Гаилә

Укытучы,син һәрвакыт истә

Укытучы,син һәрвакыт истә

Сине мәңге оныта алмам, ахры, Иң кадерле кешем – укытучым!    Укытучы һөнәре элек-электән авыр, сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Чынлап та, теләсә кем укытучы була алмый! Тәрбия-белем учагында “янар” өчен балаларны якын күрергә, аларның тормышы белән яши, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша белергә кирәк. Бүген укытучы үзе дә белемле, эзләнүчән шәхес булырга, үзенең һөнәри осталыгын камилләштерү өстендә даими эшләргә бурычлы. Атяравылда яшәүче, бар гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган Рифат абый белән Әнисә апа БИЛЯЛОВЛАР турында язарга безгә аларның элекке укучылары тәкъдим итте.   - Мин чыгышым белән Башкортостаннан, - дип сүз башлады Әнисә апа. - Татариядә ул вакытта Тынытык районы бар иде. Безгә анда Ык елгасы аша гына чыгарга иде, шунда 10 классны тәмамлап Казан педагогия университетына укырга кердем.  Ә инде студент елларын бүген дә җылылык белән искә алам. Төрле район-шәһәрләрдән җыелган егетләр һәм кызлар белән ул чорда бертуганнардай яшәдек, бүген дә бер-беребезне онытмыйбыз. Шуңа да укучыларыма, студентларыма яшьлекнең кадерен белергә, бик күп эшләр башкарып өлгерергә кирәклеген аңлата идем  һәрчак,– ди Әнисә апа.    Кулына диплом алгач, Төмән өлкәсенә эшкә юллана ул. Шунда ике ел эшләп, 1958 елның май аенда мишәр егете Рифат белән гаилә корып җибәрәләр.   Рифат абый чыгышы белән Атяравылдан. 1933 елда Поволжьеда ачлык башлангач, аларның гаиләсе башта Петербургка, аннары Мәскәүгә күченеп китәргә мәҗбүр була. Нәкъ менә калага барганда Рифат юлда дөньяга аваз сала.     Берәр елдан аның әти-әнисе кабат туган якларына кайтырга карар кыла. 1942 елда Рифат туган авылы мәктәбенә укырга керә. - 10 классны тәмамлап, укырга керергә теләп йөргән чагым. Шунда әнием миңа: “Укырга керергә телисең икән, башта печән әзерлә, аннары барырсың”,- диде. Нишләрсең, колхозда ай ярым эшләп печән әзерләдем. Ике көн калды дигәндә Горький педагогия институтына барып имтиханнар тапшырдым һәм физика-математика факультетына укырга кердем. Бүгенгедәй исемдә, ул чакта бер урынга җиде кеше туры килде, - дип кыска гына урап узды тормышын Рифат абый.   Кулына диплом алгач, 1956 елда ул да Төмән өлкәсенә юллана. Биредә Иртыш елгасы буенда урнашкан Юрты-Казанский авылында, яңа гына ачылган урта мәктәптә хезмәт итә башлый. Шунда булачак тормыш иптәше Әнисәне очратып, аңа  гашыйк була. Бер ел очрашканнан соң  матур гаилә корып җибәрәләр, ә тагын бер елдан туган авылы Атяравылга кайталар.   Биредә хезмәт юлларын алар икесе дә Зур Рбишча мәктәбендә башлыйлар. Рифат абый физика-математиканы, Әнисә апа тарих фәннәрен укыта. Сиксәненче елларда хезмәтләрен Уразавыл мәктәбендә дәвам итәләр. Рифат абый биредә 2007 елга кадәр эшләп лаеклы ялга чыга. Ә тәҗрибәле, җаваплы укытучы Әнисә апаны Уразавыл педагогия училищесына чакыралар. Шунда ул 2010 елга кадәр, училище ябылганчы хезмәт итә.   -  Инде күптән ялда булсак та, элекке укучыларыбыз, әлеге студентлар безгә килеп җәмәгатемнән берәр мисал, я контроль эшләрен эшләтәләр. Ул үзе дә буш вакытында мисаллар, арифметик мәсьәләләр чишеп утырырга ярата, - ди Әнисә апа.     Тырыш, булдыклы әти-әнигә Аллаһы Тәгалә сәләтле балалар да бирә. Күңел җылысын, йөрәк дәртен, кайнарлыгын балаларына тулаем бирәләр  Биляловлар. Шуңадыр инде мәхәббәт җимешләренең дүртесе дә бик тәүфыйк-лы, тәрбияле булып үсә. Алар тырышлык, гадилек, тыйнаклыкны әти-әниләреннән кабул итеп ала.  Кызлары Әлфия белән Гүзәл инженер һөнәре сайласалар, Йолдыз бөтенләй башка һөнәр иясе – экономист, ә уллары Ринат белгечлеге буенча табиб. Балалары да әти-әниләре кебек үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаралар икән. Корган  гаиләләре  дә кеше сокландырырлык. Биляловларның җиде оныгы – тормыш куанычлары.   Менә шулай, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшиләр Биляловлар   Бүгенге көндә өлкәбездә укытучы хезмәтенең уңышы, нәтиҗәле эшчәнлеге  өчен шартлар яхшыра бара, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, гомуми белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасы яңара. Уңышлы гына “Мәгариф” өлкә программасы тормышка ашырыла. Аның нигезендә яшь белгечләргә торак һәм автомобиль бирелә. Чынлап та,  барлык уңышлы ачышларның нигезендә нәкъ менә укытучыларның фидакарь хезмәт нәтиҗәләре  тора, чөнки җәмгыятькә  файдалы, сәләтле белгечләрне әзерләүдә укытучыларның рольләре зур. Укытучыларның иң мөһим  бурычлары – яшь буынга дәрес бирү генә түгел, алар өчен һәрьяктан үрнәк шәхес, алыштыргысыз остаз, психолог, илһам бирүче, матур эшләргә рухландыручы булу.   Форсаттан файдаланып,  без Әнисә апа белән Рифат абыйны, алар йөзендә барлык мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез,  нык сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар,  иминлек телибез. Р.ХАМЗИНА.
Бәхетегез булсын гомерлек

Бәхетегез булсын гомерлек

Төбәгебезнең татар авылларында кылган гамәлләре, күрсәткән хезмәтләре  белән күпләргә үрнәк булган гаиләләр  бик күп. Шундыйларның берсе – Кызыл Октябрь районы Атяравылда яшәүче Османовлар гаиләсе.  44 ел бергә гомер иткән Мидихат абый белән Наилә апаларның өйләре һаман гөр килеп тора. Бу нигездән кеше бер дә өзелми.  Йә балалары кайта аларның, йә туганнары, йә булмаса  бергә гомер кичергән  күрше-ләре керә. Кунакчыл гаилә барысын да ачык йөз белән каршы ала, озата.   Мидихат  абый – өйнең терәге, иң хөрмәтле кеше, ышанычлы гаилә башлыгы. Ул гомер буе балалар, гаиләм тук, өсләре бөтен булсын дип яши.  Әти-әнисе гади колхозчылар була. Яшьтән эшкә күнегеп үсә Мидихат.  Армиягә кадәр, аннан кайткач та сельпода машина йөртүче булып хезмәт итә.   Наилә апа сабыр һәм тыйнак, тырыш һәм бик тә йорт җанлы ханым. Ул чыгышы белән Кызьмавылдан. Мәктәптән соң Уразавыл икмәк пешерү заводында эшли башлый. Эшен яратып, күңел биреп башкара. Шуңадыр инде уңганлыгы, тырышлыгы һәм булдыклылыгы белән күпләрне сокландыра.   Билгеле, үсеп буйга җиткәч, кызның күңелен яуларга теләүчеләр  аз булмый. Тик ул күптән таныш булган күрше Атяравыл егете Мидихатны сайлый. Мидихат аның күңелен беренче очрашуда ук биләп ала. Төз буйлы, уңган егеткә кыз күңеле ничек төшмәсен?   Өч ел бер-берсен сынаганнан соң, 1970 елда гомергә бергә булырга вәгъдәләр бирешеп, гаилә коралар. Мидихат белән Наиләнең парлы тормышлары күңелле башлана. Ике йөрәктә дә сөю уты дөрләп яна, мәхәббәт хисләре көннән-көн ныгый. Бергә яшәүләр бәхет китерә,  көннәр шатлык белән уза. Мәхәббәт җимешләре – ягымлы дүрт кыз балалары Әлфия, Гөлшат, Зөлфия һәм Гүзәл  дөньяга киләләр. Һәр баланың тууын зур бәхет итеп кабул итәләр, һәрберсенә дөрес тәрбия бирергә тырышалар. Гомумән, Османовлар гаиләсе авылда үрнәк булып тора. Аларның тату яшәүләре, барлык эшләрне дә бергә башкарулары күпләрне көнләштерә. Ә алар гайбәт сүзләргә колак салмыйча, икесе дә бер уйда, бер фикердә булып яшиләр. Балаларының тәүфыйклы, тәртипле булып үсү-ләрен телиләр, кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерәләр. Кызлар  мәктәптә дә яхшы укыйлар, йорт эшләрендә дә булышалар.  Эх, тормыш һаман да  шулай матур гына барса иде. Тик... Һәрвакытта без теләгәнчә булмый шул. Язмыш аңа үз үзгәрешләрен кертә, адәм баласына сынаулар җибәрә.   2010 елның 9 январе. Бу көн Османовлар гаиләсенә тирән  кайгы китергән көн. Нәкъ шул бу көнне Наилә апа белән Мидихат абыйның икенче кызлары Гөл шат тормыш иптәше Марат һәм унөч яшьлек сабые Айгөл белән фаҗигале рәвештә якты дөньяны ташлап китәләр. Әлбәттә, һәр- бер ата-ана өчен баласын югалтудан да ачы кайгы юк. Османовлар өчен дә бу бик зур һәм авыр кичереш.  “Ходайга шөкер, балаларыбыз тәүфыйклы, тәрбияле булып үстеләр. Барысы да югары һөнәрле. Әлфия белгечлеге буенча агроном, ул авылда гаиләсе белән яши. Зөлфия башта Лукоян педучилищесын, аннары Арзамас педагогия  институтын тәмамлады, Зур Рбишча авылында тапты үз бәхетен, гаилә балалар бакчасында хезмәт итә. Гүзәлебез күптән түгел Түбән Новгород югары уку йортын тәмамлады. Ул – политолог. 2012 елның җәендә Грибан егете Илдар белән гаилә кордылар. Бүгенге көндә Түбән Новгородта үз фатирларында яшиләр. Тик Гөлшатыбыз гына күңелебезгә тирән яра салып, өебезнең ямен алып  арабыздан вакытсыз китте”, - диде ана күз  яшьләрен сөртеп. Билгеле, ана күңеле газиз балаларын сагынып сыкрый, бигрәк тә гаилә фотоальбомындагы рәсемнәрне актарган чакта.   Әмма тормышларында яманга караганда яхшысы барыбер күбрәктер. Мидихат абый якынча ике дистә ел инде җирле колхозда ферма мөдире булып эшли. Наилә апа 1969 елдан башлап Уразавылда район авыл хуҗалыгы идарәсендә секретарь булып эшләп пенсиягә чыга. Хезмәт стажы  41 ел.    Бүгенге көндә Османовлар  күпләп мал-туар - сыерлар, атлар, бозаулар, сарыклар асрыйлар. Ишек алдында дүртәр дистә тавык-кош, каз-үрдәкләре дә бар.  Бакчаларындагы яшелчә-җи-мешкә сокланмаган кеше юк.   Бу күркәм гаиләдә бар эшне дә бергә башкарырга күнеккәннәр –еш кына Османовлар бергәләшеп машинага утырып табигать кочагына ял итәргә чыгалар, җиләк-җимеш җыялар. Аларның күңел сафлыгы, мәрхәмәтле, кешелекле булулары – бергәлектә. Шуңадыр да бик рәхәт бу йортта.     Менә шулай, бер-берсе белән дус булып, күңелле мизгелләрне дә, авырлыкларны да бүлешеп яшиләр Османовлар. Бәхетле гаилә серләре – бер-берләренә таяныч булу, ярты сүздән аңлаш һәм арада ышаныч хисләренсаклау. Бүген алар балаларына үрнәк әти белән үрнәк әни,  ә биш оныкларына үрнәк бабай белән үрнәк әби булып яшиләр. Шушындый бәхетле, тату гаиләләрне күргәч, күңел сөенә.  Шушы көннәрдә уңган хуҗабикә, тугрылыклы хатын, ягымлы ана Наилә апа үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Киң күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел ханымны юбилее белән котларга  барча балалары, оныклары, туганнары, якыннары һәм дуслары җыелды.   Форсаттан файдаланып, без дә Наилә апаны ихлас күңелебездән юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа нык сәламәтлек, хатын-кыз бәхете, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, Мидихат абый белән бергәләп озын гомер кичерүләрен телибез. Р.ХАМЗИНА.  
© 2017 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35