Авыл

Яңа елга яңа өмет белән

Яңа елга яңа өмет белән

Ел азагында экономиканың һәр тармагы үзенең эшчәнлегенә йомгак ясый, киләчәккә планнар кора. Гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көзге кыр эшләре тәмамлангач ук нәтиҗә ясый. Ләкин быел гади ел түгел шул, санкцияләр һәм башка “чертлар” үсеш алган предприятиеләр, шул исәптән авыл хуҗалыклары эшчәнлегенә, планнарына бераз коррективалар керткәндер. Бу турыда Сергач районы администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисовтан кызык­сындык (фотода). - Рушан Рафекович, экономиканың бүгенге хәленә карап планнарыгызга үзгәрешләр керт­тегезме? - Әйе, аз булса да, төзәтмәләр бар. Ил экономикасы бүген авыр көннәр кичерә. Әлбәттә, бу авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә дә кагыла. Ләкин көнбатыш илләре санкцияләренең уңай яклары да бар, аеруча җирле АПК предприятиеләре өчен. Кай­бер чит ил продуктларына эмбар­го кертелгәч, җирле крестьяннар җитештергән продукциягә сорау артты. Шуны исәпкә алып киләчәккә планнар корабыз.- Нинди юнәлешләрдә эш алып барырсыз? - Беренчедән, Сергач районында фермерчылык хәрәкәтен үстерергә ниятләнәбез, шуңа күрә “Туган як” га­зетасы аша халыкка мөрәҗәгать итәм. Иптәшләр, туган җирегездән еракта “ипи” эзләп йөргәнче, элекке колхоз­ларда туплаган бай тәҗрибәгезне кече ватаныгыз үсешенә юнәлтегез, фермерчылык хуҗалыклары оеш­тырыгыз. Бүген җиргә чын хуҗалар кирәк. Ипи эзләгәнче, аны туган туфрагыңда үстерү җиңелрәктер. Ә без, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, сезгә һәрчак ярдәм итәрбез. Күргәнегезчә, бүген авыл хуҗалыгына, шул исәптән фер­мерлар үсешенә дә уңай шартлар тудырыла. Һәр тармакта диярлек федераль һәм өлкә максатчан про­граммалар ярдәмгә килә. Өлкә хөкүмәте сөт җитештерүне, туарлар санын арттыруны, яңа техника бул­дыруны һәм башканы дотацияли, хуҗалыкларга ташламалы кредит­лар алырга ярдәм итә. Хәзер генә эшен башлаган фермерларга, шәхси хуҗалыкларга грантлар бирелә. Әйдәгез, бергәләп җиң сызганып ту­ган җиребездә хезмәт итик.Сергач районы фермерлары тра­дицион иген җитештерү, терлек үрчетүдән башка, яшелчә, җиләк- җимеш тә үстерергә планлаштыра. Аларның экологик яктан сыйфатлы продукциясе район мәктәпләре, ба­лалар бакчалары һәм кастаханәләр табынына эләгер дип ышанам. Менә бу юнәлешне импортны алмаштыру­га бер адым дип санарга мөмкин.Быел район хуҗалыклары шикәр чөгендерен дә шактый үстерде. Шикәр заводы Сергачта урнаш­канга күрә, бу тармак табышлы. Дәүләт тә шикәр кайнатучыларның чаң сугуларын ишетте, миңа кал­са. Якын киләчәктә аларга ярдәмгә юнәлтелгән федераль максатчан программаны гамәлгә кую күздә то­тыла. Шуны да истә тотыйк, шикәр җитештерү үзара файдалы эш: хуҗалыклар зур күләмдә чөгендер үстереп заводка бирсә, күбрәк акча ала. Завод, үз чиратында, шушы чи­малдан күбрәк шикәр кайнатып сата, димәк, табыш ала. Шикәр үстерүче хуҗалыклардан Кочко-Пожарда Ил­дус Шаипов җитәкләгән фермерчы­лык хуҗалыгын билгеләп үтәр идем. Ул банкрот чыккан “Авангард” СПКсы җирләрендә эшчәнлеген алып бара. Шикәр чөгендерен киләсе елга да үстерергә ниятләнә, шуңа күрә КФХ “Шаипов” җирләренә ашлама - из­весть кертергә җыенабыз. Бу эшләр җирле бюджеттан финанс-ланыр һәм татлы тамыр үстерергә теләк белдергән һәр хуҗалыкка кагылыр. Чәчүлекләрне тукландыру эшләрен, аз күләмдә булса да, быел да алып бардык. Ә киләсе елга масштаб­ны үстерербез, хакы да азаер дип уйлыйм. Чөнки ашламага куллан­ган известь Сергач шикәр заво­ды территориясендә җитештерү калдыгы буларак зур күләмдә ята. Бу матдәне кулланырга рөхсәт алыр өчен барча лаборатор эшләр тәмамланды инде, хәзергә сертифи­кат көтәбез.Эксперименталь юнәлешләрдән игенгә кукуруз үстерүне әйтми калып булмый. Аны рбишчалы Харис Хакимов “Ачка” хуҗалыгы кырында үстереп карады, нәтиҗәләр әйбәт. Бу юнәлештә киләчәктә дә эшләргә планлаштырабыз. Хәзер хуҗалык ту­арлары югары туклыклы булган куку­рузлы азыкны ашап ята һәм, нәтиҗә буларак, зур күләмдә продукция дә бирә алар.Шушындый планнар, Алла боерса, тормышка ашыр.Форсаттан файдаланып, Сер­гач районы администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе буларак, барча авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, ә Нижгар татарларының региональ милли- мәдәни автономиясе сове­ты әгъзасы буларак, барча милләттәшләремне киләсе Яңа ел белән котлар идем. Хөрмәтле як­ташлар, “Туган як”ны укучылар! Һәркайсыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете телим.Яңа ел бөек Россия халкына бердәмлек, хезмәттә зур уңышлар, мул тормыш китерсен.- Рушан Рафекович, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Ринат СӨННӘТОВ.
Авылларда

Авылларда

Сафаҗай клубына ике өстәл, шахмат такталары һәм спорт ярышлары карар өчен зур телеви­зор сатып алганнар. Администра­ция башлыгы Фәрит Каюмов фике­ре буенча, биредә авыл яшьләренә ял итәр өчен бөтен шартлар тудырыла.Суыксу мәчетенә җомга нама­зына 20гә якын мөселман йөри.Яндавишчада хәйрия акция­се оештырылган. Мәктәп укучы­лары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Кыш бабайга Яңа ел бүләкләре сорап хатлар яз­ганнар. Шушы бүләкләрне алар­га хәлле яндавишчалылар алып биргән. Бу бүләкләр хат язучылар­га чыршы бәйрәмендә тапшырыл­ган.Печәдән бер төркем Түбән Нов­городка Салават Фәтхетдиновның концертын карарга барган. Би­летлар табыштыруны һәм транс­порт табуны Хасәнә Пыринова хәл иткән. Клуб мөдире Бибинур Фәйзрахманова концертка баручылар исеменнән аңа газета аша рәхмәтләрен белдерә.Бозлау администрациясе составына кергән авылларга генераль паспортлар ясалган. Анда урам исемнәре, йортлар саны язылган.Суыксуда янгын депосын төзү эшләре дәвам итә. Язганыбызча, ул авыл советы бинасында урын алыр. Декабрь урталарында бирегә ЗИЛ-131 янгын сүндерү машина­сын китергәннәр. Аны район хаки­мияте һәм авыл советы бергәләп кайгыртканнар.Татар Моклокасы һәм Бозлау администрацияләре башлыклары Салех Шегалев һәм Али Аймасов декабрь ахырында ел буе баш­карылган эшләре турында отчет белән депутатлар каршында чы­гыш ясаганнар.Петрякс мәдәният йорты “Елның яхшы клубы” дигән район конкур­сында II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнгән.Илнар ТОКТАРОВ 
Авылларда

Авылларда

  Ыргуның Центральная урамын кардан районның юлчылары, ә Школьная һәм Набережная урамнарын, зиратларга юлны җирле фермер Абдулхак Исхаков үзенең МТЗ-82 тракторында чистартыр.  Красный Островта озак ябылып торган фельдшер-акушерлык пункты яңадан эшли башлаган. Авыруларны атнага алты көн Сеченнан килеп фельдшер Марина Николаевна Мищенкова кабул итә. Камка администрациясе башлыгы Мөнир Шәймәрданов белдерүенчә, Грибанда яңа мәчет төзергә җыенучы инициатив төркем район администрациясе башлыгы Николай Субботин белән очрашкан. Николай Михайлович аларны аеруча җылы каршы алган, мәчет төзергә иске элемтә бүлеге бинасының урынын бирергә ышандырган һәм шул урынга архитекторларны юллаган.  Рбишча егете Эмиль Низаметдинов үткән атнада Татарстан республикасында яшүсмерләр арасында узган билбаулар белән көрәш буенча Дөнья чемпионатында 71 килограммга кадәр авырлыкта чемпион исемен яулаган.  Мәдәнә клубында үткән атнада Әниләр көне уңаеннан кичә үткәргәннәр.    Печәдә авыл уртасына 5 метр биеклектә чыршы бастырганнар. Сафаҗай уртасында 10 метрлык «урман гүзәле» урнаштырылачак.  Уразавыл урта мәктәбе укучылары Динара Җәләлова, Тимур һәм Мадина Билялетдиновлар өлкә Законнар чыгару җыены оештырган “Голос ребенка”  проектында катнашып, призлы урыннарга лаек булганннар.  Пашатта 2 январьда Мәскәү артистлары концерт бирәчәк.
Авылларда

Авылларда

Красный Островның авыл администрациясе, элемтә бүлеге, янгын депосы, фельдшер-акушерлык пункты кергән бинага Рафек Фаттахетдинов ярдәме белән 17 тәрәзәне пластикка алмаштырганнар.  Уразавыл урта мәктәбе командасы Сергачның “Лидер” ФСКсында үткән районара мини-футбол ярышларында катнашкан. Шөбиле урамнарында 35 ут баганасында яктырткычларны светодиодлыларга алмаштырганнар.  Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасов белдерүенчә, Бозлауда, Тукайда һәм Ишавылда, гадәттәгечә, Яңа ел алдыннан ачык һавада чыршылар урнаштырылачак. Мочали һәм Петрякста Әниләр көненә багышлап, мәдәни кичәләр оештырганнар. Грибан егете Камил Хамзин армия сафларына алынды. «Уразавыл ашханәсендә Кызыл Октябрь районының социаль яклау идарәсе  бүлеге Инвалидлар көненә багышлап чара үткәрде. Төрле авыллардан 35 инвалид җыелды. Социаль яклау органнары җитәкчеләре аларны тәбрикләп, бүләкләр тапшырды, ә мәдәният комитеты артистлары концерт куйды”, - дип яза Ришат Рамазанов. Яндавишча мәктәбе янында администрация башлыгы Рафаил Ильясов инициативасы белән боз мәйданы булдырылыр.  Ә Кочко-Пожарның “Саз” дигән күле тирәсенә баганалар утыртып, прожекторлар куярга планлаштыралар. Кыш көннәрендә бирегә бала-чага, байтак авыл яшьләре тимераякта шуарга, хоккей уйнарга җыела. Петряксның шугалагында якын арада хоккей буенча турнир үткәрүне күздә тоталар, уңай һава торышы гына кирәк, ди авылның спорт буенча инструкторы Әхмәр Закиров. 
Авылларда

Авылларда

Петрякс администрациясе башлыгы Ансар Садретдинов хәбәр итүенчә, биредә якын ара­да мәдәният елына багышланган район конкурсының финал өлеше узачак.Шөбиле башлангыч мәктәбендә авыл советы һәм клуб бергәләшеп Әниләр көне уңаеннан кичә оештырганнар. Бәйрәмгә егермегә якын төрле яшьләрдәге әниләр килгән. Мәктәп укучылары аларга кон­церт куйган, ә җирле администрация бүләкләр тапшырган.Пашат, Семочки, Кызьма­выл һәм Куйсуы күршедәге Вязовка авылы территориясендә котыру белән чирле төлке табы­луы сәбәпле куркыныч зонага кертелгән.Уразавыл урта мәктәбе укучы­лары Шаткида урнашкан Татьяна Савичева исемендәге музейга экскурсия кылганнар.Куйсуында янгын депосы ачы­лыр. Сакта дүрт кеше торыр. Аларга кайбер авыл халкы да ярдәм итәргә ышандырган. Янгын сүндерү ма­шинасын язын ук кайгыртып куй­ганнар. Шул ук депо гаражында авыл юлларын кардан арчый торган трактор да урын алыр.Суыксуда да депо булдыру эшләре башланган. Ул авыл администрациясе бинасында ур­нашыр. Хәзерге вакытта кирәкле кәгазьләр туплана.Печә клубында аш осталары конкурсы үткән. Чарада сигез остабикә катнашкан.Петрякс балалар бакчасы мөдире Гүзәл Әнвәр кызы Аляутдинова белдерүенчә, биредә Әниләр көненә багышланган чара үткәргәннәр. Тәрбияләнүчеләр әниләре хөрмәтенә концерт күрсәткәннәр һәм аннары җыелышып чәй эчкәннәр. 
Сафаҗайга «тәрәзә» ачылды

Сафаҗайга «тәрәзә» ачылды

  1 декабрьдән Сафаҗайда күп функцияле үзәк эшли башлады. Ул администрация бинасында урнашкан. Учреждениедә авыл гражданнарын 8.30 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр эш көннәрендә һәм айның һәр икенче һәм дүртенче шимбә көннәрендә белгеч Әлфия Фәрит кызы Закирова кабул итәр. Аның әйтүенчә, беренче көннәрдә халык күбрәк паспорт алмаштыру, җир пайларын һәм йорт мил­кен рәсмиләштерү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иткән. Сорауларыгыз булса 8(831-92) 5-41-77 но­меры буенча шалтыратыгыз.Алсу Багаутдинова.
Авылларда

Авылларда

Петрякс үзәк мәчете имамы Мидихат хәзрәт Хайретдинов авыл яшүсмерләре командасының Зур Рбишчада “Шәкертләр бәйрәмен”дә откан теннис өстәлен авылдагы фитнес үзәккә бүләк иткән.   Сафаҗай мәктәбе каршында җәй айларында эшләгән “Ялкын” хезмәт һәм ял лагере Пильна районының “Иң яхшы лагерь” конкурсы нәтиҗәләре буенча өченче урынны алган.  Кече Рбишчалы Илдус Харрасов һәм уразавыллы Рафаил ага Каюмов бүген Түбән Новгородта үтәчәк Бөтенроссия әниләр көненә багышланган концертта чыгыш ясыйлар.  Яндавишчада күп балалы Махмутовлар гаиләсендә тәрбияләнүче балаларга Мәс-кәүдә яшәүче бер төркем яшь авылдашлары мәктәпкә кирәк булган әйберләр алып биргәннәр. Камка мәктәбендә бүген Әниләр көненә багышланган чарада укучылар ике командага бүленеп, “КВН” уйнарлар. Бу турыда редакциягә директор урынбасары Халидә Җамалетдинова хәбәр итте.  Өчкүл егете, хоккейчы Дамир Жәфәров быелгы сезоннан Континенталь Хоккей Лигасының регуляр чемпионатында Мәскәүнең “ЦСКА” командасы өчен чыгыш ясый. 20 яшьлек һөҗүмче 28 уенда катнашкан инде.   Кочко-Пожар мәктәбе базасында тәрбия эше буенча директор урынбасарлары өчен район семинары үткән.  Тукайлы Рушан Арифуллин Кыстауда яшьләр арасында узган бокс буенча өлкә чемпионатында үз авырлыгында өченче урын алган.И. ТОКТАРОВ әзерләде.
Авылларда

Авылларда

Уразавылдагы полиция бүлегенең 14 кабинетында 25 ноябрьдә 10 сәгатьтән алып 12 сәгатькә кадәр Түбән Новгород өлкәсе буенча эчке эшләр министрлыгының дәүләт идарәсе инспекция комиссиясе җитәкчесе Игорь Левин гражданнарны кабул итәр.  Ыргуда каберләкләрнең коймаларын алмаштыру эшләре дәвам итә.  Грибанлы Камил Гафуров Сергач район мәдәният йортында үткән “А у нас так” бәйгесендә акробатик элементлар күрсәтеп конкурсның икенче этабына узган. Бу турыда редакциягә клубның сәнгать җитәкчесе Гөлнур Зиганшина хәбәр итте.  Семочкида юлларны кардан арчый торган ДТ-75 тракторын ремонтлаганнар. Анарда үткән елдагыча Ришат Малеков эшләр. Ә янгын депосында тәрәзәләрне алмаштырганнар.   Сафаҗай мәктәбенең 11 класс укучысы Алсу Багаутдинова хәбәр иткәнчә, җирле мәктәптә үткән атнада “Без тәмәкегә каршы” дигән акция узган. Ә бүген биредә Бөтенроссия әниләр көне уңаеннан концерт үтәчәк.  Грибан мәдәният йортында көзге бал бәйрәмен үткәргәннәр. Кичәне Динара һәм Гөлназ Җамаловалар алып барган.  Печәлеләр Айгөл Яшина, Алина Ташева һәм Альбинур Ахмадуллина Арзамаска күңел ачу һәм ял итү лагерена киткәннәр. Юлламаларны районның социаль яклау бүлеге биргән.  Красный Островның почта бүлегенә керү бүлмәсе авария хәлендә булганга күрә, аңа әле авыл советы бинасы аша керергә мөмкинлек тудырганнар. Бу эшне Рушан Халилуллин һәм Динар Низаметдинов башкарганнар. Ә Нәим Мөнибаев Кави Нәҗми музеена яңа баскыч эшләп һәм урнаштырып биргән. Краснайлылар Рушанга, Динарга һәм Нәимгә игелекле эшләре өчен зур рәхмәтләрен белдерәләр.И. ТОКТАРОВ әзерләде. 
Авылларда

Авылларда

  Кочко-Пожарның зур күперендә ремонт эшләре быелга тәмам. Хәзер ул ике яклап та ачык.  Мөтеравыл, Сергач районында сыерлар арасында котыру буенча карантин режимы игълан ителү сәбәпле, куркыныч зонага кертелгән.     Уразавыл урта мәктәбенең 11 класс укучылары Түбән Новгородта Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм кичәсендә катнашкан. Аларны өлкә хакимияте вәкилләре котлаган һәм бүләкләгән.  Мөтеравыл администрациясе башлыгы Хәсән Бәдретдинов мәгълүматы буенча, авылда почтальон алмашынган. Хәмзә Измайлов урынына түләүләрне һәм газеталарны халыкка Альбина Закирова таратыр, ә фельдшер вазифасын зур намус белән биредә икенче ел инде яшь белгеч Альбина Алеева башкара.   “Петряксинский “СПК” сының баш инженеры Мәсүм Гильманов өлкәдә узган Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре бәйрәмендә авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Хөрмәт грамотасына лаек булган һәм премия белән бүләкләнгән. Кочко-Пожарлы Рузилә Әсфәндиярова (Хөсәиншина) Казан студиясендә “Сара” псевдонимы астында 1500 экземплярдан торган җыр альбомын чыгарган.  Ыргулы Рәшит Жадиханов  хәбәр итүенчә, 7 ноябрьдә авылның хөрмәтле алмайлары-ның берсе, 42 ел мәктәптә укытучы булып хезмәт иткән  Халимә Сәмиулла кызы Әхтәмова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Түгәрәк дата уңаеннан аны авылдашлары һәм Кнәген районы мәгариф идарәсе котлаганнар. Яндавишчада туып-үскән, хәзерге вакытта Мәскәүнең тарихи мәчете имам-хатибы Салех Сәйфетдинов бу атнада Семочки кызы Айсылу Ибраһимова белән  язмышын бәйләячәк.   Камка администрациясе башлыгы Мөнир Шәймәрданов хәбәр итүенчә, аның карамагында булган Луговое һәм Игнат авылларында 700әр метр юл вак таш белән сипләнгән, ә Камкадагы асфальт юлларга 186 мең сумлык чокырчыкка ремонт ясалган.  Грибанда Набережная урамына һәм кайбер тыкрыкларга да вак таш түшәлер.И. ТОКТАРОВ әзерләде 
Авылларда

Авылларда

Рбишча администрациясе башлыгы Наил Хөсәинов белдерүенчә, ике авылда 1215кә якын йорт исәпләнә, ә 800гә якын йортта даими яшиләр.  Яндавишча мәдәният йорты мөдире Надирә Сәйфетдинова клубка юл булдыру проблемасы белән авыл һәм район хакимияте башлыкларына мөрәҗәгать иткән.  Сафаҗай мәктәбенең 11 класс укучысы Алсу Багаутдинова хәбәр итүенчә, җирле мәктәптә 8-11 класслар өчен “Көзге бал” бәйрәме үткән. Укучылар 1970, 80 һәм 90 елларның биюләрен, модаларын күрсәткәннәр.     Камкада һәр җомга көнне көрәш секциясе эшли. Аңа Грибаннан һәм Шөбиледән дә егетләр йөри. Аларга көрәш алымнарын мәктәп директоры Рафаил Әбүбәкиров һәм Сергач районының көрәш буенча баш тренеры Камил Шәймәрдәнов өйрәтәләр.   Яндавишча клубында кичә Казан артисты Нияз Җәләлов концерт бирде.   Бозлау һәм Татар Моклокасы администрацияләренә авылларны төзекләндерү район конкурсы нәтиҗәләре буенча берәр моточапкыч биргәннәр, Спас районы администрациясе һәм Земство җыены исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләгәннәр.  Тукай мәдәният йортында Өлкәннәр айлыгы уңаеннан Тукай, Бозлау һәм Ишавылның олы яшьтәгеләрен җыеп хөрмәт иткәннәр. 45кә якын алмайны администрация башлыгы Али Аймасов һәм район муниципаль үзәге белгечләре җылы котлаганнар. Шөбиле башлангыч мәктә-бендә үткән атналарда Көзге бал бәйрәме узган. Быел бирегә белем алырга ике малай һәм алты кыз йөри.  Сафаҗай балалар бакчасында узган атнада көзгә багышланган “Сөмбелә” бәйрәмен үткәргәннәр. Кызьмавылда 34 олы буын вәкилләрен хөрмәтләгәннәр.  Газетабызның үткән 12 битлек санында өлкәнең 34 татар авылыннан 30ы телгә алынган. Иң күп Кочко-Пожар (җиде тапкыр) һәм Красный Остров (алты тапкыр) турында хәбәрләр очрый.И. ТОКТАРОВ әзерләде.
© 0682 Общественно-политическая газета «Туган як» (РОДНОЙ КРАЙ)
607510, Нижегородская область г. Сергач, ул. Советская, д. 35