Чираттагы конференция булачак

 

Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе (РНКАТНО) Советы 2 октябрьдә Түбән Новгородта үзенең чираттагы утырышын уздырды. Көн тәртибендәге сорауларга керешкәнче, РНКАТНО Советы рәисе Надир Хафизов кереш сүз тотты, агымдагы елның өченче кварталында башкарылган эшләргә тукталып үтте, дүртенче кварталда РНКАТНО каршында торган планнарны ассызыклады.

- Өченче квартал төрле чараларга бик бай иде, шул исәптән сәяси булганнарына да. Ачыктан-ачык эш итеп, көн үзәгендә торган проблемаларны уртага салып чишү юлларын эзләгәнгә халык РНКАТНО эшчәнлегенә тартыла башлады. Инде бүген автономиябезнең әгъзалар саны ике йөздән узды, ләкин бу әле чик түгел. Татар эшмәкәрләре дә РНКАТНО тирәсендә берләшә башлады. Өлкә губернаторын сайлау процессында да без үз фикеребезне ачык белдердек, милләттәшләребезне сайлауларга килергә чакырдык. Уразавылдагы киңәйтелгән Совет утырышында халык үтенечләрен җыеп алганнан соң, сайлауларның икенче көнендә мин губернатор белән очраштым, аңа безнең халыкны борчыган сорауларны тапшырдым.

Түбән Новгород авыл хуҗалыгы академиясе белән татар авылларының социаль-экономик тормышына мониторинг ясау турында килештек. Алар һәр торак пунктның җитештерү мөмкинлекләрен өйрәнерләр, потенциалын тикшерерләр. Шуның нәтиҗәсендә авылларга караган максатчан өлкә программаларына төзәтмәләр кертелер, бәлки, нинди дә булса үзенчәлекле бер программа да туар.

Өлкә татарлары тарихында Түбән Новгородта беренче тапкыр “Татар кызы” конкурсы оештырдык. Әйтергә кирәк, ул югары дәрәҗәдә үтте, алдан туган шикләнүләр бөтенләй юкка чыкты, чөнки кызлар сәхнәдә, халык каршында каушап һәм югалып калмадылар, һәрьяклап сәләтләрен күрсәттеләр.

Киләчәк планнарга туктаганда, шуларын гына әйтеп узар идем: якын көннәрдә Уразавылда РНКАТНО вәкиллеге эшли башлар. Шул ук милли районда муниципаль индустриаль парк төзер өчен җир алырга заявка бирдек. Планда аксакаллар Советы яки күзәтүчән Шура төзү дә бар. Әмма ләкин бүгенге утырышның төп соравы – РНКАТНОның чираттан тыш исәп-хисап һәм сайлау конференциясен уздыру. Бүген без аның вакытын, урынын һәм делегатларның вәкиллек күләмен билгеләргә, булачак конференциянең көн тәртибен расларга тиешбез, — дип сөйләде Надир Мансур улы.

Көн тәртибендә беренче мәсьәлә булып торган чираттан тыш конференцияне 21 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Т.Новгородның Тимерьюлчылар мәдәният йортында уздырырга килештеләр Совет әгъзалары. Делегатлар вәкиллеге күләменең минимумы РНКАТНО әгъзалары составыннан 50 кеше тәшкил итәргә тиеш.

Көн тәртибендәге икенче сорауга килгәндә, даими рәвештә Ураза-вылдагы РНКАТНО вәкиллеген Илдус Ханәфи улы Абдуллин җитәкләр. Шул максатны тормышка ашыру өчен автономия аппаратында өстәмә яңа штат булдырылды – башкарма директор урынбасары.

РНКАТНОның дүртенче кварталга эшчәнлек программасы белән шулай ук башкарма директорның урынбасары булган Зилә Ахмадуллина таныштырды. Аның сүзләре буенча, бүген Татар Моклокасында узачак “Милли көй” фестивалендә катнашырга теләүчеләрдән 80 заявка кабул ителгән, хәтта татарлар яшәгән күрше республикалардан да бар икән. Октябрь азагында “Нижгар татарлары” дигән журналның икенче саны дөнья күрәчәк. Ноябрьдә РНКАТНОның 10 еллыгына багышланган “Без бергә” дигән милләтара фестиваль узачак. Мин, әлбәттә, иң мөһимнәрен генә әйтеп уздым.

Дүртенче сорау буенча дүртенче кварталга РНКАТНОның бюджеты расланды. Ә аннары физик шәхесләрне әгъза буларак автономиягә кабул иттек. Әйткәнебезчә, хәзер аларның саны ике йөзне узып китте инде.

Ахырда тагын шуны искәртеп үтәсем килә: РНКАТНОның 21 ноябрьдә узачак чираттан тыш конференциясендә тавыш бирү хокукы аның әгъзаларында гына булачак. Димәк, РНКАТНОның Советына әгъзалар, аның рәисен, урынбасарларын, башкарма директорын сайлауларда катнашыр өчен автономиядә әгъза булу мәҗбүри шарт. РНКАТНОга әгъза булып керергә теләүчеләр “Туган як” редакциясенә дә мөрәҗәгать итә алалар, чөнки бездә әзер гариза бланклары бар.

О.ӘНДӘРҖАНОВ,

РНКАТНО Советы әгъзасы.

Фикер калдыру

OK

© 2017 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35