Авылдашлар

Шагыйрь дә ул, ТАРИХЧЫ ДА

Шагыйрь дә ул, ТАРИХЧЫ ДА

  Борау сырын хәтерләтеп,Барадыр дөнья әйләнеп.Бер төшеп, бер күтәрелепДиңгездәге дулкын кебек.  Бу шигъри юллар Сафаҗайда яшәүче якташыбыз, шагыйрь, “Туган як” газетасы каршында күп еллар эшләп килүче шагыйрьләр клубы әгъзасы, газетаның Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе лауреаты Вафа Камалетдиновның “Замана галәмәтләре” шигыреннән. Без аның шигырьләрен газета битләрендә даими бастыра киләбез һәм шуңа да шигырь яратучылар Вафа Абдулловичның иҗаты белән яхшы таныш, ә инде редакциянең ул иң якын һәм тугры дусларының берсе. Еш кына безгә килеп йөри, яңадан-яңа шигырьләрен китерә. Вафа әфәнде табигате белән бик сабыр, тыйнак, тыныч холыклы кеше, тирән белемле буларак бар нәрсәдән дә хәбәрдар, аның белән теләсә нинди темага әңгәмә корып, сөйләшеп утырулары җанга рәхәтлек, күңелгә тынычлык өсти.Вафа Абдуллович Сафаҗайда туып-үскән, мәктәпне тәмамлагач, Горький төзү институтында югары беләм алган һәм берничә ел өлкә үзәгендә эшләгән. Әмма шәһәр тормышы кызыктырмаган аны, туган авылын гел сагынып яшәгән һәм 1977 елда туган нигезенә кайтып төпләнеп, район үзәге Пильнада төзү оешмасында өлкән инженер булып хезмәт иткән.Беренче шигырен ул 6 класста укыган чакта язган. “Безне татар теле һәм әдәбияттан Тәнзилә апа укытты. Ул Татарстаннан юллама белән килеп, Сафаҗайда төпләнеп калды. Мин аның дәресләрен бик яраттым һәм шигырь яза башлавыма апаның да йогынтысы булгандыр, әлбәттә”, - ди Вафа Абдуллович. Мәктәпне тәмамлаганда аның 100гә якын шигыре булган инде, тик, кызганычка каршы, алар кая да басылмаган һәм сакланмаган да. 1980 нче елларда авылга кайткач кына яңадан яза башлаган, ә инде “Туган як” газетасы чыга башлауга шигырьләре дөнья күргән, киң аудиториягә танылган. Ул башта туй мәҗлесләрендә укыр өчен язган, аннары 1985 елда авыл советы рәисе булып эшли башлагач, яшь парларны язылышу тантанасында үзе язган шигырьләр белән котлаган. Берничә дистә котлау куплетларына яшьләрнең бөтен нәселләрен кертергә тырышкан. Иҗаты күпкырлы Аның иҗаты күпкырлы – мәхәббәт турындагылары да байтак, туган авылына, аның гүзәл табигатенә багышлап язганнары бик күп, илдәге үзгәрешләрне, төрле вакыйгаларны тасвирлаганнары да бар, сатирик шигырьләре дә аз түгел. Агымдагы елда без газета битләрендә аның “Соңгы пәйгамбәрнең юлы, тарихы буйлап” дигән бик озын поэмасын бастырдык. Аны язар өчен автор бик күп төрле әдәбият укыган, пәйгамбәрнең тарихын өйрәнгән. Аның бу искиткеч иҗади, тарихи хезмәтенә сокланмаган укучыбыз калмагандыр, редакциягә шалтыратып Вафа Абдулловичка рәхмәтләрен белдерүчеләр, кызыксынучылар аз булмады.Вафа әфәнде Сафаҗайның бар яктан да үрнәк булырдай иң абруйлы кешеләренең берсе, юкка гына авыл советы рәисе итеп билгеләмәгәннәр аны, аннары 1985 елда администрация башлыгы сайлана башлагач та, халык аңа ышаныч белдергән һәм берничә срок ул авыл башлыгы булып торган. Бу урындагы хезмәт юлы 26 ел. Шундый зур авылның мәнфәгатьләрен кайгыртып тору җиңел булмаган, әлбәттә, әлеге халык белән уртак тел табып эш итүе дә төрле кыенлыклар тудыргандыр, әмма аның тыныч холкы, оештыру сәләте, һәр кешенең күңеленә юл таба белүе бөтен булган киртәләрне җиңеп чыгарга ярдәм иткән.Авыл өчен ул күп тырышты, күп эшләде. Сафаҗай өлкәдәге иң зур татар авылларының берсе, анда 29 урам, 1100дән артык йорт бар, ике меңнән артык кеше яши. Ул эшләгән чорда авыл берничә тапкыр район күләмендә уздырылган “Иң төзекләндерелгән торак пункт” конкурсында катнашып, беренче урынны алган, газлаштыру да ул авыл башлыгы булып эшләгән вакытка туры килгән, халыкка проектлар төзергә ярдәм иткән, һәр йортка диярлек кереп, кая нинди җиһаз куярга дигән киңәш биргән. Монда инде аңа югары белемле инженер булуы ярдәм иткән, әлбәттә. Тиктормас җан иясеЛаеклы ялга чыккач, Вафа абый бер ел гына эшли һәм дүрт ел элек үз теләге белән китә мәшәкатьле эшеннән. Хәзер ул үзен күбрәк иҗатка һәм тарихка багышлый. Аның язган шигырьләр саны бихисап, хәзер ул авылның күренекле нәселләренең шәҗәрәләрен төзү белән мәшгуль, авыл тарихын яза, 40ка якын мулланың кайсы елларда нинди мәчеттә хезмәт итүләре турында мәгълүмат җыйган инде, арада хәтта бөек шагыйребез Габдулла Тукайның җеназасында катнашучылары да бар икән. Шулай ук авыл советы һәм колхоз рәисләре турында да яза – кайсы елларда эшләгәннәр, алар алдында авылда, колхозда нинди эшләр башкарылган һ.б. Нәсел шәҗәрәләренә килгәндә, ул төзегәннәрнең кайберләре моннан өч-дүрт гасыр элек башланып, бүгенге көнгә тоташа, ә кайберләренең кайсыдыр буында нәсел җебе өзелә – материал җитешми икән. “Менә үзебезнең нәсел шәҗәрәсен дә ахыргача төзегәнем юк, чөнки әни ягы бик тирәнгә китә, бүгенге көнгә тоташтыра алмыйм. Сембер архивыннан 200гә якын нәселнең төбен җибәрделәр, 70ен ялгадым инде, калганнарына шулай ук материал җитми әлегә. 200 еллар элек безнең авылга Мөтеравылдан Быргылар нәселе килеп төпләнгән, алар турында да язам. Авыл зиратына барып кабер ташларындагы язмаларны өйрәнәм, алар буенча кайбер нәсел җепләрен тоташтырып була. Төмән өлкәсендә Кулик, Аслана исемле татар авыллары бар, анда чыгышлары белән Сафаҗайдан булган якташларыбыз күп итеп яши, алар да миңа материаллар җибәрә”, - дип сөйләде әңгәмәдәшем. Аның материалларын күреп хәйран калдым – аларны бөртекләп җыеп, системага салыр өчен күпме көч, вакыт сарыф ителгән, күпме тырышлык куелган. Бер-бер ватман кәгазендәге шәҗәрәләр схемасын күреп кенә дә ис-акылым китте. Аның өендәге бер бүлмәсе архивны хәтерләтә – анда төрле газета-журналларның подшивкалары җыелган, ә “Туган як”ны ул беренче саныннан башлап саклый. Балаларының гына түгел, хәтта үзләренең дә дәреслекләре саклана. Бер уйласаң, ул дәреслекләр бит хәзер музей экспонатларына тиң. Планнары зурданВафа Абдулловичның якын киләчәктә планы – хезмәтенең күп өлешен китаплар итеп бастырып чыгару, бу хакта ул Казан, Чабаксар типографияләре белән сөйләшүләр алып бара инде, финанс мәсьәләләрен генә хәл итәсе бар әле. Шәҗәрәләрне китап формасында чыгарырга ниятли, дини темага язылган шигырьләре аерым, бүтәннәре аерым китап булып дөнья күрерләр, авыл тарихына багышланган китабы да планда, Сафаҗайның бүтән шагыйрьләренең иҗатын да аерым китап итеп бастырырга планлаштыра. Күренекле мәгърифәтче, авылдашы Хөсәен Фәезханов турында күп кенә кызыклы материал туплаган, алары да дөнья күрер дип ышанабыз. Ул үзе дә соңгы биш ел инде авылның көндәлеген алып бара – һәр көн кая нәрсә булганны, һава торышын терки анда.Әлбәттә, гаиләсендә аңлашу-чанлык булмаса, аңа бу эшләрне башкаруы кыен булыр иде. Камалетдиновларның тату гаиләсе аның беренче ярдәмчеләре, аңлаучылары. Хатыны Хания ханым белән алар 35 ел инде пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшиләр, өч бала үстереп, олы тормыш юлына озатканнар, өчесенә дә югары белем биргәннәр. Олылары Ваиз укытучы һөнәрен сайлаган, җирле мәктәптә укыта, хатыны Наилә нәни кызчыклары Камиләне тәрбияли. Яшь гаилә туган йортта әти-әниләре белән яши. Рәис һәм Зөлфия башкалада төпләнгәннәр, Рәис ике бала әтисе инде.Камалетдиновларның йорт-җирләре төзек, бар җирдә дә тәртип. Җылы, иркен өйдә тынычлык хөкем сөргәне килеп керүгә үк сизелә. Хания ханым белән яшь килен Наилә өй эшләре белән мәшгуль, ә иң мөһиме – өйне тутырып, чыр-чу килеп, яшь тә сигез айлык Камилә уйнап йөри. Миңа калса, алар идеаль гаилә өлгесе – яшьләр авылда төпләнеп, олы буын белән бер йортта тыныч кына бер сүздә, бер киңәштә булып яшиләр. Ә инде бу  тыныч тормышның башында, әлбәттә, Вафа Абдуллович тора.Шушы көннәрдә ул үзенең юбилейлы туган көнен билгеләп үтте – 65 яшен тутырды. Без аны редакция, барлык газета укучылары исеменнән чын күңелдән котлыйбыз, корычтай саулык, гаилә бәхете, озын гомер, иҗади уңышлар телибез. Барлык башлаган эшләрегез, планнарыгыз тормышка ашсын, китапларыгыз дөнья күрсен, хөрмәтле Вафа Абдуллович.Наилә ЖИҺАНШИНА 
ФСК -ТАТАРЛАР КУЛЫНДА

ФСК -ТАТАРЛАР КУЛЫНДА

  Гөлсем Илькаева (фотода) (кыз фамилиясе Хөсәинова) Грибанда туып-үскән. Узган гасырның 80 нче елларында, яшьтәшләре кебек үк, ул да белем алырга шәһәргә китә. Югары уку йортын тәмамлагач, киләчәген яшь химиклар шәһәре Дзержинск белән бәйләргә карар кыла. Чөнки анда аның туганнары төпләнгән була инде. Мөлаем ханым кала тормышының бөтен киртәләрен уза, намус белән хезмәт итә һәм Дамир исемле итагатьле ир-егет тәрбияләп үстерә.   Гөлсем Хәмзә кызы бүген Дзержинскта күренекле кеше, уңышлы җитәкче. Ул “Ока” физкультура-сәламәтләндерү комплексында масса-күләм спорт эше буенча директор урынбасары булып тора. Ә үзенең хезмәт юлын ул шәһәрнең ВЛКСМ комитетында башлый: берничә ел мәктәп бүлеге инструкторы вазифасын башкара, мәктәп оешмалары бүлеге белән җитәкчелек итә, шәһәрнең комсомол оешмасы сәркатибе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.   1992 елда халык мәгарифе системасына күчә: коммерция колледжында тәрбия буенча директор урынбасары була, ә 2001 елдан үзенең хезмәт юлын һәм язмышын авылдашым спорт белән бәйли - “Химик” стадионында уку-укыту һәм спорт эше белән шөгыльләнә. Әйткәнемчә, бүген Гөлсем шул ук эшне Дзержинск шәһәренең ФСКсында намус белән үти.   Аның ике югары белеме бар: 1989 елда Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый, ә 2013 елда Россия президенты каршындагы кадрлар әзерләү хезмәте буенча Волго-Вятка академиясеннән “с отличием”  диплом ала.   Якташыбызның намуслы һәм эчкерсез хезмәте өлкә Законнар чыгару җыены, спорт департаменты һәм Россия спорт министрлыгы исеменнән Хөрмәт хатлары белән бәяләнә.   - Гөлсем Хәмзә кызы ФСК ачылганнан бирле шунда эшли. Ул коллектив белән идарә итүдә югары дәрәҗәдә профессиональлеген куллана, иҗади караш белән кәсебен башкара, әмма шул ук вакытта ул таләпчән, бар нәрсәне үз контролендә тота. Сәламәтләндерү учреждениесенең хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм аның эшчәнлек эффектын үстерү өстендә нык эшли, шул максаттан төрле чаралар оештыра. Аның кул астында уку-укыту һәм күнегүләр барышы даими рәвештә камилләштерелә, методик әсбаплар белән баетыла, заманча яңа күренешләр һәм алымнар кулланыла. Шуның аркасында безнең ФСКда тәрбияләнүчеләр спорт өлкәсендә шактый казанышларга ирешә. Йомгаклап әйткәндә, Дзержинскта физкультура һәм спортны җәелдерүдә, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тартуда Гөлсем Хәмзә кызы зур эшләр башкара, - диде ФСКның директоры, күренекле совет спортчысы һәм безнең горурланырлык якташыбыз, самбо буенча дөнья чемпионы Зәки Әхмәр улы Үмәров. Күргәнебезчә, ФСК белән милләттәшләребез уңышлы гына җитәчелек итә һәм бу үзенә карата безнең өчен горурлык.Ринат СӨННӘТОВ. 
Фирдәүсә апа

Фирдәүсә апа

   Урта һәм югары уку йортларын тәмамлагач, юллама белән төрле төбәкләргә эшкә җибәрелгән белгечләрнең күбесе, бигрәк тә хатын-кыз, шул җирләрдә төпләнеп калган. Татарстаннан килгән берничә укытучының язмышы безнең Камка авылы белән бәйләнде. Шуларның берсе – Мангушева (Хөснетдинова) Фирдәүсә апабыз.Ул Чуаш республикасының Альмешево авылында 1935 елда туган. Балачагы сугыш вакытына һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән. Абыйсы Салех 1943 елда сугышта һәлак була, ә Хәмит һәм Гомәр абыйлары дошманны җиңеп, исән-сау туган авылларына кайталар.  Фирдәүсә 1943 елның беренче сентябрендә 1 класска керә, бик тырышып укый. “Бернинди авырлыкларга карамыйча, барыбыз да гел яхшы билгеләргә генә укыдык. Күбебезнең әтиләре, абыйлары фронтта булганлыктан, аларның йөзенә кызыллык китерәсебез килмәде. Каләм-дәфтәрләр, әлифбалар җитми, кайвакыт укытучылар бирә иде аларны”, - дип искә ала Фирдәүсә апа мәктәп елларын. 4-5 классларда күрше авылга йөреп укый, аннары кайбер укучылар, шул исәптән Фирдәүсә дә Зеленодольск мәктәбендә урта белем алалар. Белемгә омтылучан кыз моның белән генә чикләнми, Казан университетының физика-математика факультетын уңышлый тәмамлый һәм юллама буенча Камкага эшкә килә, гомерлек ярын очратып, шунда төпләнеп тә кала. Аның укытучылык стажы 46 ел. Тормыш иптәше белән лачын кебек дүрт ул тәрбияләп үстерделәр, дүртесе дә намус  белән Ватан алдындагы бурычларын үтәделәр, матур гаилә кордылар. Фирдәүсә  апаның сигез оныгы, ике оныкчыгы бар. Уллары, киленнәре  әнкәйләрен  кадер-хөрмәттә тоталар. “Мин алардан бик канәгать, ярдәмнәреннән, игътибардан  өзмиләр, Ходай ни  теләгәннәрен бирсен”, - ди бәхетле  әни һәм әбекәй.   Укыткан елларын, коллегаларын ул гел яхшы яктан гына искә ала. “Мин килгәндә мәктәптә 500ләп укучы, барлык класслар диярлек параллель иде. Мәктәп директоры Хөсәен абый Башкуров иде. Төрле елларда директор булып Низамов Сафа, Башкуров Фатех, Хамзин Илдар, Башкуров Дамир, Куракина Валентина, Кузнецова Екатерина, Курмаев Фатех, Розаков Асхат һәм башкалар эшләде.  Хәзер коллектив белән тәҗри-бәле педагог Рафаил Абубәкиров җитәкчелек итә. Кызганычка, укучылар саны хәзер бармакта санарга гына, яшьләр шәһәргә китеп бетү сәбәпле мәктәп елдан-ел тына бара. Мин бергә эшләгән коллегаларымның да күбесе пенсиядә, кайберләре вафат инде, урыннары оҗмахта булсын”, - дип сөйли укытучы-ветеран.   Фирдәүсә апаның укучылары арасында нинди генә һөнәр иясе юк, ә иң мөһиме – алар барысы да тормышта үз урынын тапкан лаеклы шәхесләр. Апаларын да бер дә онытмыйлар, биргән белеме өчен рәхмәт әйтәләр, ә аңа инде моннан артыгы ки-рәкми, укучыларының рәхмәте – аның ярты гасырлык хезмәтенә биргән иң олы бәя.    Алсу АБДУЛОВА.Камка.  
АК ӘБИЛӘР — авыл күрке

АК ӘБИЛӘР — авыл күрке

[gallery link="file" order="DESC"] Олы юбилярларны 90 яшьлек юбилейлары белән Россия Президенты Владимир Путин шәхсән үзе котлый. Менә агымдагы атна башында да Сергач районының Кочко-Пожар һәм Печә авыллары администрацияләренә ил башлыгыннан котлаулар килде. Аларның берсе 19 май көнне 90 яшен тутырган кочкопожарлы Рәхилә САДЕКОВАга, икенчесе шундый ук олуг юбилеен 20 майда билгеләп үтүче печәле Айниҗан ШАЙМУРЗИНАга юлланган иде. Алар бер-берсен бөтенләй белмәсәләр дә, язмышларының охшаш җирләре байтак – ачлыкны, юклыкны, сугыш авырлыгын бик күп күргәннәр.   Бу турыда тулырак киләсе санда укыгыз.
Батыр буын вәкиле ул

Батыр буын вәкиле ул

Озын гомер - язмыш бүләге. Шуның өстенә өлкән яшьтәге кеше сәламәтлегеннән дә зарланмаса - аннан да зуррак бәхет юк. Бу атнаның 23 июлендә Красный Островта яшәүче шундыйларның берсе булган Таһирә Юсуп кызы ХАЛИЛУЛЛИНА (Сөләйманова)  тугызынчы дистәсен йомгаклап, унынчысын алмаштырып бала-оныклары кадер-хөрмәтендә 91 нче яшенә салмак кына атлый башлады (фотоларда). Гомер дигәне, ул агымсуга эләккән бер шырпы сыман, кешене балачактан яшьлеккә, яшьлектән олы тормышка чыгарып ташлый һәм шунда боргаланып-боргаланып нужа тарта-тарта олуг юбилейларың ишек шакыганын сизми дә каласың икән. Шулай ди Таһирә апа. 90 еллык гомер юлына күз ташлавын үтенгәч, башта ни сөйләргә белмичә аптырап калган кебек булды әбекәй. Шулай да күзлексез генә гаилә архивындагы фотоларны караштыра-караштыра бераз хәтерен яңартып тын гына сөйли башлады ул:    - И, балакаем, күргәнебезне күрдек инде. Күңел һаман да унсигездә дип әйтсәләр дә, зиһен белән аңлыйсың бит инде күп калмаганны. Шуңа үлемтегемә инәсенә кадәр барысын да әзерләп куйдым, кичәләремә суелачак ашларыма кадәр акчалары биргән.    Бигрәк яшьләтә күп авырлык күргәнгә Ходай мине шулай озын гомер белән бүләкләгәндер инде. Янәсе, якты дөньяның рәхәтен, бала-оныкларыңның хөрмәтен күреп кал дигәндер. Ә бит бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел, минем бит яшем яшәгән, чиратым гына җитмәген. Әнә, минем үз әнием 27 яшендә дөнья куя. Ул чакта миңа барлыгы дүрт яшь булган. Шуннан алып үги әни тәрбиясендә үстем. Ә 13 яшендә кыз туганым белән Орехово-Зуевога киттек, анда бер елдан соң текстиль фабрикасына эшкә урнаштым. Шулай 5 ел эчендә салмак кына олы тормышка аяк баса башлагач, сугыш тотынды, фабрика ябылды. Безне, тернәкләнә башлаган яшь буй кызларны, Серпуховка окоплар казырга алып киттеләр. Андагы хезмәтне, ачлы-туклы эшләп хәлдән тайганны сүз белән әйтеп бирергә мөмкин түгел. Көне-төне баш күтәрми эшли идек. Инде немец Мәскәүдән кире чигенә башлагач кына, безгә дә туган якларга кайтырга рөхсәт ителде һәм 1942 елдан алып бүгенгесе көнгә кадәр минем Краснайны ташлаганым булмады. 20 яшем тулгач, 1943 елда сугыштан яраланып кайткан Харис исемле авылдашыма тормышка чыктым. Ул чакта мин колхозның ындыр табагында ашлык суга идем, ә сугыш михнәтен күреп кайткан авылдашым, булачак тормыш иптәшем бригадир иде.    Дөрес, балакаем, заманасына күрә мәхәббәте дә булгандыр инде. Ичмасам, 49 ел сөймәгән кеше белән яшәү мөмкинме соң? Безнең ике арада булган изге хисләр-не, саф мәхәббәтне исбатлап бер-бер артлы 11(!) балабыз туды. Кызганычка каршы, мәхәббәт җимешләребезнең өчесен кече яшьтән үк саклый алмадык. Ул чакта төрле чирләр бик күп йөрде, ә медицина ярдәме юк иде. Ни сөйләргә, мин 11 нарасыемның бары тик берсен генә Петрякс балалар тудыру йортында таптым, калганнары барысы да өйдә Катимә апа булышлыгы белән исән-сау тудылар.    Катимә апа ул чакта безнең авылда өшкерүче иде. Берәр төшең авырта башласа, аңа чаба идек. Төрле үләннәрдән ясалган төнәтмәләре белән төрле чирләрне дәвалады, ә кайберләрен өшкереп кенә юкка чыгара иде. Ул үзе дә, көн-төн димәде, аның ярдәмен көтеп ятучылар янына ашыкты.    Исем кычкырту, әйе, ул чакта да бар иде. Минем балаларыма Ярулла, Осман абзыйлар бөтен дини йолаларны туры китереп исем бирделәр. Авылларда мәчет манараларын юк итсәләр дә, биналарын башка максатка куллансалар да, безнең татар авыллары халкы, шул исәптә безнең Красный Остров та хак диннән бер дә аерылмады, тайпылмады. Җомга көннәрендә катем укытмаган йорт юк иде. Гомер-гомердән ураза да тоттылар, корбан да чалдылар. Бүгенгесен инде сөйлисе дә юк.    Узган гомерегездән ризамы дисез? Әйе, һәр туган яңа көнне шатланып кабул итәм, үткәненә шөкерана кылам, бала-оныкларым хакында катем-догада торам. Бүген, Аллага шөкер, 20 оныгым һәм 16 оныкчыгым бар. Җәйләрен тулысынча кызым Рау-за, аның гаиләсе кадер-хөрмәтендә яшим. Кышларын улым Рәшит, аның гаиләсе ярдәмен һәр көн тоеп торам. Ходай биргән язмышка үпкәләргә хакым юк кебек. Тик 40 яшьләрен тутырып улларым Мансур, Риза һәм Маратның бу фани дөньядан киткән-нәре өчен генә йөрәгем өзгәләнә.     Бер карасаң, 90 ел эчендә бик күп авырлыклар күрелгән. Сугыш безнең балачакны гына түгел, яшьлекне урлады. Аннары муеннан нужага батып гаилә йөген тарттык, авыл хуҗалыгын торгыздык. Шулай тормышлар җайланып барганда бер-бер арт-лы күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәтләр дә кичердем. Язмыш мине шактый сынады, әмма мин сабыр итә алдым, Ходайдан гомер түгел, түземлек сорадым. Ә Ул миңа икесен дә бирде, күрәсең.    Менә шулай, улым, әйттем бит инде, замана ул туктап тормый, агымсу кебек ага да ага. Кеше гомере дә шулай, ә олыгая барган саен ул гел чаба да чаба. Еллары ай кебек кенә, ә көннәре сәгать кебек йөгерә. Шуңа күрә җирдә үз эзегезне калдырыгыз, үз ыруг-тамырыгызны дәвам иттерүче игелекле балалар тәрбияләргә тырышыгыз. Берсе булмаса да, икенчесе хәлләреңне белешерлек, өченчесе йөгереп җитәрлек булсын. Шуның белән ни әйтмәкче булам: бер бала белән генә чикләнмәсеннәр иде яшь гаиләләр. Туган җанга Ходай ярдәмен бирә Ул. Без нинди авыр елларда да күпләп балалар тәрбияләдек. Ә бүген хөкүмәт яшь белгечләргә йорт салып бирә, автомобиль бүләк итә, ана капиталы белән сөендерә, йөккә узучыларга медицина югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтә. Тик туучылар саны гына үлүчеләрдән узмый шул, - дип, авыр сулап куйды Таһирә апа.    Җирдә үз эзегезне калдырыгыз дигәч, Айрат Сафинның "Яшә җирдә эз калдырып" дигән җыры искә төште. Ләкин аның тагын бер яңа җырында шундый юллар бар: "Яшәү бит ул Ходай бүләге, Кемнәр белә күпме күләме?"    Менә бу юллар да минем язма героема, Герой анага бигрәк тәңгәл килә кебек. Ул соңгы туена тулаем әзерләнгән булса да, Ходай бүләгенең күләмен генә белми тора. Һәм аны Таһирә апага, миңа калса, беләсе дә кирәк түгел. Бәлки язмыш ялгыш кына гомеркәйләрен өзгән улларының да яши алмаган елларын Ходай аңа өстәгәндер. Шулай булсын.    Таһирә апаның юбилейлы туган көненә туры китереп, җирле авыл башлыгы Максут Алимов Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын рәсми рәвештә хөрмәтле авылдашына тапшырган. Без дә Президент һәм авыл башлыгы котлау-те-ләкләренә кушылабыз һәм "Туган як"ны укучылар исеменнән йөзлек юбилеена ирешер өчен Таһирә апага Ходайдан сәламәт-лек сорыйбыз. Бөек буын вәкилләре, Бөек Җиңү яуларга өлеш керткән, Бөек Россиянең иминлеген саклап  тәэмин иткән Таһирә Юсуп кызы Халилуллина кебек олы хөрмәткә лаек шәхесләр мөмкин кадәр озаграк яшәсеннәр иде. Алар бит тарихи текә борылышларының тере шаһитлары.  О.ХӨСӘИНОВ.
© 0561 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35