Версия для слабовидящих |
18+
Выбрать регион

Общественно-политическая газета Нижегородской области

607510, Нижегородская область, город Сергач , улица Советская, дом 35
телефон: +7 (83191) 5-19-49, 5-19-24, 5-10-85
e-mail: tу-yshlek@mail.ru; ty.reklama@yandex.ru

Абруйлы шәхескә 70 яшь

Кызыл Октябрь районында җаваплы урыннарда намуслы хезмәт куеп дан-абруй казанган һәм тирән эз калдырган Шамил Хамзинович Нуретдинов агымдагы атнада (22 январь) күркәм юбилеен – 70 яшен билгеләп үтте.

Шул уңайдан “Туган як” газетасы укучылары һәм коллективы исеменнән аны ихластан түгәрәк туган көне белән тәбрик итәбез! Олы игтибарга лаек булган хезмәт юлында бүгенге юбилярыбыз озак еллар районда халык мәгарифе бүлеген уңышлы җитәкли, совет чорында районның икенче партия секретаре булып тора, үзгәртеп кору җилләре белән демократик шартларда яши башлагач, милли районның Земство җыены рәисе булып эшли, аннары пенсия фондын җитәкли, район администрациясендә идарә эшчәнлеге вазифасын да уңышлы гына башкарып чыга. Әйтергә кирәк, гомер буе актив тормыш алып барганга, иҗтимагый хәрәкәттә һәрдәим катнашканга күрә, кадерле юбилярыбыз бүген дә тик утырмый – Ниҗгар татарлары конгрессы эшендә нык кайный, аның юнәлешен билгеләүче тәҗрибәле һәм гыйлемле милләттәшләребезнең берсе ул, чөнки Шамил Хамзинович җәмәгатьчелек фикерен тудырырга сәләтле шәхес. Аның юридик яктан “дагалы” булуын күпләр белә.

Аның профессиональ эшчәнлегенә һәм югары оештыручанлык талантына кагылган сыйфатларыннан тыш, Шамил Хамзиновичның гаиләсе дә үрнәк алырлык, йорт-җире дә сокланырлык – һәрвакыт чиста-пөхтә. Алар гомерлек хәләл җефете Әлфия апа белән ике итагатьле кыз бала тәрбияләп үстерделәр. Бүген мәхәббәт җимешләре Мәскәүдә үз гаиләләре белән тормыш көтәләр, гомер итәләр.

Хөрмәтле Шамил Хамзинович, юбилейлы туган көнегез уңаеннан “Туган як” газетасы редакциясе коллективы Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете һәм мәхәббәте, парлы озын гомер һәм имин тормыш тели. Шулай алга табан да булдыклылыгыгызны, актив хәрәкәтчәнлегегезне югалтмый тагын күп еллар хәләл җефетегез белән бала-оныкларыгызны каршы алып торыгыз, райондашларыгыз һәм милләттәшләребез файдасына исән-имин хезмәт итегез.

Автор: Туган як

По этой теме:

Лайкнуть:

Версия для печати | Комментировать | Количество просмотров: 128

Поделиться:

Загрузка...
ОБСУЖДЕНИЕ ВКОНТАКТЕ
ОБСУЖДЕНИЕ НА FACEBOOK
КОММЕНТИРОВАТЬ

Captcha
 

МНОГИМ ПОНРАВИЛОСЬ
НародныйВопрос.рф Бесплатная юридическая помощь
При реализации проекта НародныйВопрос.рф используются средства государственной поддержки, выделенные в соответствии с распоряжением Президента Российской Федерации от 01.04.2015 No 79-рп и на основании конкурса, проведенного Фондом ИСЭПИ
ПОПУЛЯРНОЕ
ВИДЕО
Яндекс.Метрика