Концерт өстенә концерт

28 июльдә, белгәнегезчә, изге Ураза бәйрәме. Һәм шул ук көнне Андыда Марат Солтан сабантуй оештырачак. Бәйрәм 13.00 сәгатьтә тантаналы ачылыр. Шуннан соң яшь талантларыбыз һәм күренекле якташ җырчыларыбыз Айрат Сафин, Динар Фәизханов, Алсу Латыйпова, Ирфан Измайлов, Венера Яруллина, Розалия Каюмова һәм Эльмира Измайлова зур концерт бирәчәкләр.
    15.00 сәгатьтә көрәш 70, 80 килограммга кадәр һәм абсолют авырлыкта башланыр. Андыдагы быелгы сабантуйның кульминацион вакыйгалары дип  20.00 сәгатьтә башланачак Фирдүс Тямаевның концертын, DJ Радик белән DJ Нияз җитәкчелегендәге дискотеканы атар идек.
   2 августта Уразавылда үтәчәк “Рухлану” чарасында да күренекле якташ артистларыбыз зур концерт бирер. Шул ук көнне Сафаҗайда үтәчәк Пильна районы сабантуенда да мәдәни программаның нигезен матур концерт программасы тәшкил итәр.
   7 августта Чүмбәлидә концерт булыр. Россия мөфтиләр Советы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның бу авылга  килү хөрмәтенә Рәис Әхтәм улы Мөҗипов авылдашларына Рәсим Низамов, ИлСаф, Халидә Бегичева, Ринат Вәлиев, Роза Хабибуллина, Ирфан Измайлов катнашында зур концерт бүләк итәчәк.
   9 августта, Дзержинск Сабан туе көнне, рбишчалылар да үзләрендә милли бәйрәмебезне оештырмакчылар. “Көне билгеле, программасы расланган, акча мәсьәләсе хәл ителгән”, — диде Татарстанның атказанган артисты, рбишчалы якташыбыз Ирфан Измайлов.
   10 августта Түбән Новгородта 25 нче юбилейлы сабантуй узар. Ә 16 августта Казанга Салават концертына барырга теләүчеләр 8(831) 413-19-10 һәм 436-00-39 телефоннарына шалтырата ала.
О.ХӨСӘИНОВ.

Фикер калдыру

OK

© 2017 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35