Дин hәм тормыш

Өлкә мәчете юбилейга әзерләнә

Өлкә мәчете юбилейга әзерләнә

[gallery link="file" order="DESC"] Үткән көннәрдә без Түбән Новгородның Җәмигъ мәчетендә булдык һәм фе­дераль дәрәҗәдә мәдәни мирас дип танылган бу тарихи бинаның 100 еллыгына әзерлеге белән кызыксын­дык. Исегезгә төшерәбез, өлкә үзәгенең тау өлешендә урнашкан бу мәчет киләсе 2015 елда үзенең гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк. - Бер Аллаһының рәхмәте белән мәчетне төзекләндерү эшләре салмак кына бара. Бүгенгесе көнгә реконструкция буенча биш миллионлык эшләр башкардык инде. Өлкә хөкүмәтенә рәхмәт, шул чыгымнарның яртысын каплады. Әйтергә кирәк, мәчеткә нигезеннән алып түбәсенә кадәр ремонт ясыйсы бар. Күргәнегезчә, түбәсен кыйммәтле һәм чыдам материал белән яптык. Тиздән ярым айлары да урыннарына бер­кетелер. Түбә турында сөйләгәндә, мәдрәсәбезнең дә түбәсен ал­маштыру сорала. Ник дисәгез, ул гамәлгә кертелгәннән бирле ремонт күрмәгән, ә бу вакыт чоры төп-төгәл 20 ел тәшкил итә. Мәчет бинасын мөселманнар ихтыяҗына кайтаргач, аңа ремонт ясалган иде һәм шуннан алып бүгенгесе көнгә кадәр ул яңартылмады диярлек. Ә бит 1991 елдан алып шактый су­лар акты инде, - дип сөйләде өлкә Җәмигъ мәчете имамы, хөрмәтле Үмәр хәзрәт Идрисов.Нәкъ ул бу тарихи мәчетне Ниж­гар татарлары ихтыяҗына кайтару мәсьәләсе белән 1980 елларда ук кайнап йөри башлый. Ләкин ярты гасыр дәвамында склад, госпиталь, балалар бакчасы һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү пункты булган бу бинаны тиз генә кайтарып бирмиләр шул. Бохара­да дини белем алып кайткан һәм татарларның рухи мәнфәгатен канәгатьләндерүгә керешкән Үмәр хәзрәткә бу өлкәдә күп чабып йөрергә, күп инстанцияләрнең ишекләрен шакырга туры килә, әмма Ходайның ярдәме белән ул морадына ирешә – 1915 елның 20 мартында ачылган һәм 1938 елда ябылган бу мәчет яңадан татарлар­га кайтарыла.1990 елларда Үмәр хәзрәтне Т.Новгород өлкәсенең баш имамы итеп сайлыйлар һәм ул яңа гына оешкан (1993) Диния нәзарәтен дә җитәкли.- 1990 еллар – иң авыр ел­лар иде. Мәчетне яңарту белән янәшәдә мәдрәсә дә төзи баш­ладык. Әмма, әйткәнемчә, акча кытлыгы, дөресрәге, юклыгы нык сизелде. Ярый әле шул авыр за­манда мәдрәсәне төзеп бетерергә мәскәүле якташыбыз Рәшит Баязи­тов ярдәм итте. Рәшит Җаббарович белән безне ул чакта Равил хәзрәт Гайнетдин таныштырды. “Син аның якташы, шуңа ярдәм кылырга ты­рыш”, - дип мөрәҗәгать итте Равил хәзрәт Рәшит әфәндегә. Аллага шөкер, Рәшит Җаббаровичның үзенең дә Мәскәүдә зур төзелеше бара иде, әмма ләкин безгә дә булышырга мөмкинлек тапты. Мин аларның икесенә дә зур рәхмәтле, - ди Үмәр хәзрәт Идрисов.Бүгенге мәчет тирәсендәге эшләргә конкрет килгәндә, өлкә Диния нәзарәтенең капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Наилә Мухарметовадан да сораштык.- Баштан ук башласак, Үмәр хәзрәтнең фидакарь тырышлыгы аркасында бу Җәмигъ мәчете1988 елда өлкә мөселманнарына доку­менталь рәвештә тапшырылды. Өч ел дәвамында аны төзекләндердек, чөнки 50 ел эчендә ул шактый таушалган иде, хәтта архитекту­расына да үзгәрешләр кертелгән булган. Тарихи документлар, фотолар ярдәмендә без аның беренче күренешен кайтардык. Һәм менә бүген тагын мәчетне яңартабыз, ныгытабыз, тагын өлкә мөселманнарына ул 100 ел хезмәт итсен иде, дигән ният белән бу эшләрне башкарабыз, - дип сөйләде Наилә Шавкатовна.- Тарихи Җәмигъ мәчетен элекке кыяфәтенә кайтару максаты белән нинди күрмешләр күргәнне, нинди зур эшләр башкарганны, күпме күз яшьләре түгелгәнне үзебез генә беләбез, - дип сүзгә кабат кушылды Үмәр хәзрәт. – Мәрхүм Әхмәт һәм Фатех абзыйлар төн йокламыйча мәчет төзелешенә шаландалар белән Чабаксар­дан таш ташыдылар. Үзләре үк мәчетнең манарасын төзергә Казаннан оста таптылар. Әйтәм бит, мәчетне ачу үзе бер мөһим ва­кыйга булса, аны тиешле сыйфатка китерүдә газап күрүләребезне, җәфа чигүләребезне үзебез генә беләбез.Әлхәмдүлилләһи шөкер, эшебез бара, максатлар акрын гына тор­мышка ашырыла килә. Минем бер генә үтенечем бар: ярдәм итәргә теләмәүчеләр, безнең эшчәнлеккә битараф карамаучылар комачау­ламасыннар гына иде. Тагын бер мөһим эшебез калып килә, ул да булса – ташларны тышкы яктан эшкәртеп, реставрацияләп чыгу, чөнки заманында бинаны дөрес кулланмау сәбәпле, гасырлык бинаның аерым ташлары таркала башлады. Шуның өстенә электр челтәрен алмаштыру һәм эчке яктан косметик ремонт башкару эшләре генә калып килә, - дигән өстәмә аңлатма бирде хөрмәтле Үмәр хәзрәт.Олег Андержанов.
МУЛЛАЛЫ БУЛЫП, яктан мулла чакырту дөресме?

МУЛЛАЛЫ БУЛЫП, яктан мулла чакырту дөресме?

“Туган як” газетабызның 29 август санындагы “Иман йортында укылган никах” мәкаләсе динне аңлаган кешеләрне уйга калдыргандыр дип уйлыйм. Мәсәлән, бер сүз “бидгать” дип атала. Аның ике төрле аңлатмасы бар. Беренчесе  – шәригать законнарын бозучы, динне санламаучы, бозык кеше. Икенчесе – традициягә каршы килә торган, гаепләнә торган эш яки хәрәкәт. Минемчә, мәчеттә башкарылачак һәр эштә кәгазьле имамнан, авыл мулласыннан фәтва* булырга тиеш, чөнки иман йорты ул кәгъбәтулланың бер кисәге. Мәчет намаз уку урыны булганга, аның үз кагыйдәләре, үз тәртибе бар. Бусаганы атлап   кергәндә үк, әй Раббым, рәхмәт ишекләреңне ач, рәхмәт хәзинәләреңне чәч, дип дога кылына, тәһарәтле, госелле булу таләп ителә. Ә мәчеттәге мәҗлестә утыручыларның барчасы да бу таләпне үти микән? Әлбәттә, сорый алмыйсың, аяк киемнәрен салмыйча керүчеләр дә, бәлки, булгандыр.   Бәлкем, яшьләрне дингә тарту өчен никах мәҗлесен мәчет комплексының бер бинасында укыту хасәнә булыр. Ә мәчет бинасының гыйбадәтханә залында укыту ярамас, мәчет чиркәү түгел.   Тагын берсе: никахны авылларда имам укырга тиеш, үз авыл имамы. Гарәпчә бер сүз белмәгән, ни укыганын аңламаган кешеләрдән, “шабашник"-лардан авыл имамының рөхсәтеннән башка укыту ярамаган эш. Бу Кочко-Пожар имамы Габделхәй хәзрәттән көлү, аны санга сукмаган оятсызлык була бит. Ә бит нәкъ ул шәһитләрегезне пакьлап-юып соңгы юлга озатучы имам. Шуны уйлаштыру кирәк.Камка имамы Абдулкадер КӘРИМОВ.   Фәтва* - дин-шәригать күзлегеннән караганда, берәр эшнең яравы-ярамавы турында дин әһеле тарафыннан аңлатып бирелә торган рәсми рөхсәт, фатиха.
Мишәр егетләре

Мишәр егетләре

  “Туган як” газетасы аша якын дусларыма - Сергач төбәгендә милли мәдәниятебезне, хак динебезне, чал тарихыбызны, татар-мишәр көрәшебезне һәм газиз ана телебезне саклауга зур өлеш кертеп килүче, эчкерсез ярдәм күрсәтүче безнең чын мишәр егетләренә ихлас күңелемнән олы рәхмәтләремне белдерәм. Россия мөфтиләр Советы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдинны тиешле дәрәҗәдә каршы алу, аңа сый-хөрмәт күрсәтү мәсьәләсе килеп тугач, бу егетләрнең берсе дә икеләнеп тормады: “Нәрсә кирәк, әйтегез. Без һәрьяклап булышырга әзер”, - диделәр алар бертавыштан. Һәм, чынлап та, мөфтине поездан каршы алу һәм шул ук көнне аның хөрмәтенә зур иттереп кичке аш табыны кору югары дәрәҗәдә үтте.   Рәхмәтләремә өстәп, якын дусларымны Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Рәхмәт хатларына лаек булулары белән дә котлыйсым килә. Ул бүләкләрне ияләренә Россия мөфтиләр Советы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин һәрбересенә үзкуллап тапшырды, һөнәри кәсепләрендә, иҗтимагый эшчәнлектә аларга уңышлар теләде.  Дусларымны исемләп әйтсәм дә, артык булмас дип беләм, хәтта аларның һәркайсы өлкә татар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш булса да. Мәсәлән, Кочко-Пожардан Фаил Хамзин шундый зур чаралардан тыш әле туган авылы өчен дә ярдәм кулы сузып тора. Шөбиледән аның адашы Фаил Арифуллин да шул дәрәҗәдә һәм шул күләмдә  хәләл акчасының бер өлешен хәйрия эшләренә тота. Рбишчадан Харис Хакимов безнең татар җәмәгатьчелеге телендә күптән инде. Ул Дәүләт Думасы депутатының ярдәмчесе буларак моннан күп еллар элек Уразавыл поликлиникасына нигез салдырган иде һәм бүгенгесе нәкъ аның иҗтимагый эшчәнлеге җимешендә басып тора да. Печәдән Сабир Магҗанов белән дә киң таныштырып торасы юк. Ул уңышлы СПК җитәкчесе генә түгел, ә авылының чын патриоты да, Сергач районының Земство җыены депутаты да. Кочко-Пожардан Илдус Шаипов үлем түшәгендә ятып җан тәслим кылган колхозны җанландырып, шулай ук туган авылының киләчәк язмышында төп рольләрнең берсен уйнаячак. Камкадан Равил Мангушев та Сергач районының Земство җыены депутаты. “Туган як” газетасы икенче ел оештырып килгән татар халык иҗаты фестиваленең төп спонсоры булып тора ул. Мәдәнәдән Ханнән Насибуллин чын мәгънәсендә караңгыланып барган төшкә яктылык бирүче, чөнки ул Сергачта урнашкан районара электр челтәрендә иң җаваплы вазифаларның берсен башкара. Бу фотога эләкмичә калган булдыклы һәм ярдәмчел егетләребез Рәис белән Дамир Исхаковларны, Равил Фәйзрахмановны да әйтмичә үтә алмыйм. Чөнки Мәскәүдә яшәүче бу авылдашларым да               шәех хөрмәтенә тантаналы кичке ашны оештыруда ярдәм иттеләр. Тагын бер тапкыр чиксез рәх-мәтләремне кабул итеп алыгыз, якын дусларым.   Ихтирам белән Нижгар татарлары автономиясендә Сергач татарлары вәкиле Рушан ИДРИСОВ.Шөбиле.  
Шәех соклануын яшермәде

Шәех соклануын яшермәде

  Узган санда хәбәр иткәнебезчә, 7 август көнне безнең якларга танышу визиты белән һәм Дзержинскта яңа мәчет ачу тантанасында катнашу өчен Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре Шурасы рәисе шәех Равил  хәзрәт Гайнетдин килде. Аны район түрәләре һәм җирле дин әһелләре Сергач тимерьюл станциясендә зурлап каршы алдылар. Шул ук көнне ул Пашат белән Семочки арасында урнашкан мемориаль комплекста репрессияләр вакытында гаепсезгә корбан булган дин әһелләрен искә алу чарасында катнашты. Бу авылларда “Хәтер көне” быел бишенче ел рәттән үтә һәм аны оештыру матур гына бер традициягә әйләнде дип тә әйтеп була.Төш сәгатьләрендә ике авыл мөселманнары сафка басып, Аллаһыны олылап, тәкбир әйтеп шушы изге урынга килделәр. Махсус ясалган сәхнәгә шәех Равил  хәзрәт Гайнетдин, Түбән Новгород өлкәсе эчке эшләр министры урынбасары Сергей Тарасов, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, фин татарлары мәхәлләсе рәисе Атик Али, Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Надир Хафизов, Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов һәм башка кунаклар менде. Алар үз чыгышларында “Хәтер көне”нең мәгънәсе турында сөйләделәр. Репрессия корбаннарын искә алып хөрмәт иткәннәре өчен Пашат мәчете имамы Марат хәзрәт Салахетдинов барлык җыелган халыкка, олы кунакларга чиксез рәхмәтләрен белдерде һәм мәрхүмнәрнең рухына дога кылды.  Чарадан соң халык үз авыллары мәчетләренә намазга юнәлде, ә Равил хәзрәт Пашатның Аллаһы йортында кунак булды.  Әйтергә кирәк, шәех Равил хәзрәт буш кул килмәгән. Ул кайбер мәчетләргә изге Коръән сүрәләре төшерелгән рәсемнәр тапшырды, дин юлында игелекле хезмәт кылучыларны медальләр белән бүләкләде, рухи-агарту эшләрендә эзлекле хезмәт итүче-ләрне Рәхмәт хатлары белән билгеләде. Мәсәлән, безнең төбәгебездә яңарыш елларында (1987) беренчеләрдән булып төзелгән Печә мәчетенә мөфти шундый рәсем бүләк итте, аның имамы Нуриман хәзрәт Әйзәтуллинга да истәлекле бүләк тапшырды (фотода).  Печәнең беренче мәчетендә  Нуриман Нурмөхәммәт улы 2003 елдан алып имамлык итә. Ул бу эстафетаны үзенең остазы, авылның рухи лидеры, аксакалы Абдуләхәт абый Аляутдиновтан алган. Әхәт хәзрәт 26 ел авылда мулла булып торган, әмма сәламәтлеге какшау сәбәпле ул имамлыкны ышанычлы кулларга – Нуриман Әйзәтуллинга тапшыра һәм тәҗрибәле остаз ялгышмый. Бүген Нуриман хәзрәт җитәкләгән беренче мәчет мәхәлләсе авылны төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәтә, яшьләрне һәм халыкны иманга тарту өстендә даими эш алып бара.  Мөфтинең визиты турында газета битләрдә укыгыз. 
ӨЧКҮЛ  мәчетенә 25 ел тула

ӨЧКҮЛ мәчетенә 25 ел тула

   Ураза бәйрәме көнне без Өчкүл мәчетендә булып кайттык. Иртәнге җиде сәгатьтә бу Аллаһы йортын тутырып килгән хөрмәтле өчкүллеләр җайлашып утырышканнар, ә авыл имамы мөхтәрәм Таһир хәзрәт Әббәсов бәйрәмгә кагылышлы вәгазь сөйли иде.  Илебездә үзгәртеп кору җил-ләре исә башлагач, 1983 елны өчкүллеләр шушы мәчетне төзүгә керешәләр һәм 1989 елның 22 октябрендә биредә беренче намаз укыла. Дин юлында рухи-агарту эшләренә ул чакта Хәмзә абый Абдулкадеров уңышлы гына алына һәм егерме елга якын имам булып тора. Мәчет булгач, билгеле, аның мәхәлләсе барлыкка килә. Авылдаш мөселманнары берләшмәсенең рәисе итеп Халит ага Әхмәтҗановны билгелиләр, мөәзин итеп Нурулла абый Нәүмәновны куялар. “Бишьел-лык”ка тартылган шушы мәчет төзелеше халыкның хәер-садакасына алынып барыла. Дөрес, бу изге эшкә “түгәрәк” кенә хәер-садакалар бирүчеләр дә табыла. Шундыйлардан Абдулла Хайруллинны, Хәмзә Хайретдиновны билгеләп үтәр идек.  Хәзер дә мәчетнең үз иганәчеләре бар: шундыйларның берсе Ринат Фатехов.   - Фытыр садакасын без мәчет нужасына, авыл файдасына кулланмыйбыз, ә мохтаҗларга, ярдәм сорап килүчеләргә тотабыз, - дигән аңлатма бирде Таһир хәзрәт һәм дәвам итте, - бүгенгесе, Аллага шөкер, мәчеткә кергән садака исәбенә запас чыгу урыны булдырдык, авыл халкын өзлексез су белән тәэмин итү максатыннан тагын бер скважина эшләттек, авылдагы электр трансформаторын яңартырга булыштык. Фытыр садакасыннан бәйрәм өлеше итеп Уразавылның картлар һәм Салганның балалар йортларына ярдәм күрсәттек. Гомумән, авылны төзекләндерүгә без һәрдаим ярдәм итеп киләбез. Инде алдагы 25 еллык юбилеебызга да әзерлек эшләренә акрын гына керештек, - дип сөйләде Өчкүл мәчете имамы Таһир хәзрәт Әббәсов.   Шуннан соң ул күпләп утырышкан авылдашларына һәм кунакларга Россия мөфтиләр Шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның Уразага багышланган бәйрәм мөрәҗәгатен укыды, район хакимиятеннән, “Туган як” газетасы редакциясеннән һәм Яндавишча администрациясе башлыгы Рафаил Ильясовтан килгән котлау хатлары белән таныштырды.   Без кире юлга чыкканда, Ураза гаете намазы көчәйткеч аппаратура ярдәмендә мәчет манарасыннан Өчкүл өстенә иман нурыдай тарала калды.О.ХӨСӘИНОВ.
УРАЗА ГАЕТЕ САВАБЫ һәрберебезгә насыйп булсын иде

УРАЗА ГАЕТЕ САВАБЫ һәрберебезгә насыйп булсын иде

Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, Россия мөфтиләр Советы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның БӘЙРӘМ МӨРӘҖӘГАТЕБисмилләһир рахмәнир-рахим! Әлхәмдү милләһил-ләзи җәгаләс-сәямә тәрбиятән лин-нуфуси вәл әбдән. Вәс-саләту вәс-сәләму алә хәбибиһи вә расулиһил-ләзи хәссәнә алә таләбиль гуфран вә зиядәти зикрир-рахмән, вә алә әлиһи вә асхәбиһи әҗмагыйн, вә алә мән тәбигаһүм би ихсанин иля яумиддин! Әмин! Хөрмәтле дин кардәшләрем, газиз Нижгар өлкәсе мөселманнары! Әс-сәламү аләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ. Ерак-якыннардан иман өндәвен кабул итеп, Рамазан бәйрәмен үзем шикелле дин кардәшләрем белән бергә олы әҗер-саваплы гыйбадәт сафларында уздырыйм дип Аллаһының йорты — бәйтуллаһка килгән газиз иман әһеле сезгә һәм безгә Раббыбызның бетмәс рәхмәтләре, бәрәкәтләре һәм ике дөньяда да сәламе җөмләбезгә насыйп булып, бу кадерле йортта изге гыйбадәт кылып, хисапсыз әҗерләргә ирешергә һәм мөбәрак Ураза гает савабыннан өлешләнергә насыйп булса иде! Мәкаләне тулысынча газета битләрендә укыгыз.
Шәех Равил хәзрәт Гайнетдин  килә

Шәех Равил хәзрәт Гайнетдин килә

  7 август - Чүмбәлидә ахирәткә иман белән үткән бөтен мөселман кардәшләребезгә багышланган көн. Бу көнне Чүмбәлигә Росия мөфтиләр советы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин  килә. Аны кадер-хөрмәт куеп күренекле көрәшче-ветеран Рәис Мөҗипов (фотода) каршы алачак һәм төш ашында кунак итәчәк (14.00). Равил хәзрәтне авыл мәчетләре белән таныштырганнан соң, 15.20 сәгатьтә җирле зиярәттә яткан мәрхүмнәрнең якты истәлегенә төзелгән һәйкәлне ачарлар.   Инде шуннан соң мәктәп абзарында Равил хәзрәт халык белән очрашыр, килгән кунаклар һәм якташлар хөрмәтенә зур концерт тәкъдим ителер. Татарстаннан Рәсим Низамов, ИлСаф, якташлардан Ринат Вәлиев, Роза Хабибуллина, Халидә Бегичева һәм Ирфан Измайлов җырларлар. Бу рухи һәм мәдәни чараларны оештыручы Рәис Мөҗипов барча дин кардәшләребезне Ураза бәйрәме белән котлый һәм туган авылына кунакка чакыра. 
РБИШЧАДА ислам  рухы  тантана  итте

РБИШЧАДА ислам рухы тантана итте

5 июльдә Кызыл Октябрь районы Зур Рбишча авылының Абдулхамит Садеков исемендәге мәктәп каршында Сафаҗай егетләре ике туган Илдар һәм Ринат Аляутдиновлар инициативасы һәм тырышлыгы белән “Шәкертләр бәйрәме” гөрләп үтте.Өлкәбезнең  татар авыллары мәчетләре каршында җәйге укулар тәмамлануга багышланып оештырылган әлеге бәйге  ел да Сафаҗада уздырыла иде. Быел, урыны алмашынса да, бәйрәм шулай ук күңелле, мавыктыргыч һәм югары оешканлык белән үтте. Хөрмәтле кунаклар арасында өлкә диния назәрәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров та бар иде.    Бәйгедә Сафаҗай, Петрякс, Мочали, Рбишча, Семочки, Чүмбәли, Карга, Актук авылларыннан   җәйге мәдрәсәләр шәкертләре  катнашты. Беренче номинациядә (7-12 яшьлекләр) Карга авылы шәкертләре, икенчесендә (13-17 яшь) Рбишча командасы беренче урыннарны яуладылар һәм велосипедлар белән бүләкләнделәр.      Гомумән, бәйрәмдә 100ләп катнашучының берсе дә бүләксез калмады. Призлы урыннар яуламаган командаларга оештыручылар исеменнән теннис өстәлләре тапшырылды. “Туган як” редакциясе дә бу көнне оештыручылар тарафыннан бүләкләнде.“Шәкертләр бәйрәме”ннән тулы   репортажны  киләсе “Яшьлек” чыгарылышында укырсыз.Румия Хамзина.
Дзержинск татарлары БИШ АЙГА БАЕДЫ

Дзержинск татарлары БИШ АЙГА БАЕДЫ

 7 июнь көнне Дзержинск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез тормышында тарихи вакыйга булды – шәһәрнең иң матур урынында төзелгән яңа мәчетнең үзәк манарасына ярым ай  тактылар. Бу тантанага шәһәрдә яшәүче күп кенә мөселман халкы җыелган иде. “Бүгенге көн – бөек, тарихи көн һәм без барыбыз да тарихи вакыйга шаһитлары. Бу мәчетнең төзелешендә һәрберегезнең өлеше бар – кемдер хәер-догада торган, кемдер хәләл акчасын биргән, кемдер акыллы киңәшләре, хезмәте белән ярдәм иткән – барчагызга да зур рәхмәт”, - диде өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров үзенең чыгышында. Җыелган халыкны бәйрәм белән шәһәр башлыгы Валерий Чумазин һәм әзербайҗан халкының милли-мәдәни автономиясе рәисе Заур Идрисов та җылы котладылар, Түбән Новгородның «Мирас» төркеме матур, моңлы җырлары белән сөендерде халыкны. Мәчетнең ярым айлары күккә чөйде, ә барлык эчке эшләрен 9 августка, шәһәр сабан туе көненә тәмамларга планлаштыралар, тирә-ягын да шул вакытка төзекләндерерләр, ә киләчәктә биредә тулы бер рухи-мәдәни комплекс булыр. “Иң яхшы эш – дәвамлы эш”, - диелгән бер хәдистә, ә бу эшнең дәвамы бар.    Гаяз хәзрәт мәчет төзелешендә катнашучы һәркемгә, аерым алганда, шәһәр депутаты Павел Воронинга, Рәсим Сяпуковка, Габделәхәт Сафиуллинга, барлык имамнарга олы рәхмәтләрен белдерде. “Изге Коръән китабында: “Кеше җирдә кош оясы хәтле генә мәчет төзесә, яисә аның төзелешендә катнашса, Ходай Тәгалә аңа җәннәттә сарай төзер”, - диелгән. Димәк, мәчет төзелешендә катнашкан һәр кеше җәннәт сараена лаек”, - диде Гаяз хәзрәт.    Амин, шулай булсын иде, ә бу мәчет шәһәр мөселманнарының җирдәге җәннәт сарае булып торсын. Без ихластан Дзержинскта яшәүче дин кардәшләребезне шушы вакыйга белән котлыйбыз. “Туган як” редакциясе.
Хәзрәтләр кул биреште

Хәзрәтләр кул биреште

4 апрельдә Россиянең мөфтиләр советы резиденциясендә шәех Равил Гайнетдин Т.Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте идарәсен һәм Попечительләр советы җитәкчеләрен кабул итте. Сер түгел, соңгы вакытта өлкәбезнең рухи лидерлары арасында килеп чыккан ыгы-зыгы гади халкыбызда да, күренекле татар җәмәгатьчелегендә дә, хәтта өлкә хөкүмәтендә дә тынгысызлык тудырган иде. “Туган як” та бу аяныч күренешне, дуслыгыбызны һәм абруебызны нык какшаткан гауганы авыр кичерде, читтән генә карап торсак та, эчтән көеп-яндык без. Аллага шөкер, Россия мөфтиләр Советы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның ярдәме һәм зи-рәклеге белән бу ямьсез хәлгә нокта куелды кебек. Нәкъ шул көнне Үмәр хәзрәт Идрисов һәм Гаяз хәзрәт Закиров шәех Равил хәзрәт Гайнетдин (фотода), өлкә Диния нәзарәте рәисе урынбасары Җәфәр Фәйзрахманов, Попечительләр советы рәисе Рамил Салихҗанов, күренекле эшмәкәребез һәм җәмәгать эшлеклебез Надир Хафизов алдында кул бирешкәннәр, элекке үпкәләрне һәм хаталарны онытып, Нижгар җирендә динебезне үстерергә бергә эшләргә ышандырганнар. Шулай булсын иде. Аллаһы юлыннан тайпылмыйк, адәм балалары булып вак-төяк хаталарыбызны вакытында төзәтик, бер-беребезгә сабырлык кылыйк, чебеннән фил ясаучыларга бүтән сәбәпләр тудырмыйк.О.ХӨСӘИНОВ.
© 2017 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35