны сорап, аңлатып йөри. “Авылның үз белгечләре булырга тиеш, яктан килгәннәрдә ышаныч юк”, - ди ул. Нәкъ ул эшләгән чорда мәктәптә хезмәт тәрбиясенә зур әһәмият бирелә башлый, производство бригадалары оештырыла. Сафаҗай мәктәбе катнашыннан башка бер генә район түгел, өлкә семинары да узмый. Намуслы хезмәтен бәяләп, хөкүмәт аңа “Халык мәгарифе отличнигы”, соңрак “РСФСРның атказанган укытучысы” исемнәрен бирә, Пильна районының хөрмәтле гражданины да ул. Эшләгән чакта таңнан китеп, кич кенә өйгә кайта булган һәрвакыт, өйдән якта яшәүдән шул хәтле арган, күрәсең, пенсияга чыгып бер көн дә эшләмәгән, хәтта уку елын да тәмамламыйча эштән китә Сәяр абый.Тормыш уртасында кайнаган җәмәгать эшлеклесе 60 яшеннән өйгә калып, кул кушырып ятмый, әлбәттә – авыл тарихы турында китап яза, күренекле җырчы, якташыбыз Рәшит Ваһапов турында язган китабы да бар. Бөек җырчы бер заман Петрякста эшләгәнлектән ул аны якыннан белә. Район тарихы язылган китапта да аның өлеше зур. Илдә үзгәрешләр чоры башлангач  татар газетасы, милли-мәдәни оешма булдыруга үзенең зур өлешен кертә, “Туган як” чыга башлагач ук газета бит-ләрендә тарихи язмалары басыла башлый һәм беренчеләрдән булып, 1992 елны ук газетаның Кави Нәҗми исемендәге публицистик премиясына лаек була, бүгенгәчә  редакция каршындагы тарихчылар клубының актив әгъзасы.Әтисе эшен дәвам итеп, умарталар тоткан гомер буе, аларны бетергәненә әле берничә генә ел. Кадрия апа белән бергәләп үзләре рассада үстереп, күп итеп яшелчә үстерәләр иде, бу эш белән дә шулай ук соңгы өч-дүрт ел гына шөгыльләнмиләр, ә бакча эшкәртү өчен Сәяр абый байтак кына хезмәт кораллары да үзе уйлап чыгарган, ул җайланмаларын бер баруыбызда безгә дә күрсәткән иде.Аның тагын бер гомерлек мавыгуы бар – фотога төшерергә ярата. Архивында үзе төшергән бик күп тарихи фотолар бар, аларны эшләү өчен барлык җайланмалары булган аның. Самолёттан төшергән фотолары да бар хәтта, ашлама сибүче самолётның очучылары янына утырып йөреп төшергән ул аларны. Соңгы бер ун ел чамасы инде балалары бүләк иткән кыйммәтле, заманча  фотоаппарат белән эш итә. Сафаҗай, Петрякс авылларының барлык урам-тыкрыкларын, биналарын фотога төшереп, альбомнар эшләгән – менә бусы инде авыллар тарихы, киләчәк буын өчен әйтеп бетергесез зур хәзинә. Ә инде төрле тарихи документларның, язмаларның исәбе-хисабы юк. Шунсы искиткеч – ул кәгазьләр барысы да тәртипкә салынган, кирәклесен бер минут эчендә табып ала. Тагын бер тәртипкә салынган бик җаваплы шөгыле бар – 1980 елдан бирле зур калын дәфтәрләргә һәр көннең һава торышын, авылда булган хәлләрне, гаилә даталарын терки бара. Авыл халкының кушаматлары да анда язылган. Без барган көнне дә ир-тәнге яктагы һава торышын язып куйган иде инде. Бу төгәллеккә безгә алардан өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле.Кадрия апа белән бергә гомер итүләренә 69 нчы ел инде. Гомерегездә нинди иң бәхетле мизгелләр булды дигәч, беравыздан диярлек: “Бергә булган  һәр минутыбыз бәхет”, - диделәр. Алар бер–берсен бер караштан аңлап, кадерләп, хөрмәт итеп яшәгәннәр, җиде дистә елга якын бергә гомер итүләренә карамастан, яшьлектә кабынган мәхәббәт хисләре әлегәчә сакланган. Сәяр абый сүз арасында да хатынын “Кадриям” дип телгә ала, карашларында җылылык, яктылык. Әлбәттә, өч баланы тәрбияләү тулаем диярлек Кадрия апа җилкәсендә булган, Сәяр абый күбрәк аларның йоклаган чагын күргән, әмма әтиләрен үрнәк итеп, әниләре аларга дөрес тәрбия бирә алган һәм өчесе дә лаеклы кешеләр булып үскәннәр, югары белем алганнар. Әнәс авиация инженеры булган, Кәримә белән Гүзәл әти-әниләре һөнәренә тугры калып, педагогия юлын сайлаганнар. Кызганычка, бала кайгысы да кичерергә язган Саберовларга – сигез ел элек дөнья гизгән уллары Әнәс алтмыш яшен дә тутырмыйча вафат була, ата-ана өчен аннан да зур кайгы юк, йөрәк әрнүләре бер дә бетми. Кызлары, онык-оныкчыклары аларны гел кайгыртып тора, килеп йөриләр. Ә соңгы берничә ел әти-әнисенең саулыгы чамалы гына булгач, Кәримәләре бөтенләй яннарында яши башлый. Икесе дә туксаншар яшендәге  картларга ялгыз яшәү мөмкин түгел инде шул.Найлә ЖИҺАНШИНА.үген, 90 яшьлек юбилее көнне, Сәяр абый бик күп котлау сүзләре кабул итә. Арада Россия Президентының котлау хаты да бар. Күп кенә җылы сүзләр әйтелсә дә, аның өчен иң мөһиме – саулык һәм без дә аңа иң беренче шул изге теләкне телибез һәм милләт өчен, авылы өчен куйган олы хезмәтенә рәхмәт әйтеп, аның алдында баш иябез. Исән булыгыз, хөрмәтле Сәяр абый, гасырлык юбилеегызны да каршы алырга язсын Ходай!
БЕЗНЕҢ РИНАТНЫ Президент кабул иткән

БЕЗНЕҢ РИНАТНЫ Президент кабул иткән

Һәр милләтнең үзенә генә хас, үзенчәлекле музы­каль фольклоры бар. Без аларны, гадәттә, «халык җәүһәрләре» дип атыйбыз. Татар халкының музы­каль фольклорын яшәтү һәм үстерү, милли классик кануннарны саклау җәһәтеннән безнең атаклы җыр­чыларыбыз, биючеләребез һәм музыкантларыбыз да зур өлеш кертә. Моңсар өлгерләребез дәвамчысы дип мин, гармунчы, курайчы, баянчы, композитор һәм оркестр җитәкчесе Ринат Вәлиевне (фотода)  атар идем. Халкыбызның музыкаль фольклорын пропагандалауда, аны профессиональ яктан камилләштерү юнәлешендә, үзе чагыштырмача яшь кенә булуына карамастан, ул инде шактый гына зур хезмәт куйган музыкант. Аның халык көйләренә төрле уен кораллары — баян, гармун, курай һәм оркестр өчен эшләнгән аранжировкалары радио-телевидение, аудио, видеокассеталары аша, солист-инструменталист буларак та, музыка сөючеләргә яхшы таныш. Аның абруйлы халыкара конкурсларда лауреат исемен яулавы да, күп нәрсә турында сөйли.    Кыскасы, ул музыка дөньясына Фәйзулла Туишев, Гали Җәмлиханов, Рәшит Мостафин, Рамил Курамшин, Кирам Сатиев, Рөстәм Вәлиев кебек осталарның лаеклы дәвамчысы булып килеп керде.    Соңгы елларда миңа Ринат Вәлиев белән шактый күп аралашырга туры килде. Минем күзәтүем буенча, Ринат тормышта гади, эчкерсез, самими, гамьле, ихлас, мәзәкчән, юморны аңлый торган кеше. Чыгырыннан чыгарсалар гына кырыслана, әмма тиз суына, кичерә белә, үч сакламый. Өстәвенә эшендә дә бик өлгер. Әгәр ул бүген тавыш яздыру студиясендә гармун сыздырса, икенче көнне инде Мәскәүнең Зур концерт залында курай сыза. Әле җитмәсә, биш намазга да утырырга өлгерә.    Ринат Вәлиев 1971 елда Түбән Новгород өлкәсенең, Сергач төбәге, Грибан авылында гаиләдә 15 нче бала булып дөньяга килә. Егетнең музыка дөньясына тартылуы, әлбәттә, музыкага һәвәс нәсел-нәсәбе белән бәйләнгән. Инде 4 яшендә үк бәләкәй Ринат әнкәсенең җырлавына ияреп, гармун телләрен капшый башлый, көй чыгарырга маташа. Әнисенең халык җырлары белән моңлануы балага да тәэсир итми калмагандыр, күрәсең.    Абыйларының баянда уйнавын күреп, ул 6-7 яшендә баянга күчә. Соңрак Мәскәүдә яшәүче олы абыйсында тәрбияләнеп, музыка мәктәбендә белем ала башлый. Аннан Түбән Новгородта мәдәният-агарту училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен, бер үк вакытта Казан консерваториясен 3 ел эчендә тәмамлап, аспирантурада белемен арттыра. Аспирантурада уку дәверендә ул «Казан» милли мәдәният үзәге каршында  халык уен кораллары оркестрын оештырып, күп еллар аның алыштыргысыз җитәкчесе булды. «Казан нуры» дип исемләнгән бу дәрәҗәле оркестр әле дә үзенең   актив  концерт  эшчәнлеген   дәвам   итә.    Бервакыт «Казан нуры» оркестры чыгышын беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә тыңлый, һәм оркестр җитәкчесе Ринат Вәлиевнең гармуннарда бик тә оста уйнавына игътибар итеп, аны үзенә чакыра, аңа Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе вазифасына күчәргә тәкъдим итә. Фольклор жанрында 10 ел буе эшләгән тәҗрибәле музыкант буларак, ул Президентның тәкъдименә риза була.    Ә Ринат Вәлиев килер алдыннан ансамбльнең хәле бик тә катлаулы һәм четерекле иде. Нәкъ шул вакытта аның ансамбльгә җитәкче булып килүе, Татарстанның йөзек кашы саналган җыр һәм бию ансамбленең язмышын хәл итте.    Президентыбызның һәм башка дәүләт җитәкчеләренең ярдәменә таянып, Ринат Вәлиев ансамбльгә талантлы яшь кадрларны тарту, коллектив өчен шартлар тудыру, сәхнә костюмнары, сыйфатлы музыка кораллары һәм, иң мөһиме, финанс проблемасын хәл итү кебек мәсьәләләрне иң алгы планга куйды.    Дәүләт җитәкчеләреннән, химаячеләрдән финанс ярдәме алу өчен зур абруйга ия, мәртәбәле җитәкче булырга да кирәк бит әле. Бу җәһәттән Ринатка бернинди дә каршылык булмады, дисәк тә ярый торгандыр. Дөрестән дә, Президент Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов ансамбльне финанслауда зур булышлык күрсәтте.    Шулай итеп, 80нән артык кешедән торган коллектив тупланды. Кыйммәтле костюмнар тектерү өчен мөмкинлек ачылды. Ансамбльнең оркестр труппасы кирәкле музыка уен кораллары белән тәэмин ителде, ул  югары дәрәҗәдәге профессиональ музыкантлар белән тулыланды, хор һәм балет труппасы профессиональ кадрлар белән көчәйтелде. Ансамбльнең элеккеге мирасында булган алтын фондны кабат торгызу бурычы тормышка ашты. Әйтик, «Аулак өй», «Каз өмәсе», «Сарман» кебек, заманында ансамбльнең репертуарында булган музыкаль-хореографик композицияләр яңадан сәхнәгә менде. Дөнья халыклары фольклор музыкасын, төрле милләтләрнең үзенчәлекле җыр-биюләрен татар тамашачыларына җиткерүдә талантлы коллектив зур көч куйды. Яңа концерт проектлары гамәлгә куелды. Иҗат коллективын кабат югары профессиональ баскычка күтәрүдә, әлбәттә, бик күп еллар буе ансамбль оркестры өчен музыка язучы һәм аранжировкалар эшләүче оркестр труппасының алыштыргысыз җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафинның, хор дирижеры, Татарстанның халык артисты Венера Гәрәеваның, балет труппасы җитәкчеләре, Татарстанның халык артистлары Наилә Гарипова белән Фердинант Гыймадиевның роле гаять зур булды.    Ринат Вәлиев ансамбльнең сәнгать җитәкчесе булып эшләгәндә аның Казанның меңьеллыгына багышланган музыкаль-хореографик   композицияне (Борис Ляпаев сәхнәләштерүендә) әзерләвен хезмәтенең югары ноктасы, дип әйтергә буладыр. Бу зур композиция Ринат Вәлиев инициативасы белән башланып, Татарстан халкына зур бүләк булып, Камал театры сәхнәсендә беренче мәртәбә күрсәтелде   һәм зур   уңыш    казанды. Концерт тәмамлангач, тамашачылар башкаручы артистларны, ансамбльнең  җитәкчеләрен аягүрә басып алкышлады. Сәхнә чәчәккә күмелде. Әмма, ни кызганыч, шул яңа программаны сәхнәләштерүдә зур хезмәт куйган Ринат Вәлиевне ни өчендер  сәхнәгә чакырмадылар, хәтта исемен дә телгә алмадылар. Югыйсә, ул беренче булып чәчәкләргә, алкышларга лаек иде бит. Нишлисең, ул чактагы мәдәният министры белән ярашмыйча, Ринат Вәлиев яңа программасының премьерасы алдыннан гына ансамбльнең сәнгать җитәкчесе вазифасыннан азат ителгән иде шул. Ләкин ни генә булмасын, Ринатыбыз әлеге вазифада үзенең җаваплы миссиясен үтәде. Ансамбльнең яңа иҗади сулыш алып, үсеп китүендә аның да үз өлеше бар.    Ринатка бездән бер генә теләк: аның үз алдына куйган иҗат планнары  тормышка ашсын! Әле ул күп тапкырлар үзенең гармун, курай моңнары белән безнең туңган йөрәкләребезне җылытыр, күңелләребезне йомшартыр. Марс МАКАРОВ,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе."МҖ" газетасыннан.
Ул моңа ЛАЕК

Ул моңа ЛАЕК

- “Туган як” редакциясе искиткеч кирәкле бүләкләү номинациясен – “Ел кешесе”н сайлауны традициягә кертеп, файдалы эш башкара. Узган ел нәтиҗәләре буенча “Ел кешесе-2013”кә минем яхшы танышым, өлкә билбаулар белән өлкә көрәш федерациясенең вице-президенты, шушы милли спорт төребезне сабантуйлардан алып, өлкә, Россия, Европа һәм дөнья күләменә чыгаруда зур өлеш керткән Зәки Әнвәр улы Валемеевны сайласак, минем өчен икеләтә шатлыклы күренеш булыр иде. Ә бу Дипломны 22 февральдә Сергач ФСКсында Абдулхамит Садеков истәлегенә билбаулар белән көрәш буенча узачак Бөтенроссия турнирында иясенә тапшырсагыз, Зәки өчен дә бу гамәл шатлыклы зур вакыйгага тиң булыр иде, - дигән тәкъдимнәрен җиткерде безгә билбаулар белән өлкә көрәш федерациясе президенты Рамил Әхмәт улы Салихҗанов.    - Мин “Ел кешесе-2013”номинациясенә авылдашым Зәки Валемеевны тәкъдим итәр идем. Тәрбиягә дүрт бала алу изге савапка тиң һәм зур әһәмияткә ия, - дип шалтыратты гомерлек укытучы, газетабыз лауреаты Нуриям апа Закирова.    - Әлбәттә, “Ел кешесе-2013”исеменә Рамил Әхмәт улы Салихҗанов та, Зәки Әнвәр улы Валемеев та лаек. Нижгар татарлары тормышында, милли хәрәкәттә, яшьләребезне сәламәт һәм нык рухлы, кече ватаннарыбызның чын патриотлары итеп тәрбияләүдә икесе дә зур эшләр башкаралар. Әмма ләкин Зәки абый олырак, ә безнең халыкта олыларга олы ихтирам күрсәтү бер күркәм гадәт ул. Шуңа күрә мин Зәки абый яклы, - диде Пашат имамы Марат хәзрәт Салахетдинов.    - Нижгар татарлары автономиясе һәм өлкә Диния нәзарәте идарәләре “Ел кешесе-2013”исемен Зәки Әнвәр улы Валемеевка бирүне хуп күрә. Ул үзе дә, аның дәвамы булган улы Рәис тә өлкәдә булган иҗтимагый һәм дини оешмаларга заманында бик күп булыштылар, - ди автономия каршында эшләп килүче “Шатлык” клубы җитәкчесе Рәзилә Ахмадуллина.    Әлбәттә, бу хакта безгә шалтыратучылар күп булды, “Ел кешесе”н сайлаганда үз фикерләрен белдерүчеләрнең барысына да олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Редакция коллективы.  
ХУШ, РАУФ АБЫЙ…

ХУШ, РАУФ АБЫЙ…

Бу атнада өлкә татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде – 70 яшен тутырып килүче гомерлек журналист Рауф Абдулла улы АБДУЛЛИНны агымдагы атна башында соңгы юлга озатты. Мәктәп елларында ук каләмен шомарта башлаган Рауф абый Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлының күп өлешен хәрби журналистикага багышлый, үткен каләме белән Ватаныбызның иминлеге сагында тора, профессиональ эшчәнлеге, намуслы хезмәте һәм сокланырлык оештыру сәләте даими рәвештә югары бәяләнеп килә, ә хәрби хезмәтен ул подполковник дәрәҗәсендә тәмамлый. Чит илләрдә, чиксез илебез киңлекләрендә һөнәри кәсебен, хәрби бурычын үтәп, туган якларына (К.-Пожар) кайтканнан соң, “Туган як” редакциясендә җиң сызганып эшкә керешә, һәрьяклап татар халкының ихтыяҗын кайгырта башлый, газетаны җитәкли, аның дәрәҗәсен үстерү өстендә даими шөгыльләнә. Бүген редакция диварларын бизәп торган “Рәхмәт хатлары”, “Диплом”нар һәм башка мактау кәгазьләре – барысы да Рауф әфәнде казанышы. Ул Казан һәм Мәскәү белән нык бәйләнештә торды, башка төбәкләрдә чыгып килгән тиңдәш татар газеталары белән иҗади хезмәттәшлек урнаштырды, татар өммәтеннән булган күренекле галимнәр, артистлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, бизнес вәкилләре белән уртак тел таба белде, төрле дәрәҗәдәге түрәләргә халык зарын ирештерде, проблемаларын хәл итте.    “Туган як”тан китеп баргачтын да ул татар тормышы белән кызыксынып яшәде, хәтта инфарк-тан соң хәлләнә башлагач ук газеталар сораштыра башлады. Гомерлек хезмәт коралына әверелгән каләмен дә җыеп куймады ул – туган авылы турында китап әзерләүгә керешкән иде.    Әмма, ни кызганыч, егетләр кебек өлгер, төз гәүдәле, зирәк фикерле аксакалыбыз, киләчәккә зур планнар корган, оныкларына сөенгән, пар канатына сыенган, ул-кызының кадер-хөрмәтен тойган, өлкә татар җәмәгатьчелеге каршында дан-абруй казанган, “Туган як” газетасының хөрмәтле редакторы булган Рауф Абдулла улы белән хушлашулары авыр иде шул. Ул бит “Туган як”ның югалтуы гына түгел, ә бөтен татар җәмәгатьчелеге өчен  дә  зур югалту, чөнки атна башыннан алып редакциядә телефонның тынганы юк. Барысы да Рауф абыйның үлеменә шакката, гаиләсенең, туганнарының кайгыларын уртаклаша. Өлкә Диния нәзарәте һәм Нижгар татарлары автономиясе исеменнән Гаяз хәзрәт Закиров шалтыратты, Нижгар татарлары конгрессы исеменнән Гаяр Абдрахман улы Хәсәнов, “Туган як” милли-мәдәни үзәге исеменнән Марат Кадыйрович Юнисов, билбаулар белән өлкә көрәш федерациясе исеменнән Рамил Әхмәтович Салихҗанов.    Өлкә татар җәмгыятен, өлкә татар газетасын булдыруда күп тырышкан, аннары Рауф абый белән иҗади һәм эшлекле хезмәт-тәшлектә торган хөрмәтле Алимҗан абый Орлов та, Энҗе апа белән Надир Мансурович Хафизовлар да, Казаннан Рифат Фаттахов, Спас районыннан Т.Моклокасы, Бозлау администрацияләре башлыклары Салех Щегалев, Али Аймасов, озак еллар Бозлау мәктәбе директоры булып торган Равил Талипов та  Рауф абый гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашалар.    Төрле елларда, төрле вазифаларда “Туган як”та эшләгән Наҗия Зиһаншина, Наил Җәфәров, Тәнзилә Паламарчук, Рәйсә Җәфәрова, Гөлнара һәм Алсу Әхмәтбаевалар, Гөлнара Нәвретдинова, Наил Хәсәнов, Камил Фәткуллин, Зоя Петровна Страхова, Илдар Аминов, Гүзәл Люкманова, бүгенге редакция коллективы да Рауф абыйның вафатын зур фаҗига, авыр хәсрәт буларак кабул иттеләр, якын кешеләрен югалтуга тиңләделәр. Шул сәбәпле, барчабыз да көтмәгәндә фани дөньяны ташлаган күренекле якташыбызның һәм остазыбызның гаиләсенә төшкән кайгыларын уртаклашабыз. Рауф абый, дибез, Кичә иде түрдә. Ә бүген ул ята Салкын кара гүрдә. Әмма онытылмас ул – “Туган як”та калды эзе. Һәр сәхифәсендә чагыла Аның әйткән асыл сүзе.    Әйткәнемчә, Рауф абыйның искәрмәстән үлеме аның гаиләсен генә түгел, таныш-белешләрен, дус-ишләрен тирән кайгы-сагышка салды. Шул сәбәпле Сергач, К.Октябрь һәм Пильна районнарыннан булган кайгы уртаклашуларны эчке битләргә дә чыгарырга мәҗбүр булдык.    Аның халык файдасына кылган изге гамәлләре аңа җәннәт ишекләрен ачыр, дип ышанабыз.    Хуш, Рауф абый... О.ӘНДӘРҖАНОВ.   
«Туган телне гаилә генә саклый ала» Әхмәт САТТАР.

«Туган телне гаилә генә саклый ала» Әхмәт САТТАР.

17 октябрь көнне күренекле якташларыбызның берсе, Россия һәм Татарстан язучылар берлегенең әгъзасы, М.Ломоносов һәм Һ.Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шагыйрь Әхмәт САТТАР үзенең чираттагы туган көнен билгеләп үтте.    Тумышы белән ул Кочко-Пожар авылыннан, аңа ун яшь чакта гаиләләре башкалага китеп урнаша. Русчаны тиз арада үзләштергән ул, әмма туган телен беркайчан да онытмаган, телгә мәхәббәтне әниләре Фәреха тәрбияли алган балаларында. Әхмәт әфәнде гомер буе үз милләтенең патриоты булып яши, телебезне саклау юлында башкарган эшләре байтак. Менә бүген дә без сезгә шагыйрьнең шул темага “Кызыл таң” газетасына биргән интервьюсын тәкъдим итәбез.    Әлбәттә, мәшһүр якташыбызны чираттагы туган көне белән дә чын күңелдән котлыйбыз, аңа исәнлек, озын гомер, иҗади уңышлар теләп калабыз. Татарның Омар Хәйямы дип атыйлар кнәз Йосыповлар токымыннан булган, нәсел тамырлары ерак Болгарга барып тоташкан бу уникаль шәхесне.    - Бүгенге көндә теләсә нинди халык өчен туган телен саклап калу зур проблема булып тора, - ди ул. – Гомер-гомергә ана телен гаиләдә генә саклап калып була. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, дөньяда 6 мең тел бар, актив кулланылганнары – 2 мең. Дөньяви телләр арасында татар теле 14 нче урында тора. Бу көнчыгыштагы, Азиядәге, Европадагы һәм Кавказдагы төрки телле халыклар белән аралашып була торган бөек тел! Җир шарында 20 миллион кеше татар телендә сөйләшә.    Шунысы гаҗәп, безнең илдә татарлар күмәк яшәгән регионнарда күп татар гаиләләрендә ана теле онытылган чакта чит илләрдә яшәүче татарлар үзләренең балаларын һәм оныкларын туган теленә өйрәтә. Әхмәт Саттар Финляндия татарларының ана телен берничә буынга тапшыруы турында сокланып сөйләде. “Ә ничек үзебезнең борынгы тел һәм музыка мәдәниятен дәүләт ярдәменнән башка саклап калырга соң?” – дигәндә, ул: “Бары тик гаиләдә генә!” – дип җавап бирде.    - Безнең Мәскәүдә яшәүче күп балалы гаиләбез моңа ачык үрнәк булды. Балачакта ук безнең Фәриха әнкәй балалар өчен “Ялкын”, “Азат хатын” журналларын, “Татарстан яшьләре”, “Яшь ленинчы” гәзитләрен алдыра һәм буш вакытларында безгә аларны укый иде. Акрынлап ул безгә татар хәрефләрен өйрәтте, татарча укырга кызыксындырды. Ә татарча белү безгә урыс һәм чит телләр-не өйрәнергә комачауламады, киресенчә, булышты гына.    Нәтиҗәдә, без – биш бала, барыбыз да татарча укый-яза беләбез, җырлыйбыз, әниебез тәҗрибәсен хәзер үзебезнең балаларга, оныкларга тапшырабыз. Кызым Казан дәүләт педагогия университетында инглиз һәм гарәп телләре буенча укыды. Биш яшьлек оныгым Мәрьям татарча менә дигән итеп сөйләшә, хәзер инглиз телен өйрәнә. Ул хәзер гаилә әдәбен белә. Без – дәү әтисе һәм дәү әнисе килсә, саф татарча сөйләшә, гаилә әгъзалары белән татарча да, урысча да аралаша.    Милли җанлы Әхмәт Саттар чын-чынлап Мәскәүдә татар әдәбиятының вәкиле булып исәпләнә. Аның әллә ничә шигырь җыентыгы бар. Ул язган шигырьләр Елена Образцова, Ринат Ибраһимов һәм башка танылган  җырчыларның репертуарына кергән. Аның яхшы танышы Владимир Высоцкийга багышлап язган шигырьләре дә күп. Әхмәт Саттар Муса Җәлилнең якыннары белән дә дус. Ул бихисап робагыйлар авторы.    Әхмәт Саттар – Кремльнең баш метрдотеле булып та эшләгән. Кем була соң ул метрдотель?    50 нче елларда Әхмәт Саттар Ерак Көнчыгыш чигендә армия хезмәтен уза. Демобилизациядән соң аны Киев военкоматының аерым бүлекчәсенә чакыртып алалар. Монда майор аңа партия-хөкүмәт чараларын хезмәтләндерү өчен метрдотельләр һәм официантлар әзерли торган курска барырга тәкъдим итә. Уку дәверендә ул кулинария, санитария, икътисад, политэкономия, халыкара этикет буенча иң яхшы белгечләрнең лекцияләрен тыңлый. Өч ел укыганнан соң Әхмәт Саттарны Кремль махсус төркеменә метрдотель итеп билгелиләр. Кремльне хезмәтләндерүчеләр арасында ул татарлардан ялгызы гына була. Исемен вакытлыча Алексейга алыштырырга туры килә. Мондагы хезмәткәрләр 25 ел буена банкет залыннан бернинди сүз чыгармаска ант итәләр.    Хәзерге көндә Әхмәт Саттар лаеклы ялда булса да, актив иҗади һәм иҗтимагый тормыш алып бара, рус һәм татар телләрендә китаплар чыгара. Тиздән Татарстан китап нәшриятында аның робагыйлары дөнья күрәчәк. Ләйсән КӘШФИЕВА.           
Безнең Тәнзүк

Безнең Тәнзүк

Үткән атнада, 24 август көнне өлкәбезнең татар дөньясына яхшы таныш булган иҗади шәхес Тәнзилә ханым ПАЛАМАРЧУК үзенең түгәрәк юбилеен билгеләп үтте – ике бишлене тутырды. Аның хакта бу материалны язарга дип кулыма каләм алгач, мин бераз уйга калдым. Яхшы белгән кеше турында язу җиңел дә, шул ук вакытта авыр да. Җиңеллеге – син аның турында барысын да беләсең кебек, мәгълүмат күп, яз гына, авырлыгы – мондый ачык шәхес турында искиткеч матур, бар ягын да күрсәтеп язасы килә, ә фикерләр чуала, әле бер, әле икенче вакыйга искә төшә. Мин Тәнзиләне өч дистә елдан артык инде беләм икән. Ул чакта, бәләкәче Юляга инде берничә яшь булуга карамастан, үсмер кыз кебек кенә иде үзе. Тормыш аны бер дә башыннан сыйпамады, авырлыклар өелеп кенә торды диярлек юлында, әмма Тәнзилә сынмады, сыгылмады, башын югары күтәреп, алга атлавын, югары үрләр яулавын дәвам итте. Барлык киртәләрне җиңәргә аңа җыр да ярдәм итте, билгеле. Сәхнәдә ул бар дөньясын онытып, тулаем сәнгатькә бирелә, “Җыр белән тормыш буенча” дигән әйтем аның тормыш девизы дисәк тә, ялгышмабыздыр. Ходай Тәгалә аңа хатын-кыз бәхетен кызганса да, матур моңлы тавышны артыгы белән биргән һәм аны шәһәр халкы сәхнәдә беренче күрү белән яратты. Ә татар халкы арасында ул туксанынчы еллар башында “Туган як” газетасында эшли башлагач танылды. Тәнзилә бит тумышы белән Татарстаннан, яшүсмер чагына хәтле анда үскән, шуңа да аның теле, язу стиле бөтенләй башка. Газетаны алгач, иң беренче аның материалларын табып укый иде халык, чөнки бер генә вакыйганы да, кеше язмышын да аның кебек матур, сәнгатьле итеп язып булмый. Барлык авылларда, һәр өйдә редакция хезмәткәрләре көтеп алынган кунаклар булса да, аңа аерым хөрмәт күрсәтелә. Инде байтак еллар редакциядә эшләмәсә дә, бездән һаман аның турында сорыйлар, ул халык күңеленә “безнең Тәнзүк” булып кереп калды – һәрберсенә туганы кебек якын.   Иҗади шәхес буларак Тәнзилә бер дә ирешкәненә канәгать булып яшәми, һаман яңалыклар эзләүдә ул. Шул сәбәпле тугыз ел элек газетадан телевидениега эшкә күчте. “Исәнмесез! Студиядә – Тәнзилә Паламарчук!” - бу сүзләрне ишетүгә күпләр барлык эшләрен ташлап, зәңгәр экран каршысына килеп утыра, чөнки Тәнзиләнең чишмә челтерәведәй матур тавышы, тәмле теле, ягымлы елмаюы кемне дә битараф калдырмый. Һәр кеше исеменә әйтелгән котлау сүзләре бер генә дә кабатланмый,  нәкъ  сиңа гына атап, синең өчен генә сөйли ке-бек ул. “Җәбелстан” программасы аша тамашачыны бик күп шәхесләр, татар халкының тормышы, көнкүреше, мәдәнияте, йолалары белән таныштыра килә, бу тапшыруны руслар да яратып, кызыксынып карый.  Халкыбызның гореф-гадәт-ләрен, борынгы уеннарын саклап үстерү өчен ул өченче ел инде “Җәясу” фестивален оештырып килә. Фестивальдә татар авылларыннан үзешчәннәр, мәктәпләр, балалары бакчалары бик актив катнаша. Балаларда милли мәдәниятебезгә ихтирам, мә-хәббәт, кызыксыну уяту үзе бер зур казаныш.    Тәнзиләнең үзенең казанышлары да санап-язып бетергесез. Ул бик күп төрле дәрәҗәдәге – районныкыннан башлап, өлкә, зональ, Бөтенроссия конкурс-фестивальләренең лауреаты һәм дипломанты, аның җырлаганын бер тапкыр ишеткән кеше моңлы, сихри тавышын оныта алмый инде. Әле бик матур шигырьләр дә яза язмамның герое, газетабызның Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе лауреаты ул.    Дустымның кызы Юлия турында берәр сүз әйтмәсәм, язмам тулы булмас. Буйга-төскә искиткеч матур булган бу балага да әнкәсенең таланты бирелгән – Юля сәхнәдә үсте дисәк тә ял-гышмабыздыр. Тормышта төп кәсебе итеп тә ул иҗат юлын сайлады – мәктәптән соң Бор шә-һәрендәге мәдәни-агарту училищесында укып, махсус белем алды,  (Тәнзилә үзе дә шул уку йортын тәмамлаган) хәзер гаиләсе белән Балахнада яши һәм андагы мәдәният йортында хореограф булып эшли. Ул да татар мәдәниятен үстерүгә үзенең шактый гына зур өлешен кертә – күп кенә киртәләрне узып, үзенең чаялыгына, тапкырлыгына  таянып рус кызларыннан торган төркеме белән татар биюләрен куюга ирешә. Аларның осталыгы, биюләренең матурлыгы искиткеч һәм бу Юляның казанышы. Кая гына, теләсә нинди милләт тамашачысы алдында чыгыш ясамасыннар, алкышларның иң кайнары аларга.                 Ә инде әнкәсенә кунакка кайтканда, Тәнзиләнең өендә чын бәйрәм була, ана белән бала серләшеп туймый, таңга тикле тәрәзә-ләрендә ут балкый.    Менә шундый ачык, күпкырлы шәхес ул безнең Тәнзилә. Редакциядә ул һәрвакыт көтеп алынган кунак, һәрберебезгә җылы сүзе, ягымлы мөнәсәбәте җитә. Лаеклы ялга чыкса да, кул кушырып утырырга җыенмый, планнары зурдан, аның байтак иҗат җимеш-ләрен күрербез әле.   Без Тәнзилә ханымны редакция исеменнән, барлык газета укучылар исеменнән чын күңелдән юбилейлы туган көне белән котлыйбыз. Бәхет, корычтай саулык, җан тынычлыгы, имин тормыш һәм, әлбәттә, иҗади уңышлар сезгә, хөрмәтле коллегабыз, һәрвакыт шулай матур, яшь булып яшә, синең тормыш юлың ике түгел, дистәләгән бишлегә лаек, алда да шулай булырына ышанабыз. Найлә ЖИҺАНШИНА.
Сәгыйт кызын премьер-министр бүләкләр

Сәгыйт кызын премьер-министр бүләкләр

Марина Сәгыйт кызы КОНЕВАның табиб булып эшләвенә сентябрьдә 29 ел була. Шушы өч дистәгә якын еллар эчендә ул күпме хатын-кызга медицина ярдәме күрсәткән, күпме балага туарга ярдәм иткән – моны санап та бетергесез. Медицина юлын гомерлек һөнәре итеп сайлавы очраклы түгел – әнисе Валентина Ивановна гомере буе шул өлкәдә эшләгән. Ул хезмәт юлын Бөек Ватан сугышы вакытында медсанбатта башлаган, сугышның башыннан ахырынача алгы сызыкта булып, Берлинга хәтле җиткән. Югары белем алып табиб булу турында хыялланган, тик сугыштан соңгы авыр елларда бу хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге булмаган. Әмма кызлары Светлана белән Маринада ул медицинага мәхәббәт тәрбияли  алган, күрәсең, алар икесе дә Горький медицина институтында югары белем алганнар. Светлана Сәгыйт кызы Уразавыл район кастаханәсендә утыз елдан артык инде эшли, сеңлесе Марина да хезмәт юлын нәкъ анда башлый, әмма буш урын булмау сәбәпле Пильнага күчә – Пильна районы хатын-кызлары бәхетенәдер инде. Ә еллар белән тәҗрибә туплагач, аның даны бар җиргә дә тарала һәм бүгенге пациентлары арасында утыз проценттан артыгы бүтән районнардан, хәтта Мәскәүдән, Питердан ярдәм өмет итеп килүчеләр бар.    Ничек соң район үзәге кастаханәсенең гади генә бер табибы мондый популярлык казанган? Әлбәттә, иң беренче чиратта, югары профессионализмы белән. Бар эштә дә кирәгеннән артыкны эшләргә күнеккән Марина Сәгыйт кызы 4 курста медицина юнәлешен сайлаганда табиб ярдәменнән башка булдыралмаган категорияне – йөкле хатыннарга ярдәм итүне, бала таптыруны сайлый. Шулай итеп, ул бердән ике кешенең – ана белән баланың гомере, сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. “Бала туу ул могҗиза.  Аның ана карынында үсүен күреп тору сүз белән әйтеп булмый торган кичереш, ә инде кычкырып елый торган кып-кызыл нәнине беренче булып кулыңа алгач кичергән рәхәтлекне, канәгатьлекне аңлатып та булмый. Ял көнендә, я төнлә дәштерсәләр дә, бу мизгелдә барлык арыганлыгың  онытыла”, - ди Марина Сәгыйтовна. Әйе, бу чын табибларга хас тагын бер сыйфаты – аның өчен көн дә, төн дә юк. “Кешенең иң кадерле байлыгын – сәламәтлеген саклау өлкәсендә эшлисең икән, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшкә әзер булырга тиешсең”, - ди ул.    Аның табиб буларак та, кеше буларак та популярлыгының тагын бер сәбәбе – пациентларга мөнәсәбәте. Йөзендә бер дә сүнмәгән елмаюы, һәр кешегә олы ихтирам белән каравы, ягымлы сөйләшүе – барысы да үзенә җәлеп итә. Ул һәрвакыт белемен үстерү өстендә эшли, төрле конгрессларда, симпозиумнарда катнаша, курсаларда укый. Аның сертификатлары дистәләгән, медицина өлкәсендәге барлык яңалыклардан хәбәрдар булып тора. Алай гына да түгел, аларны үзенең эшендә киң куллана, заманча технологияләрне кертергә тырыша. Ул эшен шулхәтле ярата, үзен бүтән урында күз алдына да китерә алмый. “Чираттагы ялга чыккач та иң күбе бер атна ял итә алам, аннары эшемне, пациентларымны сагына башлыйм”, - ди Марина Сәгыйтовна. Ял көннәрсез эшләү аның өчен тормыш рәвеше. Әлбәттә, гаиләсендә аны аңламасалар, ул югары уңышларга ирешә алмас иде. Тормыш иптәше дә табиб булганлыктан, андый проблема бер дә тумаган, уллары да иң зур таянычы, ышанычы. “Гаиләбездә аңлашылмаучанлыклар булса, миңа авыр булыр иде,бәлки, эшемне дә ташлаган булыр идем, әмма андый проблема бер дә тумады, бездә тулаем гармония. Улларыбыз Юра белән Андрей хәзер инде икесе дә югары белемле белгечләр, чын шәхесләр. Әлбәттә, без аларның да медицина юлын сайлауларын теләдек, әмма бу фикеребезне шарт итеп куймадык, үз юлларын үзләре сайлады: Юра – финансист, Андрей – инженер.    Ул искиткеч актив тормыш позицияле кеше – кастаханәнең генә түгел, районның да җәмгыять тормышында актив катнаша, бер генә чара да анардан башка узмый. Спорт, мәдәният өлкәсеме – һәрвакыт алдынгылар сафында. Мәсәлән, узган кышта “Лыжня России” ярышларында район буенча икенче урын алган, “Возрождение” бию төркемендә дә өч ел инде шөгыльләнә.  “Бу шөгылемне бигрәк яратам.  Репетицияләр-не бер дә диярлек калдырмыйм, калдырырга туры килә икән – моның сәбәбе ашыгыч операция яисә бала таптыру гына булырга мөмкин. Бию миңа төп хезмәтемнең авырлыгын җиңәргә ярдәм итә, мин җаным-тәнем белән ял итәм биегән чакта”, - ди ул.    Эш, бию, спорт, йорт, гаилә – ничек барысына да өлгерә бу кечкенә генә, талчыбык кебек гәүдәле ханым? Әлбәттә, үзенә дә шул сорауны бирдем. “Барысын да җаның-тәнең белән яратып, теләп эшләсәң, өлгереп була”, - диде ул елмаеп.    Үткән елның октябрь аенда ул әле “Поле чудес” программасында да катнашкан иде, анда да булышу төркеме белән чын-чынлап шоу әзерләгән булган, тик, кызганычка каршы, эфирга чыгышлары кертелмәгән иде диярлек, студиядәге тамашачыларны гына шаккатырган.    Быел ул Россиянең сәламәтлек саклау министрлыгы, “Медицинская газета” һәм медицина хез-мәткәрләренең профсоюзы тарафыннан һәр ел оештырыла торган XII – Бөтенроссия табиблар конкурсында катнашырга гариза биргән булган. Бу катлаулы конкурста 33 номинациядә бөтен илдән йөзләгән табиб катнаша. Марина Сәгыйтовна башта өлкә этабын уңышлы уза һәм “Иң яхшы акушер-гинеколог” номинациясендә Россия буенча өченче урынга лаек була. Әлбәттә, бу бик зур казаныш, аның күпьеллык хезмәтенең нәтиҗәсе. Җиңү аңа җиңел бирелмәгән, конкурс эше өстендә байтак эшләргә туры килгән. Иң беренче профессиональ уңышларына әһәмият бирелгән. Кастаханәнең, районның җәмгыять эшендә катнашу да мөһим роль уйнаган.    Шулай да иң зүр җиңүе – пациентларның аңа булган мөнәсәбәте, рәхмәт әйтеп язылган язмалары. Ул утызлап шундый язманы конкурс эшенә керткән, ә алар меңләгән. Әлбәттә, һәрвакыттагыча гаиләсе зур ярдәм күрсәткән, шулай ук үзе җитәкләгән бүлек коллективына, тулаем кастаханә коллективына рәхмәтле ул. “Безнең бүлектә профессиональ коллектив хезмәт итә, һәр кеше үз урынында. Бергә булганга без көчле дә”, - ди табибә ханым.  Югары бүләкне аңа бүтән җиңүчеләр белән бергә якынча октябрьдә Кремльдә премьер-министр Дмитрий Медведев тапшырыр. “Әлбәттә, мин бу конкурста җиңүемә бик шат, әмма бу җиңү җаваплылыкны да бермә-бер арттыра. Шуңа да тагы да тырышыбрак эшләрмен”, - ди Марина Конева.    Шундый ачык шәхес тәрбияләгән әти-әнисенә дә тукталып үтик бераз. Әнисе турында яздым инде, ә әтисе Сәгыйт ага укытучы булган. Марина ханым аларны зур җылылык белән искә ала. “Кызганычка каршы, әтиебез иртә вафат булды, әни безне ялгыз аяк өскә бастырды. Мин әти-әниемә зур рәхмәтле һәм алар алдында баш иям”, - ди ул. Бу гаиләнең тагын бер үзенчәлеге бар – Сәгыйт ага Габдулла Тукайга туган тиешле булган, димәк, Марина ханымның иҗади шәхес булуы нәселдән килә икән.    Без бу күпкырлы шәхесне чын күңелдән зур җиңүе белән котлыйбыз һәм барча пациентлары исеменнән рәхмәт әйтеп, тагы да озак еллар сау-сәламәт эшләвен телибез. Медицинаның төп бурычы – кешенең гомерен озайту, тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Һәм бу өлкәдә Марина Конева кебек үз эшләренең фанатлары эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешеп булыр. Аның өчен эшендә иң мөһим күрсәткеч – ананың һәм баланың таза-сау булуы. Бу күрсәткечләрегез гел үсеп торсын, хөрмәтле Марина Сәгыйтовна!  Н.ЖИҺАНШИНА.  
Тукай сандугачы

Тукай сандугачы

    Без "Туган як"та күренекле якташларыбыз турында даими язып киләбез. Ә бүген сүз тамырлары белән Спас районы Тукай авылыннан булган Зәйнәп СӨЛӘЙМАНОВА турында барыр.   Җыр-моңга мәхәббәт Зәйнәптә кечкенә вакыттан ук әтисе Али Шафиуллиннан кабынган булса кирәк.  Ул  беренче гармунчы булып танылган тирә-як авылларда. Оста иттереп курай, скрипка, тальян гармунда уйный алган. Туганы Хөсәин дә оста баянчы булган. Бер  генә авыл туе да әлеге үзешчән музыка осталары катнашыннан башка узмаган.   Дүрт яшендә Зәйнәп өйдә уздырылган барлык тантаналарда җырлый. Еш кына  әтисе Али абый белән әнисе Зөһрә апа аны үзләре белән ияртеп кунак яисә туй мәҗлесләренә алып баралар. Нәкъ шунда кечкенә Зәйнәп үзенең беренче алкышларын авылдашларыннан кабул итә. Мәктәпкә укырга кергәч тә Зәйнәп җырлавын ташламый, киресенчә, урта мәктәпне тәмамлаганчы мәктәп үзешчән сәнгатенең беренче солисты була.   Җырга булган мәхәббәтен Зәйнәп Сөләйманова Подольск шәһәренә күченгәч тә саклап кала. Ул  “Подмосковье – наш общий дом” конкурсында катнашып 2 нче урын яулый һәм үзенең беренче дипломын ала. Илебездә демократик үзгә-решләр чоры башлангач, Зәйнәп Подольск “Металлург” мәдәният йортында “Татар моңнары” (Татарские мелодии) дип аталган беренче татар ансамбле оештыра. Шул ук вакытта “Поет душа” җирле ансамбль составында катнаша.   2005 елдан Зәйнәп Сөләйманова “Тальян” татар театрының алдынгы җырчысы булып санала. Ул күп төрле Мәскәү, хәтта Бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре җиңүчесе һәм лауреаты.  Аның репертуары  Рөстәм Яхин, Сара Садыкова, Сәяр Хабибуллин кебек һәм башка атаклы татар һәм рус композиторлары иҗатыннан булган җырлар һәм романслардан төзелгән. Җырчының алдагы планнары – Татарстан Республикасына, Башкортостанга, шулай ук Мәскәү һәм кечкенә ватаны – Нижгар якларына гастрольгә чыгу. Әхмәт САТТАР, Россия һәм Татарстан язучылар союзы әгъзасы. Мәскәү.
© 0487 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35