Версия для слабовидящих |
18+
Выбрать регион

Общественно-политическая газета Нижегородской области

607510, Нижегородская область, город Сергач , улица Советская, дом 35
телефон: +7 (83191) 5-19-49, 5-19-24, 5-10-85
e-mail: tу-yshlek@mail.ru; ty.reklama@yandex.ru

Никитин Собянин белән очрашты

Күптән түгел Мәскәүдә Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин һәм башкала мэры Сергей Собянин эшлекле очрашу үткәрделәр.

Алар 2021 елда Түбән Новгородның 800 еллык юбилеенда башкаланың катнашу перспективалары һәм төбәк шәһәрләре үсешендә аның тәҗрибәсен куллану мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. "Бүген шәһәр мохитын үзгәртү темплары һәм сыйфаты буенча Мәскәү дөнья лидерларының берсе. Безнең зур проектларыбыз бар, аларны гамәлгә ашырганда башкала тәҗрибәсенә таянасы килә, - дип ассызыклады Глеб Никитин. - Шулай ук Түбән Новгородның юбилеен бәйрәм итүдә дә без Мәскәүнең катнашуын теләр идек. Бу безнең мәдәниһәм тарихи элемтәләребезне ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек", - дип өстәде губернатор. Мәскәүдә елга транспортында пассажирлар йөртү проектын гамәлгә ашыруда Түбән Новгород предприятиеләрен җәлеп итү перспективалары да бу очрашуда телгә алынган. Глеб Никитин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта "Мосгортранс" предприятиесе Мәскәүдә ел әйләнәсендә елга буенча пассажир ташуны даими тәэмин итү өчен проект һәм елга судноларын сайлап алу өчен конкурс әзерли. Губернатор бу конкурста катнашуга Түбән Новгородның “Окская судоверфь” предприятиесе транспортын тәкъдим итмәкче.

Автор: Туган як

По этой теме:

Лайкнуть:

Версия для печати | Комментировать | Количество просмотров: 130

Поделиться:

Загрузка...
ОБСУЖДЕНИЕ ВКОНТАКТЕ
ОБСУЖДЕНИЕ НА FACEBOOK
КОММЕНТИРОВАТЬ

Captcha
 

МНОГИМ ПОНРАВИЛОСЬ
НародныйВопрос.рф Бесплатная юридическая помощь
При реализации проекта НародныйВопрос.рф используются средства государственной поддержки, выделенные в соответствии с распоряжением Президента Российской Федерации от 01.04.2015 No 79-рп и на основании конкурса, проведенного Фондом ИСЭПИ
ПОПУЛЯРНОЕ
ВИДЕО
Яндекс.Метрика