Авылларда

Рбишча администрациясе башлыгы Наил Хөсәинов белдерүенчә, ике авылда 1215кә якын йорт исәпләнә, ә 800гә якын йортта даими яшиләр.
  Яндавишча мәдәният йорты мөдире Надирә Сәйфетдинова клубка юл булдыру проблемасы белән авыл һәм район хакимияте башлыкларына мөрәҗәгать иткән.
  Сафаҗай мәктәбенең 11 класс укучысы Алсу Багаутдинова хәбәр итүенчә, җирле мәктәптә 8-11 класслар өчен “Көзге бал” бәйрәме үткән. Укучылар 1970, 80 һәм 90 елларның биюләрен, модаларын күрсәткәннәр.
     Камкада һәр җомга көнне көрәш секциясе эшли. Аңа Грибаннан һәм Шөбиледән дә егетләр йөри. Аларга көрәш алымнарын мәктәп директоры Рафаил Әбүбәкиров һәм Сергач районының көрәш буенча баш тренеры Камил Шәймәрдәнов өйрәтәләр. 
  Яндавишча клубында кичә Казан артисты Нияз Җәләлов концерт бирде.
   Бозлау һәм Татар Моклокасы администрацияләренә авылларны төзекләндерү район конкурсы нәтиҗәләре буенча берәр моточапкыч биргәннәр, Спас районы администрациясе һәм Земство җыены исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләгәннәр.
  Тукай мәдәният йортында Өлкәннәр айлыгы уңаеннан Тукай, Бозлау һәм Ишавылның олы яшьтәгеләрен җыеп хөрмәт иткәннәр. 45кә якын алмайны администрация башлыгы Али Аймасов һәм район муниципаль үзәге белгечләре җылы котлаганнар.
 Шөбиле башлангыч мәктә-бендә үткән атналарда Көзге бал бәйрәме узган. Быел бирегә белем алырга ике малай һәм алты кыз йөри.
  Сафаҗай балалар бакчасында узган атнада көзгә багышланган “Сөмбелә” бәйрәмен үткәргәннәр.
 Кызьмавылда 34 олы буын вәкилләрен хөрмәтләгәннәр.
  Газетабызның үткән 12 битлек санында өлкәнең 34 татар авылыннан 30ы телгә алынган. Иң күп Кочко-Пожар (җиде тапкыр) һәм Красный Остров (алты тапкыр) турында хәбәрләр очрый.
И. ТОКТАРОВ әзерләде.

Фикер калдыру

OK

© 2017 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35