Берләштерелгән кичә

Яндавишча клубы әлегә ягылмау сәбәпле, өлкәннәр көненә багышланган мәдәни чара җирле мәктәптә уздырылды. Ул укытучыларның профессиональ бәйрәме белән бергә туры килгәнлектән, ике бәйрәм берләштерелде.  Анда төрле тармакларда озак еллар хезмәт иткән ветераннар чакырылган иде. Аларны һәм укытучыларны район мәгариф комитеты рәисенең урынбасары Р.Арибҗанов, авыл администрациясе башлыгы Р.Ильясов, мәктәп директоры Н.Мусина, мәдәният йорты директоры Н.Сәйфетдинова җылы котладылар. Укучылар бик матур әдәби-музыкаль монтаж әзерләгәннәр иде. Аралашу мул итеп төзелгән чәй өстәле артында дәвам итте. Аннары район мәдәният йортының һәвәскәр артистлары үзләренең чыгышлары белән тамашачыны шатландырдылар. Р.Мураев, С.Ефремова, М.Хөсәинов, А.Салахетдиновага алкышларның көчлеләре булды. Җирле үзешчәннәребезнең иң кечкенәсе булган Диляра Камалованың чыгышы да  кемне дә битараф калдырмады. Чараның бу өлеше бергәләп башкарган “Бәхеттә, шатлыкта” җыры белән тәмамланды.

  Кичәне уздыруда Мәскәүдә яшәүче авылдашыбыз Әббәс Шакиров зур матди ярдәм күрсәтте. Р.Ильясов, А.Хөсәенова, И.Хөсәинова, Х.Хәсәнова, Р.Мусина, Н.Камалова, Н.Сәйфетдинова да үз өлешләрен керттеләр. Аларга, мәктәп директоры Н.Мусинага, пешекчеләр С.Кәлимуллина белән А.Махмутовага зур рәхмәт. Соңыннан Абдулхай Исхаков  Коръән укыды.  Аннары Әббәс Шакиров исеменнән барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

  Бу матур чараның төп оештыручысы һәм алып баручысы мин — Надирә Сәйфетдинова идем.

 

Фикер калдыру

OK

© 2017 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35