Авылларда

 

 

Сафажай  авыл башлыгы Фәрит Каюмов белдерүенчә, Больничная урамында яшәүче халык мәчет ярдәме белән 300 метрлык юлга вак таш түшәгән, ә Новая урамына өлкә юл фонды исәбенә якынча 350 метр вак таш салыначак.

Красный Остров клубында 13 октябрьдә Картлар көне уңаеннан мәдәни чара үткәрергә планлаштыралар.

Уразавыл һәм Кече Рбишча арасындагы юлда “Шевроле” автомобиле белән идарә иткән урта яшьләрендәге ир машинасы белән кюветка очып, агачка барып бәрелә һәм вафат була.

Анды авылы, Сергач районында котыру буенча карантин игълан ителү сәбәпле, куркыныч зонага кертелгән.

Кочко-Пожар мәчетенең беренче катына ремонт ясар өчен мәскәүле Илдар Азыймов 25 мең сум акча биргән.

Ыргуда үткән якшәмбе көнне Бөек Ватан сугышының соңгы ветераны Солтан абый Хисямовны җирләгәннәр.

 Татар Моклокасында кышка әзерләнеп, суэтем башнясын җылытканнар.

Сафаҗайда яшәүче Назифә Мөҗип кызы Сөләйманова октябрь башында үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.

Яңа Мочали администрациясе башлыгы Рафаил Айнуллин хәбәр иткәнчә, Иске Мочалиның Речная урамына 600 метр чамасы асфальт салу эшләре бу атна ахырына тәмамланачак.

Ыргу авылы имамы Нәим хәзрәт Абдуллин белдерүенчә, бу авылда 12 сыер һәм 25 сарык корбанга чалынган.

Петрякста суүткәргеч линия-ләрен алмаштыру эшләре дәвам итә һәм күптән түгел иң катлаулы участокка полиэтилен торба сузганнар.

Татар Моклокасы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Кутерова Укытучылар көне уңаеннан өлкә мәгариф министрлыгы грамотасы белән бүләкләнгән, ә шул ук мәктәпнең башлангыч класслар укытучылары Алсу Салимҗанова белән Равилә Измайлова һәм химия укытучысы Хамдия Идерханова район мәгариф бүлеге грамоталарына лаек булганнар.

И. ТОКТАРОВ әзерләде.

Фикер калдыру

OK

© 0318 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35